|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2009 Бәйрәм
ФЕДЕРАЛЬ САБАН ТУЕ ИЮЛЬДӘ ҮТӘЧӘКБыел Федераль Сабан туе Россиянең Ульяновск каласында узачак. Ул 3 июльдә кич белән шәһәрнең Мемориаль үзәгендә “Кичке Сабан туе” белән ачылып китәчәк. Биредә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фуат Мансуров җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестрына кушылып, Казанның танылган җырчылары чыгыш ясаячак, шагыйрьләр исә үзләренең әсәрләрен укыячак. Гомумән, бу көнне шәһәрнең барлык китапханә һәм музейларында татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган төрле күргәзмәләр эшлиячәк. Кечке Сабан туе бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Икенче көнне, 4 июльдә, иртән Ульяновск шәһәренең Җиңү паркында һәм өлкә ипподромында төп Сабантуй башланачак. Ат чабышлары, татар милли көрәше, милли уеннар, татарча җырлар һәм биюләр – барысы да булачак бу Сабан туенда. Бәйрәмгә Россиянең 60лап төбәгеннән кунаклар килергә әзерләнә.
Билгеле булганча, узган ел федераль Сабан туе Әстерхан шәһәрендә оештырылган иде.
Айгөл ИСХАКОВА |
Иң күп укылган
|