поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.11.2015 Язмыш

Кайбер авыл кызлары арасында да, тәннәрен сатып, фәхешлек юлына басучылар күренгәли

Кызганыч ки, хәзерге заманда яшьләр арасында көннән-көн наркомания, эчкечелек, фәхешлек чәчәк ата бара. Билгеле, шушы начар гадәтләргә ияреп, җинаять кылу очраклары да күбәя, тормыш матурлыгын тоеп яши алмаган, балалыктан чыгарга өлгермәгән яшь гомерләрнең СПИД авыруыннан өзелү очраклары да күп. Кешелек дөньясы нинди сәбәпләр аркасында менә шундый авыр сынауларга дучар ителә соң?! Моның сәбәбе нәрсәдә?

Халкыбыз тарихына күз салыйк әле. 1917 елгы революция чорында, аннан соң көчле репрессия елларында гореф-гадәтләребезне, матур йолаларыбызны, телебезне, динебезне тыю безгә һич кенә дә матур күренешләр алып килмәде, әлбәттә. Озак елларга сузылган динсезлек тә төзәтә алмаслык күп хаталарга, зур югалтуларга китерде. Нәкъ шушы елларда бернигә дә ышанмаган буыннар чылбыры барлыкка килде дә инде. Ә “Динсезлек һәлакәткә илтә”, - диләр бит. Бик дөрес сүзләр бу. Үз-үзебезне алдап, коммунизм төзибез, дип хыялланып йөргәндә, үзгәртеп кору дип аталган еллар килеп, яхшы гына эшләп торган күмәк хуҗалыклар таркалгач, авылларда яшәү¬челәргә эш бөтенләй калмады. Яшь җилкенчәк, эш юк, дип шәһәрләргә агылды. Тик биредә дә күп предприятиелар ябылган иде инде.

Әти-әни тәрбиясеннән аерылган яшьләргә ике юлның берсен сайларга туры килде. Кайберәүләр акылларын югалт¬мыйча, төнге сменаларда йөк бушатып булса да, акча эшләделәр һәм югары уку йортларында укып белемле булдылар, шәхси предприятиеләрен ачып җибәрә алдылар. Ә икен¬челәр исә, җиңел кәсеп аша кергән пычрак акчаларга алданып, җинаять юлына бастылар.

Кайбер авыл кызлары арасында да, тәннәрен сатып, фәхешлек юлына басучылар күренгәли. Төнге шәһәр урамнарыннан үткәндә, суыктан бөрешеп басып торган юл чатындагы “төнге күбәләкләрне” күргәч, ирексездән йөрәк әрнеп куя.

Исәнлекләрен бетереп, начар юлда йөргән бу кызлар, тормышка чыгып, ирләрен бәхетле итәр, исән сабыйлар тудырып, аларга яхшы тәрбия бирә алыр, дип ничек ышанасың!

Менә шундый тәртипсез тормыш рәвеше алып барган яшьләр арасында наркоманнар барлыкка килә дә инде. Күзләрендә яшәү яме, дөнья гаме сүнгән, әфьюн тартып басып торган егет-кызларны күргәч, әллә нишләп китәсең. Ә энәгә утырганнарының СПИД һәм башка авырулар эләк¬тереп, газап¬ланып үлүләре турында белгәч, дөнья тагын да куркынычрак булып тоела башлый. Бу шуның белән генә тәмамланса ярый ла, бу бәндәләр үзләреннән соң нәсел агачын дәвам итүче авыру балалар калдырмаса!

Яшьләр арасында тәмәке тарту да модага кереп китте, дисәм, һич тә ялгыш булмас кебек. Беркөнне машинага утырып, район үзәгеннән кайтыр юлга чыгып барабыз. Нәкъ шул вакытта каршыбызга көмәнле бер хатын-кыз очрады. Авызына сигарет капкан да тәмләп, рәхәтләнеп шуны суырып тора. Мин мондый коточкыч күренешне, җинаять кылу, дип атар идем.Чөнки бу яшь хатынга карынындагы сабые кызганыч түгел, булачак баласының исән-имин дөньяга килеп, исән тормыш рәвеше алып баруына ул бөтенләй битараф.

