• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
03.11.2015 Җәмгыять

Һәр сүзнең үз тамыры

Автор буларак укучыларымның миңа белдергән дәгъваларыннан хәбардармын. Иң еш ирештергәннәре – “иске сүзләрне еш кулланасың, язмаларыңны бер кат укып кына аңлап бетереп булмый...” Күптән түгел бер ханым, каяндыр кәрәзле телефонымның номерын юллап табып, ветеринария институтын тәмамлаучылар адресына моннан байтак еллар элек саксызрак ычкындырган фикерләремә карата, өч көн узгач исәнмесез, кодагый, дигәндәй, ризасызлыгын белдерде...

Янә бер танылган, исем-титулларга ия язучы әфәнде редакцияләрдә мөхәррирлек вазифасындагы каләм ияләренә карата шәрехләмәләремне типкәләү дип бәяләде. Нәрсә дим, зинһар, кичерегез, мөхтәрәм укучыларым... Мин белдергән фикер минеке генә, аны кире кагу да, тәнкыйтьләү дә сезнең ихтыярда... Үзен тау башында тоеп, шуннан торып халкыбызны “татар башын татар ашый” дип сүгеп, аңа нишләргә кирәген өйрәтеп утыручы “штаттагы милләтпәрвәрләр”дән аермалы буларак, мин һәркем белән тигез шартларда аңлашу, бәхәсләшеп хакыйкатьне аныклау ягында. Бәхәстә кем җиңүе мөһим түгел, газета мәнфәгате өчен беренче чиратта аның укучылар күңелен җәлеп итүе кыйммәт...

Алай да, санга сугып, миңа карата әйтелгәннәр уңаеннан укучыларымны җавапсыз калдырсам, хөрмәт итмәү булып аңлашылуы мөмкин дип санап, хәл кадәри акланмакчы һәм ачыклык та кертмәкче булам. Элегрәк дөнья күргән (1991 ел, “Аваз” газетасы) “Фәһем шкаласы” исемле бер мәкаләмдә инглизләрдә, сүз запасларыннан чыгып, түбән, уртача һәм югары фәһемлеләргә аеру булуын, өч меңгәчә – түбән, өч меңнән ун меңгәчә – уртача һәм ун меңнән күбрәк сүз запасына ияләр – югары фәһемле саналуын һәм пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның “кто разговаривает кое-как, тот и мыслит кое-как” дигәнен искәртеп узган идем. Һәм шундый керештән соң, бәгъзеләребезнең сөйләм теленә дә тукталдым шикелле...

Мәгълүм ки, әйтергә теләгән фикерне төгәл җиткерү өчен тиешле сүзләр эзләргә туры килә. Әйдәгез, моны мисал китерүдән башлыйк. Җөмләдән, ни хакындадыр язмакчы булдым, ди. Әлбәттә инде, иң әүвәле үзәккә куйган вакыйганы яки хәлне, үзең өчен генә булса да, ни-нәрсә дип атау, аңлау алгы планга чыга. Әйтик, прецедентмы ул, рецидивмы, әллә инцидентмы? Инцидент булса, күңелсез очрак, эш барышында аңлашылмаучылык, мисал өчен, ил чиге буенда бәрелеш. Прецедент дигәне, бүгенге гамәлләрне нигез буларак ассызыклаучы моңарчы булган очрак, вакыйга... Рецидив исә, инде бер булган хәл яки гамәл, вакыйганың кабатлануы...

Янә бер мисал китерик: берәү ниндидер хәлгә тара. Дучар буламы ул, мәхкүм, яки мәҗбүр буламы? Татарда “сукыр тавыкка бар да бодай” дигән әйтем бар... Татарча басмаларда утыручы каләмзатлар әйтеп үтелгән вариантларны синонимнар (төрдәш сүзләр) дип карап, гавәм өчен аңлаешлырагын сайлауны кулай саный кебек... Район гәҗитләре, дәүләт химаясындагы басмалардагы язмалар шулай фаразларга киң җирлек калдыра...Мин фәкыйрьнең гуманитар түгел, ә техник белем алган, вузда ике ел югары математика фәне үзләштереп чиләнгән кеше буларак, фикер сөреше үзгәрәк. Мәкаләдә яки әсәрдә ниндидер фактны яки эпизодны бәян иткәндә тиешле сүз сайлый башлагач, аның берсе мәгънәне – 60 , икенчесе – 70, өченчесе – 90, ә кайсыдыр 100 процент ача булып аңлашыла. Укучы өчен иң гади, аңлаешлырагы беренчесе, дип фараз кылыйк. Әгәр шул аңлаешлылык юлы белән китсәк, тора-бара ахыргы нәтиҗә, сөземтә, ә математикадан хәбәре барларга ул шартлы рәвештә тапкырчыгыш булып та тоелырга мөмкин, дөреслектән, минем карашка шактый ерак китә... Хөкем эшләрендә дә бер сүз барысын да хәл итеп куйгалый, дип саный юристлар. Чөнки фикерне бер төрле белдерсәң, ул, әйтик, яла ягу булып кабул ителә, һәм сине җавапка чакырырга мөмкиннәр, ә башкачарак бәян иткәндә, хәтта андый астыртын ниятең булган тәкъдирдә дә, гаепләргә җирлек калмавы ихтимал... Кыскасы, эстәгән белемнәрең, тормыш тәҗрибәң төгәлрәк сүзләр сайларга мәҗбүр итә икән, моның нәрсәсе гаҗәп?

