поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.11.2015 Әдәбият

Ана мәхәббәте (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

Кызганыч хәлләр турындагы хикәяне дәвам итәбез. Укыганнардан гыйбрәт алыгыз.

 

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=12993

Дәвамы:

Менә авыл әтәчләренең йокысын бүлеп акрын гына таң атты. Абзардагы йорт хайваннары хуҗалары торып, аларны печән, он белән сыйлауларын түземсезлек белән көтә башладылар. Чынлап та, ишегалды,урамнарда берән-сәрән кешеләр пәйда була башлады. Берзаман алар күбәеп тә киттеләр. Яулыкларын чөеп бәйләп, өсләренә озын халат кигән апалар, очрашуга ук бер-берсен шаян сүзләр белән сәламләделәр. “ Әйдә малкай” - ди-дия яшь таналарны, сыерларны, сарык-кәҗәләрне капкадан чыгарып җибәрделәр. Шул чакта авыл урамнары, тыкрыклар, мөгрәгән, бәэлдәгән авазлар белән тулды. Менә ниһаять, кулларына кечкенә генә сумка белән чыбыркы тоткан ирләргә ияргән көтү ,сусыл үләннәр белән тулы болынга юл алды.

Разия апа сыерын озатып керүгә зур самоварга чәй куеп җибәрде. Һәркөндәгечә, болында үскән хуш исле үләннәрне яхшылап юып зур касәгә салды. Менә берзаман самовардан кайнар пар күтәрелде. Хуҗабикә касәне самовар борыны астына урнаштырып шыбырдатып чәй агызды. Өйгә тәмле, хуш ис таралды. Бу вакытта йортка килеп кергән кеше үзен киң болында, сакчы таллар белән уратып алынган тын елга буенда итеп хис итәр иде, мөгаен.
 
Төнне йокламый уздыру сәбәпле, Разия апаның күзләре кызарып, шешенеп килгән иде. Аннан да бигрәк, аның тәнен әллә нинди бер хәлсезлек биләде. Аның бүген күңеле тартмаган яман гамәлне тормышка ашырасы бар иде. 
 
Менә ул тиз генә шкафтан кулына үләннәр тутырылган пакетны ачып алды. Әнә ул үлән... Ана кеше кулларына кипкән үлән яфрагын тотты да катып калды. Бу минутта ул корбанын үтерергә икеләнеп торган җинаятьчене хәтерләтә иде. Әйтерсең лә, ул сабыйның гомере әбисе кулында икән дә, ул аны яшәтергәме, үтерергәме икәнен хәл итә икән... Исән калдырса кызы белән киявен михнәтле, мәшәкатьле тормыш көтә, ә киресенчә булса, аның баласы бу зәгыйфьтән котылып, сау-сәламәт сабыйлар тудырып, ире белән бәхеттә, сәгадәттә яшәячәк икән. Разия апага, әлбәттә, үзенең баласы якынрак иде. Ул бит аны тол була торып, кешедән артык киендерде, ашатты, укытты, кияугә бирде. Менә хәзер “ кызымны урнаштырдым, тыныч күңел белән үлсәм дә була” дигәндә генә аның гарип бала табуына юл куяргамы?! Һич юк! Гомере буе шул баласын карап, үзенә, иренә башка балаларына вакыты да калмас, бер мескен, арган, таушалган хатынга әверелер. Ә андый хатын-кыз кемгә кирәк икән?
 
Шулвакыт йокы бүлмәсеннән кияунең тавышы ишетелгәндәй булды. Разия апа, калтыранган куллары белән, тиз генә үләнне касәгә батырды да ашыгып бакчага чыгып китте. Кичтән бирле зиһене мәкерле уйлар белән томалаган карчык хәтта бүген чәй эчәсен дә оныткан иде. 
 
