поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2015 Киңәш-табыш

"Шәһри Казан" журналисты фэн-шуй буенча сәламәтлек, акча, мәхәббәтне җәлеп итү серләрен өйрәнде

Майя Марини фэн-шуй белән 18 яшендә кызыксына башлаган. 25тә беренче китабын язган. Иң яхшы Кытай мастерларыннан дәресләр алган кыз өчен фэн-шуй сәнгатенең тормыш рәвешенә әверелүенә мин бер дә гаҗәпләнмәдем.

Майя Марини белән без фэн-шуйның кешегә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләштек.

– Майя, фэн-шуй бе­лән кызыксынуга нәрсә этәргеч бирде?

– Фэн-шуй минем өчен теләсә нинди теләгемне үти ала торган тылсымлы бер таякчык кебек иде. Бер очрак булмаса, мин аны элеккечә китап­лардан гына өйрәнеп утыр­ган булыр идем. Көннәрдән бер көнне эшемдә аңлашылмаучылык килеп чыкты, очрашып йө­ри торган кешем белән шәхси мөнәсәбәтләр дә билгесез вакытка сузыла килде. Ниндидер китапта мин сувенир алтын әтәч алып, аны фатирның көнбатыш өлешенә куярга кирәк дигән киңәш укыдым. Аны табу ансат булмады, эзли торгач, бик кыйммәт бәягә, чыннан да, алтын йөгертелгән әтәч таптым. Алып кайтып куйдым да могҗиза көттем. «Могҗиза» дигәнем миңа өелеп үк килде: эшемне югалттым, алты ел очрашып йөргән кешем белән аерылыштык. Болар барысы да Яңа ел алдыннан булды. Чыршы бизәгәндә, шушы күңелсезлекләремнең сәбәпчесе булган әтәчне эзләдем. Ул исә йөзтүбән ята иде. Раштуа алдыннан төш күрдем: океан ярында утырып торучы карт кына бер бабай кулын болгап мине чакыра. Уянуга ук, көнчыгыш сәнгатен ныклабрак өйрәнергә кирәк, дигән карарга килдем. Интернеттан мәгълүмат туплап утырганда, Гранд мастер Яп Чен Хайның Малайзиядәге академиясе турында укыдым. Бу кеше хакында ишетеп белә идем, аның клиентларының күбесе миллионер булып киткән, укучылары үз Фэн-шуй мәктәбен булдырган. Бер айдан мин инде шул академиядә белем эсти идем. Мастер Яп Чен Хайның үзен күрүгә, аның төшемдәге теге карт икәнен аңлап алдым.

– Фэн-шуй тормышыгызга берәр ничек йогынты ясадымы?

– Әлбәттә. Тирә-ягыбыздагы энергиянең кеше тормышына, аның башка кешеләр белән мөнәсәбәтенә тәэсир итүен ти­рән­рәк аңладым. Без хәтта аның хисләребезгә, психикабызга һәм үз-үзебезне тотышыбызга никадәр тәэсир итүен аңлап та бетермибез. Фэн-шуй аша мин икенче шөгыль – цигунны (ци энергиясен рухи һәм физик яктан сәламәтләнү өчен куллану, ул гомерне озайта, төрле авырулардан дәвалый. – Автор) үзләштердем. Цигун белән шөгыльләнә башлаганнан бирле мин үземне сәламәт хис итәм. Әлеге белемнәрем белән башкаларга булыша алам. Фэн-шуй мастерлары Яп Чен Хай, Рэймонд Ло, Сюи Минтан, Мантэка Чиадан дәресләр алуым белән бәхетле мин.

– Берничә сүз белән генә әйткәндә, нәрсә соң ул фэн-шуй?

– «Фэн-шуй» сүзенең тәрҗемәсе җил һәм су. Әлеге ике стихиянең бөтен планетаның йөзен үзгәртергә сәләтле табигый көчләр булуы һәркемгә билгеле. Фэн-шуй 6 мең ел элек барлыкка килгән, баштарак кеше күмү йолаларында гына кулланылган. Кеше «дөрес итеп» күмелгән булса, бу аның киләсе буыннарына уңай йогынты ясый дип уйлаганнар. Хәзерге фэн-шуй ул – үзең һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармониядә яшәү. Аның максаты – кешегә теләгән бөтен нәрсәсе: сәламәтлек, уңышлы карьера, байлык, бәхеткә ирешергә ярдәм итү. Серле булуына карамастан, ул бик гади сәнгать. Аның нигезендә ци тормыш энергиясен өйрәнү ята. Шул ук вакытта ци ул ярдәм дә, зыян да китерә ала.