Мәгълүм ки, бар гавәм теле, бар әдәби, бар терминнарны эченә алган фәнни һәм бар рәсми эшләр йөртү теле. Кайчан гына аларның һәркайсы теге яки бу кимәлдә гамәлдә иде. Ә менә “суверенитет” яулаганнан соңгы елларда хәл үзгәрде, татарча басмалар, татарча радио-теле тапшырулар бары тик корама гавәм теле белән эш йөртүгә, туган көннәр, мәҗлесләр уздыручы шабашчы тамадалар теленә каулана бара шикелле. ...Бер танышым, анекдот сөйләсәң, бүген күпләр аңламый, дип зарлана. Тормыш авыр заманда яшәгән бер килен тамагы туйганчы ашаткач көлә башлаган, имеш: баксаң узган ел кемдер әйткән кызык сүзне исенә төшергән... Әмма бу бүтән очрак, безнең тук чорга ябышмый. Бүген юморга ис китми башлауның сәбәбе сүз кадерен җую, аны урынлы-урынсыз, теләсә ничек, әйдә, ярар дулкынында куллану ахрысы...

Элек кешеләр җандашлык тоеп аралаша, ихлас серләшә, мәҗлесләрдә кара-каршы, берсеннән берсе үткенрәк җаваплар таба-таба җырлаша торганнар иде... Хәзер, мәҗлесләрдә җырлашу түгел, үзара сөйләшергә дә әллә ни җай чыкмый. Тамада тын алырга да бирмичә теленә килгәнен сиптерә... Менә бер мәлне акча салынган конверт бирү мәҗбүриятеннән, урыннан кубып, “бәхетле булыгыз”, “фәлән итегез”, “төгән итмәгез” сыман игезәк эчтәлекле чыгышлар башлана... Туй булса, “ике якны да тигез күрегез”, “бер-берегезгә юл куегыз”, “әти-әниләрегезне онытмагыз”, һ.б.ш.и. Шабашчы алып баручылар өчен шәп инде бу, байтак вакытны ала торган мәрәкә, сару кайнаткыч такылдауларыннан үзләре дә ял итә, кунаклар колагын да тынычлыкта калдыра... Алай да , бер танышым уздырган мәҗлес уртак калыптан тайпылышлы булуы белән истә калды... Юбилярны котларга теләсәң аерым бүлмәгә кереп, кинокамерага сөйләү мөмкинлеге хәл ителгән иде анда. Ялгызың керәсең дә, берәүне дә ялкытмыйча такылдыйсың... Ул мәҗлескә өч кешегә генә тост әйтү каралган булып чыкты: эш буенча иң югары җитәкчесенә, коллегалары исеменнән хезмәттәшенә һәм хоббие буенча (ул көрәшче) җитди бәйгеләрдә җиңү яулаган сөлгедәшенә...Калган вакыт үз көебезгә ашап-эчеп, фикер алмашып, артистларның концерт номерларын караштырып хозурландык... Тәнәфестә юбиляр янәшәсенә басып фотога төшү мөмкинлеге бар иде... Хушлашып, таралышканда ул фотоларны алу бәхетенә дә ирештек...

Минемчә, татарча туйлар, мәҗлесләр , сабантуйлары, башка бәйрәмнәр оештыруның мәдәни җирлекле милли йөзе булырга, ул хакта гыйльми эшләнешле әтрафлы китаплар, кулланмалар сәүдә нокталарында чыгарылырга тиеш... Киң кулланышта булган рус телле бәйрәм сценарийларының мескен чагылышы булып чыкмасын иде алар, үз йөзләренә ирешсеннәр иде... Бу өлкәдә хезмәтләр язып бастырып, төрле исемнәр алган галим-голәмәләребез дә бар бугай лабаса безнең... Хәер, мәдәният белән бәйле вазифалылар, мандатлылар моны кирәксенми икән, димәк, шулай шәп... Кем әйтмешли, күрәсең, ул шулай куелгандыр...