Ананың тырышуы бушка китмәде. Язилә чыннан да йокыдан уянуга аш бүлмәсенә керде. Өстәл уртасында хуш исләр бөркеп утыручы чәчәкле касәне күрмәү мөмкин түгел иде. Ул үзалдына елмаеп куйды. Эх...Әйбәт тә соң аның әнисе. Язиләнең үлән чәен яратуын белеп, алдан ук ясап чыгып киткән. Шуңа күрә, авыл кызы булуны олы бәхеткә саный иде Язилә. Шәһәрдә яшәсәләр, әнкәсе болай табигать кочагына үскән үләннәрдән, кипкән җиләкләрдән авыз иттерә алыр идеме икән?!
 
Яшь хатын кәс-кәс басып өстәл янына килде дә касәгә иреннәрен тидерде. Кайнар. Ә чәе әйтеп бетергесез тәмле иде. 
 
Разия апа эшләрен бетереп кергәч тә кызында үзгәрешләр булуын көтте. Тик тегесе, берни булмагандай, шатланып, шаярып йөри бирде. “ Юк, булмады, тәэсир итмәде” - дип сыкранды ана. “Туыр микәнни? Ата-анасын мәшәкатькә, бәхетсезлеккә күмүче бала яшәрмени? Эх, дөнья! Үзенең кулларыннан килсә күптән бу мәсьәләне хәл итәр иде Разия. Нихәл итмәк кирәк...
 
Кич белән үз уйларын бирелеп, ишегалды себереп йөрүче ана өй ишеге шыгырдап ачылуын ишетте. Баскычта авыртудан бөгелеп төшкән Язилә басып тора иде. Кызы ыңгырашып : “Әни, Ришат кая? Тизрәк хастаханәгә барыйк! Мин баламны югалтам бугай” - диде. Кунаклар берничә минут эчендә җыенып район хастаханәсенә юл алдылар. 
 
* * *
 
Зәгыйфь балага бу якты дөньяда озак яшәргә язмаган, күрәсең. Теге кичне сабый, үзенең сәгатен көтмичә, тизрәк туарга ашыкты. Тик михнәт, газап, явызлык белән тулы җир йөзендә яши алыр өчен тәннең көчле, өлгергән булуы мөһим икән шул . Ә бала әле моңа әзер түгел иде. 
 
Разия апа кызының өзелеп елауларын ишетмәс өчен хастаханәгә бармады. Башта Язиләнең хәлен кияве аша белешеп торды, кызы рәтләнгәч кыюлыгын җыеп телефонан шалтыратты. Үзенең авыр хәсрәте белән килешкән яшь хатын әнкәсен тынычландырырга ашыкты, борчылма, тиздән барыбер әби булырсың, әле синең бик күп оныкларың булыр дип дигән булды. Йөрәгенә җыелган авыр газапны эчкә йотып, әнисенә сиздермәскә теләп, ул шулай диде. Чынлыкта исә Разия апа моңа артык борчылмады да. Хәер, үзе алдан уйлап башкарган бу “эш” өчен кайгырып тору кирәк микәнни? Ана кеше салкын канлы булырга тырышты, үзен тынычландырыр өчен әллә никадәр аклану эзләп тапты. Сәламәт балаларын да карында чакта ук үтерүче хатыннар барлыгын исенә төшерде. Ә бу бала барыбер акылсыз, саусыз булыр иде.  Разия апа: “Менә берникадәр вакыттан соң әби булырмын әле” – дип, яңа өметләр баглап, янәдән тормыш ыгы-зыгысына кереп чумды. 
 
