поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.11.2015 Язмыш

“Көндәшлек турында уйлаганым юк”

Айрат һәм аның командасының ниләр белән шөгыльләнгәнен белсәм дә, моңа кадәр үзе белән аралашырга туры килмәде. Ниһаять, форсат чыкты. Аның Казан егете булуын белгәнгә, әңгәмәбезне “Ни өчен Балтач? Нигә безне сайладың?” ише сораулар белән башладым.

– Минем әни чыгышы белән Шубаннан бит. Дөрес, яшьли күченгәннәр. Әмма авыл белән элемтә өзел­мәде. Мин бала чактан анда кайтырга бик яраттым. Шуңа да автотранспорт техникумын тәмамлагач, мәҗ­бүри эшләргә тиешле өч елны (ул чакта отработка дигән мәҗбүрият бар иде бит – ред.) Шубанда – “Алга” колхозында инженер-меха­ник булып эшләдем. Менә шул елларда Балтачка чын-чынлап ияләндем, кире Казанга китәсе килмәде. Аннан ике ел райпо системасында эшләдем. Дуслар тап­тым, Балтач кызы Резидәгә өйләндем, өй салдым, бер-бер артлы кызыбыз Айсылу, улыбыз Рамазан туды. Шулай итеп чын Балтач кешесенә әйләндем. Эшмә­кәр­леккә кереп китү дә ничектер үзен­нән-үзе килеп чыкты. Запас частьларга кыт­лык зур, ә аларны үзәк­ләштерелгән тәртиптә кайтарып бирү системасы таркалган – менә шушы юнә­лештә эш башладым. Аннан Балтачта газ заправкасы юк иде, аны ачып, берничә ел эчендә 5 меңнән артык машинаны газга көй­ләдек. Бераздан соңгысын калдырырга, запас частьлар алып кайтып сатудан ре­монт-тех­ник хезмәт күр­сәтү эшенә күчәргә туры килде...

Балтачны әйләнеп үтә торган Себер тракты, ягъни Казан – Малмыж юлының Балтач өлешендә, әле ул чакта ялан кыр уртасында җир алганда эшмәкәр егет үзе дә бу урынны тора-бара район­ның иң куәтле оешмалары комплексы булыр дип күзал­ламагандыр. Бү­ген монда нинди генә хезмәт күрсәтү оешмалары юк. Элекке чүплекне бер­сен­нән-берсе мәһабәт, матур биналарга – бөтенесе исәпкә алынган тулы бер комплекс­ка әйлән­дергән Айрат Хәй­руллин биләмә­ләре алар арасында аерылып тора. Дөрес, соңгы елларда көн­дәшләр дә тик ятмый.

– Беләсезме, минем көн­дәшлек турында бөтенләй уйлаганым юк. Кеше ничек эшли, ниләр белән шөгыль­ләнә, нинди бәя куя... – берсе белән дә кызыксынмыйм, мин үземчә эшләргә һәм үзем теләгән әйберләр бе­лән шөгыльләнергә яратам, – ди ул, бу турыда сүз чыккач.

Мисалы да күз алдында гына. Берничә ел элек кенә райондагы иң данлыклы банкет залын әнә, һич жәл­ләмичә, ремонт мастерскоена әйләндереп куйган. Юкса, үзе зур, үзе матур һәм райондагы иң романтик зал буларак, Казаннан тикле кайтып туйлар үткәрәләр иде. “Миңа ул юнәлеш түгел, барыбер ремонт эше якынрак, шуңа да икенчесен киңәйтергә уйладым. Әнә аның янәшәсен­дә запас частьлар кибете салабыз”, – ди ул үзе.

Хәер, беренчесен дә ташлап бетермәгән. Биредә ике банкет залы, ял итәргә те­ләүчеләр өчен махсус җәйге йорт, сауна-бассейн, бер дигән кафе, заман таләп­лә­ренә җавап бирерлек кунак­ханә... – барысы да бар. “Ял” дип исемләнгән әлеге комплекс юлаучылар өчен дә, эш белән командировкага килү­челәр, юби­лей-бәйрәмнәр үт­кәрергә теләүчеләр өчен дә бер дигән урын, кыскасы. Әле бит бассейны, кунак­ханәсе дә районда бердән­бер.

– Мин бу бинаны тө­зегәндә әле Балтачның үзә­гендә ике катлы типовой бинага урнашкан кунакханә эшли иде. Мин аны бетәр дип уйламадым да, нигә япканнардыр, гаҗәп. Файдасы юк дисәң, менә бездә тәүлеклек бәя – 500 сум. Уңайлыклар-шартлар булса да, әнә шундый түбән бәя куйдык. Әмма барыбер кунакханә зыянга эшләми. Эшкә килүчеләр генә түгел, шәһәрдән гаи­ләләре, дуслары белән ял итәргә, ауга кайтучылар бар, туристлар да булып тора. Чит илләр­дән – Америка, Италия, Япо­ниядән дә булып кит­теләр. Шөкер, барысы да канәгать кала, – дип сөйли Айрат. – Коллективым бик әйбәт, аңлашып эшлибез. Шунсыз булмый, гаилә бизнесы бит бу безнең хәзер. Хатыным Резидә кафе-кунак­ханәләр юнәлешендә эшли, авыл хуҗалыгы академия­сенең беренче курсын тәмамлаган улым: “Әти, риза булсаң, читтән торып укуга күчеп, синең янга эшкә кайтыйм әле”, – диде. Каршы килмәдем. Бергә эшлибез. Әгәр бүген бала белән декрет ялында булган кызым да: “Сезнең белән эшлим әле”, – ди икән, аңа да эш табылачак. Әйтәм бит, эшсез торганыбыз юк. Әле хыялда йөргәннәре дә бар.

Теләгән кәсеп итәр, те­ләмәгән сәбәп эзләр, дими, ни дисең...


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 164 | 28.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»