– Сәламәтлек, акча, мәхәббәтне җәлеп итү серләре белән уртаклашыгыз әле?

– Тормыштагы барлык үзгәрешләр чистарынудан башлана. Дымлы чүпрәк белән сөртеп, өйне җыештырырга, һаваны чистартырга, кирәкмәгән әйберләрдән котылырга кирәк. Шәм яндырырга, кыңгырау шалтыратып алу да мөһим. Боларны һәрдаим эшләгез.

Акча сезгә «ябышсын» өчен, аларны ихластан яратыгыз.

 

Кыйммәтле әйберләргә карап, үзегезне уңай хисләр белән баетыгыз. Юмарт кешегә Ходай биргәненнән арттырып бирә дигән сүз бар – шуны да онытмагыз. Кухняда пешкән җиләк-җимешләр ясалган натюрморт торсын. Өйдә төзек булмаган краннар булырга тиеш түгел, аннан агып торган су белән мул тормышыгыз да «агып китә».
Мәхәббәт өлкәсендә бәхет елмайсын дисәгез, караватыгызны дөрес урнаштырыгыз. Ул ике ишек арасында, фатирга керә торган ишеккә туп-туры юнәлтелгән булмас­ка тиеш.

Йоклап ята торган кешегә тар почмаклар карап тормасын.

 

Карават бүлмәнең кыл уртасына урнашмасын, каршыда көзге тормасын. Башың белән тәрәзәгә карап яту да дөрес түгел, чөнки бөтен энергия тәрәзәдән чыгып китә. Сез энергиягезне әрәм-шәрәм итәсез дигән сүз. Карават артында дивар торсын. «Романтик уңыш» юнәлешендә йоклау да мөһим. Ул исә һәр кешенең үзенчә була. Хатын-кыз ятакның сул ягында йокласын. Кухняда газ плитәсе белән раковина янәшә булмасын. Ни өчен дигәндә, су – хатын-кыз, ут – ир-ат символы, димәк, алар арасында конфликт чыкмас­ка, су утны сүндермәскә тиеш. Өйдә тәрәзәләр һәм көзгеләр гел чиста торсын, алар аша мәхәббәт энергия­сен тутырып тора торган кояш яктысы уза.

Урын-җирнең зәңгәр яки зәңгәрсу төстә бул­мавы хәерле, алар ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне суыта. Кара төсне дә кулланмагыз.
Фэн-шуйда йорт, фатир номерлары да зур роль уйный. 1, 8, 9 иң бәхетле саннар санала. Бу үсеп бара торган энергия дип атала. Әйтик, сезнең 102 нче фатир икән, 102 үсеп баруны аңлата. Телефон номеры, йорт номеры 8, 9га тәмамланса, яхшы юрау. Ә менә 4 саны – фэн-шуйда бәхетсез сан. Кытайда хәтта 4 нче кат та юк.

Сәламәтлеген кайгыр­тучыларга йокы бүлмәсенә игътибар итәргә киңәш итәм, чөнки ул ял итә торган урын. Анда яктырткычларның сүрән утлысын куегыз. Озын гомер символы булган бамбук куярга мөмкин. Бүлмәне һәрдаим җилләтеп торыгыз, ул иске энергиядән чистарыну өчен кирәк.

Фэн-шуй ул – фән дә, сәнгать тә. Ул һәркем өчен шәхси булырга тиеш. Бер рецепт бөтен кешегә дә ярый алмый. Югарыда санап кителгән киңәшләрне исә һәркем куллана ала. Барыгызга да уңышлар телим!

PS. Чынлап торып уйласаң, фэн-шуй сәнгате безнең әби-бабайларга күптән билгеле булган бит. Борынгыдан килгән юрау-ышануларны гына искә төшерү дә җитә. Кич кешегә акча бирсәң, бәхет китә. Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый – имеш, чыгып китә, ди. Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый – бәхетең киреләнеп, килми торыр. Бусагага утырсаң, ярлы буласың. Кояш баеганда, йокларга ярамый – бәхетең кими... Караватны дөрес итеп урнаштыру кагыйдәсе дә булган аларда: матча турына ятсаң – саташасың. Фэн-шуй дигән тылсымлы исем бирелмәсә дә, бүген дә күпләр шул кагыйдәләр белән яши.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 29.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»