Тик әбисе өзелеп көткән сәламәт оныклар  туарга ашыкмады шул. Яшь гаилә тирән борчуга төште. Алар әле бер, әле икенче табибның бусагасын таптадылар. Ләкин тырышулар файда бирмәде. Ә вакыт уза бирде. Бала сөю бәхеттеннән өметен өзгән Язилә берәр ятимне сыендырыга теләде. Тик ир ят балаларны якын итә аласына шикләнә иде. Аның “әти” сүзен үз баласынна ишетәсе килде. Гаиләдәге бу фикер төрлегелеге башта көндәлек ызгышуга, соңрак аерышуыга ук җиткерде. Ир белән хатын икесе ике төрле язмыш белән яши башладылар. Язилә әнисенә бу күңелсез хәбәрне әйтергә ашыкмады. Менә ире үкенер дә кире кайтыр дип өметләнде. Тик тормышы гына һаман үзгәрешсез кала бирде . Бу сер күпмегә кадәр сакланыр иде, әмма салкын кышның бер көнендә Разия апа үзе кызына барырга дип юлга чыкты. Соңгы арада Язиләнең бик сирәк кайтуы сәбәпле, әни кеше баласын бик сагына, сагышлана иде. “ Фатирлары иркен, туйганчы ял итеп кайтыйм әле” - дип уйлады ана. Кисәтүсез генә килгән әнисен күргәч Язилә башта каушап калды. Аннары тиз генә үз-үзен кулга алып, к
унакның зур сумкасын алып куйды, пәлтәсен салырга булышты. 
 
Кызының ялгыз калу хәбәрен ишеткәч Разия апа шашып калды. Юл буе матур уйлар уйлап, шатланып килгән ананың кунак булу куанычы шундук юкка чыкты. Язиләнең ана була алмавына үзен гаепләде.Күңеленнән генә “Ни эшләдем мин? Ни эшләдем?!” - дип әрнеде. Аның бит бик тә баласын бәхетле итәсе килгән иде. Газиз, бердәнбер кызын яратканга шулай эшләде ул! Теге чакта Язиләнең сәламәтлегенә зыян килгәндер, шуңа ана булырга сәләтсез булып калгандыр, күрәсең... Хәзер нишләр икән инде аның бердәнбере? 
 
Ана белән кыз күпме генә күңелле хәлләр турында сөйләшергә тырышмасыннар, барыбер әңгәмә җанланып, элеккеге кебек күңелле сөйләшүгә әйләнеп китә алмады. Разия апа читтән генә кызын күзәтте: шундый күркәм кыяфәтле, сылу хатын-кыз. Тик бәхете генә булмады шул. Язиләнең күзләрендәге сагыш күпме генә яшерегә тырышса да аның бәхетсез, ятим булып калуын белдереп торалар иде.
 
Разия апа авылына бик авыр тойгылар белән кайтты. Аның ничек тә булса кызына ярдәм итәсе, кияве белән кире кавыштырасы килде. Ананың күңелендә барысын да сөйләп бирергә кирәк дигән уй туды. Киявеннән үзе үк барып гафу үтенер, “ мин гаепле, хатының кире кайт” – дип ялыныр. Тегесе дә аның сүзләренә каршы тора алмас, өзелгән җепләрне өр-яңадан бәйләргә тырышыр. Тик Разия апа бер нәрсәдән : кызы белән арасы бозылудан бик курка иде. Шушы курку аңа дөреслекне сөйләп бирүгә киртә булды. Бу яшерен гөнаһны үзең белән гүргә алып китсәң хәерлерәк булыр дип уйлады ул. Тик көннәр үткән саен аның тынычлыгы бозылды, йокысы качты... Разияттәй, төн уртасында торып әрле-бирле уйланып йөри торга булып китте. Үзенең якыннарын харап иткән өчен нинди җәза булыр икән аңа? Ул бит чит кеше баласы түгел, үзенең оныгы, үз каны иде. Аннан да бигрәк кызының тормышы асты өскә килде. Шул гарип балаларына риза булып гомер итәрләр иде әле. Ник ашыкты ул?! Нигә ахыры уйлап бетермәде. Я Раббым, җәзаңмы бу? Алайса мине җәзала, гөнаһларым өчен газиз балам газапланмасын иде! 
 
Разия апа берничә атна эчендә күзгә күренеп ябыкты. Ара-тирә йөрәк авыртуы белән җәфалана торган булып калды. Ашаган ризыгы, эчкән чәе ләззәт бирмәде.
 