Яза торгач, тагын бернәрсә исемә төште бит әле. Татар¬станның бер шәһәренә кунакка баргач, туганннарыбыз белән җыелышып, Сабан туена киттек. Биредә исерткеч эчемлекләр сату катгый тыелган, бөтен җирдә тәртип сак¬лаучы полиция хезмәткәрләре басып тора. Шуңа бер исерек кеше дә юк иде. Без дә мәйдан тирәсенә ясап куелган эскәмиядә урын алып, концерт карый башладык.

Бераздан апам миңа төртә: “Кара әле, сеңелем, ни кыланалар болар? - ди. Карасам, безнең кырыебызда үзләренең сабыйлары белән утырган ике хатын-кыз өйләреннән алып килгән көмешкәләрен чәркәләргә салалар да чәкәшеп эчеп җибәрәләр. Шул арада яшьрәге күкрәген ачып, кулындагы сабыен имезә башлады. Бала бераздан хырылдап йокыга китте. Үзләре үзара татарча сөйләшсәләр дә, гел русча гына такылдап, ашарга сорап йөдәтүче ике зуррак балага болар кабымлыклары арасыннан дуңгыз салосы белән берәр кисәк ипи тоттырдылар.

Менә шулай ике яшь ялгыз әни (мин аларны ирләреннән аерылганнар, дип аңладым) рәхәтләнеп күңел ачты Сабан туенда. Тик безнең күз карашыбызны сизептер инде урыннарыннан торып китәргә мәҗбүр булдылар. Минемчә, менә шундый татар теленең, ислам диненең, әхлак дигән нәрсәнең тамырына балта чабучы “әниләр” җәмгыятебез өчен куркыныч, бозык балалар тәрбияләп үстерә дә бит инде.

Авылда гына түгел, югары уку йортын тәмамлаган яшь¬ләргә үзләре теләп үзләштергән һөнәр буенча шәһәрдә дә эш табуы кыен. Алар тегендә-монда бәргәләнеп, эш эзләсәләр дә, файдасы гына күренми.

Безнең бер таныш егетебез, автомеханик һөнәрен үзләштергәннән соң, повар булып эшләргә мәҗбүр булды. Нишләсен соң, аңа ашарга-эчәргә, торак урынын кайгыртырга, гаилә корырга да кирәк бит.

Менә шулай укып, һөнәр алган студентларга үзләре теләгән шәхси эшләрен ачып җибәрү өчен зур процентлы кредитлар түгел, ә ярдәм буларак берникадәр күләмдә акча бирелсә, әйбәт булыр иде. Яшь гаиләләрнең яшәргә урыннары булмавы да борчый. Ипотекага фବтир алучыларның го¬мерләре күп вакыт кредит богавында үтә. Озак елларга сузылган шушы богауның кысуына чыдый алмыйча, күпме гаиләләр таркала?! Чөнки һәр ай саен түләү вакыты килеп җиткәч: “Ходаем! Тагын кайдан акча алып, кредитымны түлим икән?” - дигән сорау төн йокысын качыра.

Әгәр дә (Аллам сак¬ласын) гаилә башлыгы авырып китсә, хатын-кыз декрет ялында бала тәрбияли торган булса, ни эшләргә? Бала туып, бер мәртәбә алына торган акча гына яшь гаиләне коткарып кала алмый шул инде.

Менә шушындый авырлык¬лар алдан язып үткән на¬чарлыкларның төп сәбәбе булып тора да инде. Тормышта хөкүмәтебез яшьләргә йөз белән борылып, аларга яхшы хезмәт хакы түләнүче эш урыннары булдырылса, яңа йорт төзүчеләргә төзелеш материаллары очсызрак бәягә сатылса, фатир бәяләре түбәнрәк булса һәм башка шуның кебек проблемалар уңай хәл ителсә, дөньяда кайгы-хәсрәт, авырлык¬лар азаер иде дә бит. Яшьләр - алар безнең өметебез, киләчәгебез, шуны онытмасак иде.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 31.10.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»