поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.06.2009 Җәмгыять

КЕРТМИБЕЗ БЕЗ!!!

"Арча хәбәрләре" газетасының быелгы 10 нчы санын укып утырам. Бигрәк тә Румия Надршинаның "Файдаланып калырга кирәк" дигән мәкаләсе игътибарымны җәлеп итте. Анда сүз Арча каласындагы күп фатирлы йортларны төзекләндерү хакында бара. "Узган ел 19 йорт төзекләндерелгән, быел 29... Әйбәт эшлиләр, тыштан карап торышка бу өйләр "кәртинкә" кебек. Әле яннарына матур гаражлар да салып куялар..." Ә менә мәкаләдәге: "Йорт артык тузган, аны яраксызга чыгарырга кирәк дип, ремонттан баш тартучылар да бар (М.Җәлил, 4)", – дигән җөмлә кызыксынуымны тагын да арттырды һәм мин Арчага барып, барысын да үз күзләрем белән күреп кайтырга булдым.

Кертмәүнең сере

 

Арчаның Муса Җәлил урамы, 4 нче йортта яшәүчеләр бу өйне "авария хәлендә" буларак тануны инде күптән таләп итәләр. Район судына да мөрәҗәгать итеп караганнар – файдасы булмаган. Бары тик республика прокуроры Кафил Әмировка шикаять язгач кына боз кузгалган – 16 фатирлы йортны быелгы сипләү программасына керткәннәр. Бер караганда биредә торучыларга сөенергә бит инде, журналистларга мөрәҗәгать итеп, гауга чыгарып йөрисе дә түгел. Әмма бер караганда гына шул. Чөнки эш күпкә катлаулырак. 1962 елда кулланылышка тапшырылган йорт 47 ел буена бер тапкыр да капиталь сипләү күрмәгән. Канализация, су торбалары череп беткән, түбәдәге шифер да шуып төшәргә мөмкин икән. 

 

– Ничек курыкмыйча яшисез? – дигән идем, тотындылар зарларын сөйләргә...

 

– Йокы бүлмәсенә кереп йокларга да куркам. Төнлә түшәмнең шытыр-шытыр килгәне ишетелә, өскә ишелә күрмәсен дип куркып йөрим. Әле өйдә яшь ярымлык онык та бар. Бервакыт, түшәмнән тамчы тамып тәмам җелеккә үткәч, идарә итүче компания җитәкчесе Рөстәм Вазыйх улы янына бардым. Ул миңа тамчы астына чиләк куярга киңәш итте. Бик озак йөргәч кенә түбәдәге шиферны алыштырдылар. Әмма су тамуның нәтиҗәләре калган – түшәм ишелергә тора, – ди Нурания Муллагалиева. Соңрак, аның фатирына кереп карап та чыктым. Түшәм чынлап та асылынган һәм аны кадакланган фанера гына тотып тора...

 

Хәер, бу йортның диварларындагы штукатур бармак белән төртсәң дә ишелергә тора. Кирпеч араларын карыйм – ком гына. Бу йортны төзегәндә, 1960 нчы елда, цемент бөтенләй кулланылмаган ахрысы.

 

– Тәрәзә рамнары череп беткәч үзебез алмаштыра башлаган идек, өстән кирпечләр ишелә башлады. Цемент булмагач тормый. Тәрәзәләрне көчкә утыртып өлгердек, – ди ирләр. Ишектән керә-керешкә подъезд диварында бер тишек бар. Баксаң, анда берәү егылып стенаны башы белән тишкән икән. Башына берни булмаган, ә менә дивар ишелгән.

 

– Подъездга гел су керә иде. Шикаятьләр язгач, подъезд ишекләре өстендәге түбәне яңадан ясап куйдылар. Монысы тагын да начаррак булды. Аны череп беткән ике багана, өч кисәк шифер, дүрт аркылы тактадан корыштырдылар да, эш бетте.

 

– Яз көне җылы сүндерелгәч фатирлар гөмбәли башлый. Урын-җирләргә кадәр күгәрә. Чөнки идән астына яңгыр яуган саен су төшә. Илле елга якын шушы шартларда тора бу йорт. Ул инде күптән авария хәлендә, – дип зарлана халык.

