поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.11.2015 Җәмгыять

Уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны төрмәгә япмыйча, армиягә җибәреп, акылга утыртмакчылар

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Диденко вак һәм уртача җинаять кылучыларны төрмәгә япмыйча, армиягә җибәреп, “акылга утыртырга” тәкъдим итә. Бу закон (кабул ителгән очракта, әлбәттә) 18дән 45 яшькә кадәр булган ирләргә кагылачак. Алексей Диденко фикеренчә, мондый ысул җинаять кылучыларны гуманлы юл белән тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм шыплап тулган төрмәләрне бераз бушатачак. Армиядә хезмәт итү вакыты иректән мәхрүм ителү вакытына тәңгәл булырга тиеш.

“Төрмәләрдә урын булмау – күптәнге проблема. Соңгы 5 елда гына да ике амнистия узды, – ди депутат. – Без исә, Русиягә хезмәт итеп, “төзәлергә” мөмкинлек бирәбез. Безнең армия төрмәгә караганда нәтиҗәлерәк тәрбия чарасыдыр, мөгаен”.

Русиянең җинаять кодексында хезмәт хакы, төрле социаль пособиеләрне, пенсияләрне түләмәүчеләрне, шулай ук баласына, ата-анасына алимент түләүдән качып йөрүчеләрне 1 елга ирекләреннән мәхрүм итү каралган. Яңа закон кабул ителгән очракта, мондый кешеләрне төрмәгә утыртмыйча, 1 елга армия хезмәтенә “хөкем” итәргә мөмкиннәр.

Яңа закон проекты турында төрле фикерләр бар. Мәсәлән, юрист Павел Смыслов кайбер очракларда армия, чыннан да, файдалырак булыр иде дип саный. “Мин үзем запастагы офицер, хәрби өйрәнүләрдә булган кеше. Анда алган тәҗрибәм тормышта уңышка ирешергә ярдәм итте дип саныйм. Әмма армиягә җибәрелүчеләр социаль яктан куркынычсыз һәм яшь булырга тиешләр. Армиянең файдасы бары тик шул очракта гына булачак”, – ди ул.

Ә менә интернетта фикер алышучылар әлеге закон проекты тулысынча зыянлы, ул төрмә белән армия арасына тигезлек билгесе куя дип саный.

P.S. Русиянең Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы язда 150 мең кеше армиягә чакырылган. Шуларның 28 меңе – югары уку йортын тәмамлаган белгечләр. 3500 кеше, төрле сәбәпләр табып, армиядән качып йөри (былтыр качучылар саны 4334 булган). Русиянең Җинаять кодексы буенча хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне 200 мең сумга кадәр штраф яки 2 ел төрмә көтә.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»