поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.11.2015 Шоу-бизнес

Бари Алибасов Илфак Шиһаповка: «Мин шоу-бизнеска килмәдем. Мин аны ясадым»

Безнең өйдә 1976 елны «Мелодия» заводында чыккан бер кечкенә пластинка бар иде. Шул чорларда ук легендага әйләнгән «Интеграл» төркеменеке иде ул.

Пластинкада бер русча җыр, грузиннарның «Сулико»сы һәм... һәм чын татарча җырланган «Умырзая» җырлары тупланган иде. Ничек?! «Интеграл» татарча җырлый?! Шок кичергәнемне хәтерлим.

Пластинкада солист Альберт Гомәров дип язылган иде. Ул чорда бит интернет-фәлән юк, барлык алынган мәгълүмат газеталардан, ә анда «Интеграл» кебек төркемнәр турында язмыйлар. Төркемнең җитәкчесе Бари Алибасов диеп язылган иде – анысы да хәтергә уелып калды.

Узган атнада Бари Алибасовның Казанга килүен әйттеләр. Ваһапов фондын оештыручы, аны җитәкләүче Рифат әфәнде Фәттахов очрашуга чакыргач, бөтен эшемне ташлап, бер сәгатькә дип кенә бардым. Бер дигәнем өчкә җыелды. Өч сәгать сөйләшүдән кайбер өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Бари Кәрим улы Алибасов 1962 елда ук оештыра беренче төркемен. Ә киләсе елга «Интеграл» оешуга 50 ел тула. Бүген ул – Россия шоу-бизнесында иң дәрәҗәле, иң тәэсирле продюсерларның берсе. «Интеграл» төркеме аша Алибасов бүген исемнәре ил күләмендә билгеле кырыклап җырчы, дистәгә якын продюсер тәрбияли. «На-На» төркемен оештыра.

– Бари Кәримович, «Умырзая»ны каян ишетеп яздырдыгыз?

– Минем әнием Казанныкы бит. Җыр тыңларга бик ярата иде. Безнең өйдә булган кадәр пластинка беркемдә дә булмагандыр. Татарчалары да бик күп иде. Шуннан ишетеп күңелгә уелып калган ул җыр. Ә безнең ул пластинка 1976да түгел, ә 1974тә чыкты бугай.

– Юк, 1976 да.

...Бари Кәримович миңа «син нәрсә беләсең соң?» дигән кебегрәк карап куйды да, болай да туктаусыз шалтыраган телефонын алып, кемнеңдер номерын җыйды.

– Алло, син кайда әле? Ригада? Кара әле, безнең теге пластинка ничәнче елны чыкты әле ул? Ә-ә-ә-ә, 76дамени? Булды, рәхмәт...

– Син хаклы. Ә «Умырзая»ны безнең пластинкага кертү өчен без анда «Сулико» дигән грузин җырын да керттек. Көчкә үтте инде. Тик мин гомерем буе диссидент, тыңламас булдым. Усть-Каменогорск дигән калада, Казахстан даласында туып‑үскән кеше бит мин. Янәшәдә генә атом бомбасын сынау полигоны. Ул бомбалар да тәэсир итми калмагандыр инде (көлә).

– Ә шоу-бизнеска ничек килдегез?

– Мин анда килмәдем, мин аны үзем ясадым.

– Монысы белән килешәм. Үзегезне милләтегез буенча кем дип саныйсыз?

– Әлбәттә, татар дип. Әнием Казаннан, татар хатыны. Әбрарова Рәшидә Ибраһим кызы, 1917 елгы. 1932 елны, колхозлашу чорында, аның әтисен – минем бабайны, кулаклар кыйнап, салкын мунчага бикләп куялар. Ул шунда туңып үлә. Әнигә ул вакытта 15 яшь була. Алар, берничә гаилә, ачлыктан качып, җәяүләп Себер ягына китәләр. Хәзерге Хакассия тирәсенә үк барып чыгалар. Шунда олырак туганнары әнине Кәрим исемле ярым татар, ярым казахка бирәләр. Кәрим – минем әти – бай була, меңләгән баш сарыгы, атлары... Яшәп китәләр. Ул чор Турксиб тимер юлы төзелгән еллар бит. Шул төзелешкә дип, алар Усть-Каменогорскига барып төпләнәләр. Алты бала идек гаиләдә, апалар да, мин дә татарча белмәдек. Аңлый идек, тик сөйләшмәдек. Сәбәбе бик гади – әти‑әни таңнан төнгә кадәр эштә, йортка Амалия исемле өйсез бер немец карчыгын керттеләр, ул безне булдыра алганча карап, тәрбияләп үстерде. Кечкенәрәк чорда мин үземнең кысык күзле, кап‑кара булуымнан ояла идем.