 

– Алайса ник ремонт кертүгә каршы торасыз соң? – дим.

 

– Алар бит шифер түбәне калайга алмаштырып, торбаларны яңартып, подъездны тыштан штукатурлап китмәкче генә булалар. Ә безнең нигезне дә ныгытырга, түшәмне-идәнне дә алмаштырырга кирәк. Шуңа күрә өстән-өстән генә ремонтлатасыбыз килми. Эшлиләр икән, тулысынча ясасыннар яки бөтенләй кагылмасыннар. Өстебезгә ишелеп төшкәч чарасын күрерләр әле. Җитмәсә, алар үзебезне өйдән күчереп тормый гына түшәм-идән ясамакчы булалар...

 

РФ Торак Кодексы буенча реконструкция яки капиталь сипләү вакытында анда яшәүчеләр башка йортка күчерелергә тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләре дә шуны таләп итә. Бу йортта 15 кечкенә бала барын да исәпкә алсаң, биредә яшәүчеләрнең ремонтка ни өчен каршы булулары аңлашыла.

 

Коткарыгыз!!!

 

Миңа бу хактагы мәкаләмне тыныч кына язып бетерү насыйп булмаган икән. Ике көннән Арчаның М.Җәлил урамыннан тагын чылтыраттылар.

 

– Искәндәр, безнең йортны барыбер сипләргә уйлыйлар, үзебездән сорап та тормыйлар. Инде түбә сүтәргә килүчеләрне куып җибәрдек. Хәзер сарайларыбызны сүтү белән яныйлар. Ә безнең ни балкон, ни подвал юк, фатирлар бәләкәй – бөтен артык әйбер шунда саклана. Бүген кичке биштә шәһәр башкарма комитетыннан киләләр, тагын үгетләргә һәм янарга уйлыйлар булса кирәк. Коткарыгыз, – диде бер хатын-кыз. Ял көне булуга карамастан, Арчага кузгалырга туры килде. Мин килеп җиткәндә түрә агайлар халыкны җыеп үгетли башлаганнар иде. Имеш, хәзер ремонтлатмасагыз, программадан төшеп каласыз, башкача ремонт булмаячак. Бераз гына шыттыралар, әлбәттә. Чөнки ремонт булачагын түрәләр әйбәт белә. Алар бит, йортта яшәүчеләрнең әйтүенә караганда, беркетмәләр төзеп бу йорт өчен өч миллион сумга якын акча да алганнар. Тик халык ул беркетмәләргә кул куюдан баш тарта – ремонтның үзләре теләгәнчә булуын таләп итә, йорттан чыгарып торуны сорый.

 

– Чыгарыр урын юк бит, кая куеп торыйк? Башка йортларда кешеләрне чыгармый гына ясадык, берәү дә зарланмады, – ди идарә итүче компания җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин. Бәлки урын юктыр да, әмма идән каерылган, түшәм сүтелгән килеш ничек яшәмәк кирәк? Әле балалар да бар бит. Башларына такта-кирпеч төшсә, идән астына егылып имгәнсәләр?

 

Бу йортта инде 1965 нче елдан бирле көн күрүче 83 яшьлек Рәисә әби бар. Ул урын өстендә ята, өенә ремонт керсә аны кая куясы? – Сине әйберләрең белән бер почмакка куеп торабыз да, аннары икенче якка күчереп эшләп бетерәбез диләр. Алай булмас ул, шул көе генә үлеп китәрмен инде, – ди әби үзе.

 

Тик ремонт ясаучыларны мондый “вак-төякләр” кызыксындырмый. Алар өчен халыкның ризалыгын алып ремонтны башлап җибәрү мөһим. Аннары кешеләрнең тормыш шартларыннан зарланырлыгы калмый. Һәр шикаятьләренә өстән-өстән генә сипләштерелгән ремонт белән авызларын томалаячаклар.

 

Инде минем кем икәнне дә сорадылар. Республиканың иң зур тиражлы газетасыннан икәнемне белгәч, йөзләренә битараф кыяфәт чыгарып алдылар.

 

– Мин бер нәрсәдән курыкмыйм, эшләгән эшем күренә, – дип игълан итте Рөстәм Хәмидуллин.

 

Шулай да эшләнгән йортлар буйлап экскурсиягә алып китте. Сүз дә юк, матур эшләгәннәр. Әмма берсендә дә кешеләрне чыгармый гына түшәм дә, идән дә алмаштырмаганнар. Ә мин нәкъ менә шундый йорт күрсәтүләрен таләп иттем, халык белән сөйләшергә теләдем. Мондый мөмкинлек тумады, әлбәттә. Чөнки андый ремонтны әле дөньяда бер генә төзелеш компаниясенең дә ясаганы юк.

 

М.Җәлил урамындагы йортта яшәүчеләргә барыбер ремонт эшләтергә туры киләчәк. Тик алар төзелеш компаниясе белән махсус килешү төзесәләр зарар итмәс. Килешүгә түшәм һәм идән ремонтлауны, нигез ныгытуны да кертергә кирәк. Әлбәттә, бу эшләр халыкны бүтән җиргә күчереп башкарылырга тиеш. Шунсыз беркетмәләргә кул куймаска, ризалык бирмәскә кирәк.

 

Сарайларны җимермәгез! 

 

Безнең Муса Җәлил урамындагы йорт турында язарга җыенуыбыз чыбыксыз телефон аша бөтен Арчага таралган. Каяндыр минем кесә телефонының номерын табып, Арчадан чылтырата да башладылар.

 

– Сине Күпер урамы, 7 нче һәм 9 нчы йортларда яшәүчеләр көтә. Сарайларыбызны сүтәләр. Анда безнең базларыбыз, мунчаларыбыз. Сүтсәләр кайда юыныйк, кышка әзерләнгән җиләк-җимеш, яшелчәне кайда саклыйк? – диючеләр күп булды.

 

Дөресен әйтәм, район үзәкләрендәге күп катлы йортлар янындагы ишелергә торган, тегеннән өстәп, моннан йолкып дигәндәй салынган келәт һәм сарайлар дөньяны бер дә ямьләндереп тормый. Әмма анда халыкның бөтен кирәк-ярагы саклана. Әлеге сарайлар законлы – һәр йортның БТИ биргән техпаспортына кертелгән һәм фатир белән бергә бирелгән. Тик, Арча хакимияте федераль һәм Республика казналарыннан бүлеп бирелгән акчага нигәдер бары тик йортларны гына сипли, ә сарайларны сүтеп кенә ата. Хәер, сүтүе хуҗалар хисабыннан икән әле.

 

Искеләре урынына өр-яңа калай сарайлар тәкъдим иткәннәр Күпер урамында яшәүчеләргә.

 

– Профнастилдан гына әмәлләп, коры җиргә утыртып куйган, өчкә-өч квадрат метрлы корылма өчен 30 мең сум сорыйлар. Безнең йортта яшәүчеләрдә андый акча юк. Күбебез инвалидлар, пенсионерлар, – ди халык.

 

– Мин профнастилның, тимер баганаларның бәясен белештем: тартып-сузып бәя күтәргәндә дә 15 меңнән артмый. Ут та кертелмәгән көе шундый бәягә бирәләр! – ди Филсинә апа.

 

– Мин астма белән авырыйм. Табиблар кәҗә сөте эчәргә кушалар. Шуңа күрә кәҗә тотам. Сараемны сүтеп атсалар кәҗәмне кая куярмын, – ди Зинаида түти.

 

– Пенсиям аз, аның да 1500-2000 сумын ай саен коммуналь хезмәтләргә түлисе, яшәргә дә шуның кадәре кала. Сараемда тавыклар асырыйм. Кризис чорында бераз файдасы булыр дигән идем. Инде ул тавыкларны балконда тотыйммы? – дип зарлана Фоат абзый.

 

Барысы да ярдәм сорый. Ә Арча хакимиятенең аларга ярдәм итәргә мөмкинлеге бар. Филсинә апа дөрес исәпләгән – ул корылмаларның бәясе 15 мең сумнан да артмый. Махсус төзелеш материаллары базары буйлап йөреп, бәяләрне тикшереп чыктым. Әле бу суммага төзүчеләрнең эшен дә кертеп була.

