|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2015 Фаҗига
Татарстанда котырган төлке тешләгән үгез үзенең хуҗасын сөзеп үтергән2 ноябрь көнне Алабуга районында котырган төлке тешләгән үгез үзенең 69 яшьлек хуҗасын сөзеп үтергән. Бүгенге көндә әлеге фаҗиганы тикшерү эшләре дәвам итә. Беренче фаразлар буенча, фаҗига буласы көнне тынычсызланып торган үгез, мал карарга дип абзарга кергән хуҗа кызының аякларына типкән. Шуннан кызына ярдәм итешергә дип хуҗа кеше үзе дә чыккан. Ләкин бер тонна авырлыктагы мал, ычкынып китеп, ишегалдына чапкан. Ул гына да түгел, мөгезләре белән ир-атның киеменнән ертып алып эләктереп, авыл аша бәрәңге басуына кадәр сөйрәп барган. Авыл халкы хуҗа кешене басудан табып алып, ахыр чиктә котырган үгезне атып үтерергә мәҗбүр булган.
Туганнары сүзләренә караганда, моннан күптән түгел генә малны котырган төлке тешләгән булган. Хәзер хайванның канын экспертизага җибәргәннәр. Фаҗиганы тикшерү эшләре дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|