– Ә татарлыгыгызны кайчан таныдыгыз?

– Егет булгач, сәхнәгә чыккач. Мине урамда да бөтенесе Борис дип йөртте. Афишаларга да шулай язалар иде. Тукта, минәйтәм, мин бит Борис түгел – Бари. Шуны аңлаган көннән үземне татар исемем белән генә ататтым. Борис дип дәшсәләр, борылып та карамый идем. Әле кайсыдыр газтага ул елларны язып та чыктылар: «Менә, имеш, Алибасов, Көнбатыш йолдызларына охшарга тырышып, гади рус исеме Борисны ниндидер Барига үзгәрткән». Тик ни булса да, мин Бари булып калдым. Татарлыгымны беркайчан да яшермәдем, миңа ул комачауламады да. Әлбәттә, ул чорда рус тамашаларында шул ук «Умырзая»ны җырлап йөрү батырлык иде. Тик мин беркайчан да курка белмәдем. Концертларны тыйдылар, ничектер барысын да хәл иттек.

– «Интеграл»ның солисты Альберт Гомәров кайсы як кешесе иде? Хәзер кайларда ул?

– Ул шулай ук Усть-Каменогорскидан. Аның гаиләсендә бөтенесе дә татарча сөйләшәләр иде. Ул «Интеграл»да ахыргача эшләде, күпмедер вакыт «На-На»да да. Бүген Геленджик каласында яши, бер ресторанда җырлый. Искиткеч чибәр егет иде. Ален Делон аның янында тузган галуш кебек кенә дия­ләр иде. Үләләр иде инде кызлар Альберт диеп.

– Сез бай кешеме, Бари Кәримович?

– Акчамны санаганым юк. Күпме икәнен белмим.

– «На-На» төркеменең чыгышлары күпме?

– Күп. Кайчакта ай буена бер генә көн дә ял эләкми егетләргә. Дөресен генә әйткәндә, мин аларның кайларда йөргәнен белеп тә бетермим. Система төзелгән һәм ул эшли.

– «На-На» төркемен телевизордан сирәк күрсәтәләр.

– Берничә бәндә бар телеканалларда, алар акча эшли. Җырың яңгырасын өчен, түләргә кирәк. Түләү заманында Киркоровтан башланды. Мин аңа әйтәм: «Филя, нигә түлисең син? Без бит аларга продукт ясап бирәбез?» Ә мин түләмим, шуңа «На-На» неформат санала. Тик бүген безгә телевидение кирәк тә түгел инде.

– Әниегез Казанныкы, дидегез. Ә монда туганнары бармы?

– Әнинең берничә такыр Казанга кайтып килгәнен хәтерлим. Әбраровлар монда бер нәсел, диләр. Ул алар белән аралашкан, күрәсең. Бүген Казанда яшидер инде минем туганнар, тик мин аларны белмим. Олыгая төшкәч кенә тамырларым кызыксындыра башлады. Туганнарымны табарга булышсагыз, бик рәхмәтле булыр идем. Безнең истә Казаннан дип калган инде. Бәлки берәр күрше районнандыр? Белмим бит. Сорап калынмаган. Булышырсызмы?

– Тырышырбыз.

– Казахстанда әнинең Роза исемле апасы һәм Зина исемле сеңлесе дә бар иде. Татарча исемнәре ничек булгандыр, мин бит шуны да белмим. Без урам балалары булып үстек бит. Мин татарча аңлыйм, тик сөйләшә белмим. Тик гомерем буе диярлек татар булуым белән горурланып яшим...

...Бари Кәрим улы Алибасов белән бик күп нәрсәләр турында сөйләштек без. Продюсерлык, эш алымнары, төрле схемалар, шоу-бизнеска кагылган башка нәрсәләр. Тик алары укучыга кызык булыр дип уйламыйм. Ахырда ул миннән «На-На» төркеме өчен бер җыр сорап алды, телефон номерлары белән алыштык, Мәскәүдә очрашырга сөйләштек. Россия шоу-бизнесының нигезендә дә татар кешесе булу белән горурланып куйдым. Кайда да безнекеләр инде...


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 05.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»