Тукайның күп кенә тирән мәгънәле гүзәл шигырьләрен бүген аңлап бетереп булмый...Гәҗит-журнал теленең гавәм теленә омтылуын халыкка якынаю дип аңлату артында рия ята. Татарның әдәбият, фән һәм дин тәгълиматлары өчен чиксез мөмкинлекләргә ия, бай, гүзәлләрдән гүзәл телен ясалма рәвештә ярлыландыру, аннан, табигый рәвештә фарсы, гарәптән кергән алынма сүзләрне катлам-катлам алып ташлап, өлешчә русча һәм русларның Көнбатыш Европа халыкларыннан кергән сүзләргә алмаштыру, татарның тел гыйлемен филология дип атап, үз-үзен татарча аңлата алмау хәленә калдыру белән килешмәү ята бугай минем “аңлаешсыз” телдән баш тарта алмавымда. Һәр сүзнең үз урыны! Шушы җәһәттән Батулла язган Коръән тәфсирен генә алыйк. Ул анда яратты (сотворил) сүзен яралтты (зачал) дип алмаштыра... Ә “Фатиха” сүрәсендә Хак Тәгалә хакында “тумады”, “тудырмады” диелә... Адлер Тимергалин бер мәкаләсендә, шушы уңайдан “яратты”ны яклап, моңарчы татарның барча дин галимнәре “яратты” дип тәгаенләвен һәм Тукайның да “шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббесе” дип язуын искәртә... Күренә ки, бер ялгыш сүз куллану да тулы программага вирус кертү сыман хәтәр нәрсә...Дин тәгълиматында Хак Тәгалә юктан бар итә диелә икән, димәк, яралтты (зачал) аның нигезенә каршы төшә, дип тасдыйкълады мөхтәрәм Адлер агабыз...

Инде ветеринария институты, аның шәкертләре хакындагы фикеремә тукталыйк. Мин бу темага Татарстанны төбәкләр арасында дуңгызлар үрчетү юнәлешендә Русиядә беренчелеккә чыгару проектын, туган җиребездә былбыл сайравын чучкалар чинавына алмаштыру дип санап, каты борыннарның кайсы регионда күпме баш саны булуларына кадәр тәгаенләп, берничә тапкыр язганмын... Иң беренчесе “Мырыкчылар хакимияте” дип атала (1996 ел, 10-20 февраль, «Аваз» газетасы). Хәлбуки, үз профессиясенә тугры ветеринарларга дәгъва юк ул язмаларда. Туганнарым, дусларым арасында бу профессия кешеләре очраштыра. Арада үз һөнәрләре буенча Русия дәрәҗәсендә мактаулы исемнәргә ирешкәннәре дә юк түгел...Язучылар арасында иң яраткан әдипләремнән берсе ветеринария фәннәре галиме Атилла Расих, аның шушы профессия кешеләренә багышлап язган “Ике буйдак” романы әдәбиятыбыз ирешкән биек үр, югарылык дип саныйм. Әле эшчәнлеген шушы профессия белән башлаган Гөлзадә Сафиуллина бар. Ул башкарган “Сөялдем сөяннәргә” җырын (Риф Гатауллин көе, Фәнис Яруллин шигыре) күңелем түрендә йөртәм. Шул сәбәпле, шундый исемле хикәя дә язганым булды...

Аннары, нинди дә булса вузга карата дәгъва белдерү, кайсындыр югары, кайсын түбән санау, бүген имтиханнар, зачетлар гына түгел, дипломнар, фәнни исемнәр акча ярдәмендә хәл ителгән, фәнни исем алу өчен плагиатлык (караклык) фаш ителү очраклары матбугат аша белдерелеп торган заманда, тәҗеллеген җуйды, дип санарга да рөхсәт итегез...

Язмамны күңеллерәк нотада тәмамлыйсы килә. “Җыр язмышы – ил язмышы” исемле язмама җавап итеп кемдер, берәр язучы танышым ахры, шаяртып, образга кереп, исемен, адресын тәгаенләми генә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган:

“Парламентта парландык, гимн юк дип зарландык, Рамазанның* шәп җырыннан кулай текст чарладык... Нәтиҗәсе шул булды, гонорары мул булды. Бердәм Рәчәй фиркасе, булдык шуның иркәсе, 309 нчы закон кабул итте безнең токым, хәерлегә юрадык, Кырымын да урадык. Коелса да комыбыз, ел да чыга томыбыз. Состык бүләк, исем, ат, бүртте чырай, үсте арт. Парламентта тамырлангач, эш урыныбызны иттек мирас, рас кәрт төшеп тора мач: бала газиз, куансын, блач тоеп, юансын! Яшәү рәхәт, күңелле, әллә шулай түгелме? Ниемә моң татарга, аны кырып атарга! Милләткә кирәк такмак, тыпырдый бирсен, ахмак, ә без ашыйк күрәгә, баш орып дәү түрәгә!”

Укучыларым килешер дип уйлыйм, хат шактый тактсыз, тупас шәкелдә язылган....Нәзакәтлелек ягы такыр чыккан.

...Инде килеп язучы мөхәррирләр эшчәнлегенә карата каты кагылуга килсәк, анысы Тукай кирәкле шәй санаган тәнкыйть жанрын яклау ихтыяҗыннан булып аңлашылсын...
* шагыйрь Рамазан Байтимеров

Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.11.2015
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments