|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2015 Мәдәният
Камал театрында Наилә Ибраһимованың юбилей кичәсе үтте (ФОТО)29 октябрьдә Камал театрында Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимованың юбилей кичәсе үтте. Кичәне котлау сүзләре белән һәм актрисаның иҗат юлы хакында сөйләп Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин ачып җибәрде. Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина Наилә Ибраһимовага иң изге теләкләр теләп Татарстан Президентының рәхмәт хатын тапшырды. Сәхнә артында актрисаны шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сафаров, М. Гафури исемендәге Башкорт академия театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов һәм якташлары, коллегалары, дуслары котлады. Юбилей кичәсе “Искән җилләр көенә” спектакле белән дәвам итте. Наилә Ибраһимова анда төп рольләрнең берсен башкарды. Спектакль ахырында юбилярны котларга театр коллективы чыкты. Труппа исеменнән котлау сүзләрен баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев җиткерде. 1 2 3 4 5 6 7
--- |
Иң күп укылган
|