Ә беркөнне аның төшенә үлгән оныгы керде. Кыз бала имеш. Өстенә зәңгәр чәчәкле күлмәк, башына зур эшләпә кигән. Бу бала урамда уйнап йөри икән. Разия, бу баланың матурлыгына таң калып, аны кулга алырга дип сузылган. Шулвакыт оныгының киемнәре кап-карага әверелгән, йөзе дә усаллана төшкән ди. Әбисенә ямьсез итеп караган да “Син – үтерүче. Син мине үтердең. Әти-әниемне аердың. Син минем әбием түгел. Әниемә барысын да сөйләп бир” - дип кычкырган икән. Шул чакта Разия бу сабый баладан куркып, калтырана, туңа башлаган ди. Ул гына да түгел, һава җитмәүдән буыла, ыңгыраша икән.
 
Разия апа үзенең саташып кычкырган тавышына уянып китте. Сәгать - төнге ике. Әле авыл халкы бу вакытта изрәп йоклый. Хәер, Фәтхи абзыйларның өендә һаман ут балкый икән. Оныгының дәрес хәзерләп утыруыдыр. 
 
Разияттәй, уфылдый-уфылдый, җылы түшәгеннән төште дә тәрәз төбендә торган касәсеннән йотлыгып су эчте. Аның күзләре йокы туймаудан шешенеп килгәннәр иде. Соңгы арада сәламәтлеге начарлану сәбәпле юньле-рәтле итеп уйлый да белмәс булды. Ул көннән көн акылга зәгыйфьләнә бара иде кебек. 
 
Онык әбисенең төшенә көн саен диярлек керә иде. “Миннән үч алырга телиме бу бала? Ник шаштыра икән?” – дип пошаманга төште Разия апа - Болайга китсә мин акылдан язармын кебек. Мин куркам. Оныгымнан күркам. Тик качып сыеныр җир тапмыйм”- дип уйланды хатын.
 
Беркөнне йокысызлыктан тәмам алҗыган әбибебез күршедәге тол хатын - Саимәне утырмага дәште. “Син дә ялгыз, мин дә, әйдә наным, бергәләшеп, сөйләшеп утырыйк, бу арада кәефем дә юк, саташам, бәлки бер көн булса да яхшылап йоклармын” - диде ул. Саимә, күршесендәге сәер үзгәрешләрне күптән сизеп килү сәбәпле, аның үтенеченә шундык ризалашты. Күршеләр кич буе көлешеп, гөрләшеп утырдылар. “ Наным, җырла әле, син матур җырлыйсын” - диде Разия апа. Саимә акрын гына тавыш белән җыр сузды. Аның моңлы тавышы күршесенә кабат үкенечле ялгышын исенә төшерде. Өстәвенә, кызының бәхетсез язмышы да күңелендә кабат яңарды. Менә аның битендә эз калдырып яшь тамчысы агып төште. Кайчандыр шушы чәй табыны артында алар бергә утырганнар иде. Әни кеше кызы белән киявен бәлеш белән сыйлады. Шул ук кичтә аның шатлык тулы бәхет касәсе чатнады. Хыяллары чәлперәмә килде. Шул көннән соң ул гөнаһлы, үтерүче, явыз карчыкка әверелде. 
 
“Юк, кичерү булмас миңа” - дип уйланды Разия апа. Бу авыр йөк белән яшәргә мөмкинме соң? Бәлки ул бала башка сәбәп белән төшкәндер? Аның агулы үләне бөтенләй тәэсир итмәгәндер? Үзенне гаепләп яшәүдән туктаргадыр, мөгаен. Тик бит ул мәкерле сәбәпне барыбер кылды, ул җаны-тәне белән сабыйның үлемен теләде. Теләгенә иреште дә.
 
Ахыры берничә көннән...
 

Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 06.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»