 

Гараж бәласе

 

Арчаның Максим Горький урамындагы 27 нче йортка әле быел гына капиталь ремонт ясаганнар. Әмма бу әлләни сизелми – түбә япканнар һәм тышын акшарлаганнар гына кебек. Урыны-урыны белән шифердан корыштырган иске коймалар, кыршылган, штукатуркасы коелган подъезд. Мондый подъездга яңа куелган тимер ишек килешеп тә бетми сыман.

 

– Төзүчеләр китүгә, штукатурка коела, буяулар куба башлады. Су торбаларын алыштырганнар иде, хәзер краннардан гел тамып тора. Аларны ремонтлап та булмый. Ишек алды болай да пырчак иде, төзүчеләр килеп, булган асфальтны да җир астына күмеп калдырдылар, – дип зарларын сөйли башлады халык килә-килешкә.

 

Монда төзүчеләр иске сарайларны сүтеп, трактор белән бер читкә эттереп калдырганнар. Хәзер шул пычракны яңгыр юдырып подъезд ишегенә кадәр китереп куя. 

 

– Шәһәрдә яшибез имеш, пычрак ерып чыккысыз, бер уңайлык юк, – ди халык.

 

Ул арада Банк урамына керүче күрше 24 нче йорттан да халык килеп җитте.

 

– Сарайларыбызны сүттеләр дә, менә шушы гаражларны салып куйдылар. Аларга машина куярлык түгел – җир өстенә утыртып куйганнар, таш та, асфальт та җәймәгәннәр. Инде түбәләре асылынып төште, әгәр кар күбрәк яуса, бу гаражларны, шуның белән бергә машиналарны да сытачак. Ярты сантиметрлы шөрепләр белән борып куйган ул калайлар беренче көчле җилдә үк очып китәчәк, – дип миңа гаражларның җитешсезлекләрен күрсәтә башлады машина хуҗалары.

 

Әлегә берсе дә машинасын гаражга куймаган, барысы да, болай да юк урынны алып, ишек алдында тора. Гаражга кертеп кую куркыныч – ишекләр калай гына.

 

Шушы гаражлар өчен төзүчеләр шактый акча каерган. Профнастилдан ясалган, мәйданы алтыга-өч квадрат метр булган гаражның бәясе 70 мең, кирпечтән төзелгәне 130 мең сум икән.

 

– Кирпечтән ун гараж төзегәннәр иде, әле берсе генә сатылды. Анда ут кертү тагын 5 меңгә, идәнен, ярык-ерыгын төзәтү тагын 10 меңгә төште, – ди шул бердәнбер гаражның хуҗасы Илһам. Бөтен җитешсезлекләрен карап чыккач, бу корылмаларның чыннан да куллануга яраксызлыгына инандым. Аларны тиешенчә төзесәң, бәяләре: калае – 35 меңгә, кирпече – 70 меңгә тарта. Шуннан да артык түләтү – кешеләрне талау. Алар исә алырга мәҗбүр – башка барыр юллары юк.  Йомгаклау урынына...  Бүген Татарстанның күп кенә район үзәкләрендә капиталь ремонтлар, иске сарайларны сүтүләр бара. Кама Тамагы районы хакимиятенә чылтыратып хәлләрне белештем. – Бездә калай гараж 35 мең, кирпече 70 мең сум тора. Анысын кешеләр төзелеш оешмалары белән үзләре килешеп төзетә, – диделәр миңа. Димәк, минем исәп-хисабым дөрес булган – Арчада бәяләр ике тапкыр арттырыла. Ни өчен?! Кешеләрнең чарасызлыгыннан файдаланып табыш алып калмакчы булалармы? Ә ул кешеләр андый акчаны кайдан алсын?! Хакимият нәрсә карый? Әнә, Кама Тамагы хакимияте район үзәген халыкны таламый гына матурлау җаен тапкан бит!

 

P.S. Бездән: "Ремонт өчен 5 процент акчаны шул йортта яшәүчеләрдән түләтәләр, бу дөресме?" – дип сорадылар. Дөрес, бу яңа Федераль Закон нигезендә эшләнә. М.Җәлил урамындагы йортта да ул чама белән 150 мең сум тәшкил итәчәк һәм 16 фатирга бүленеп ел дәвамында түләтеләчәк.


Искәндәр СИРАҖИ
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»