поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.10.2015 Язмыш

Рәшит Сабиров: "Чүпи‑чүпи суырып, кипкән бәрәңге ашап кына өйләнеп булмый шул"

Ни өчен егетләр өйләнергә ашыкмый, буйдакларга гаилә корырга нәрсә комачаулый? Россия Федерациясендә дәүләт Гаилә сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм регионнарны өйрәнү буенча институтның Гаилә һәм демография үзәге, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе белән берлектә, әлеге темага социологик сораштыру уздырырга булган.

Татарстанның 14 районы мисалында, белгечләр бу сорауларга җавап эзләячәк.

Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим, Спаста яшәүче 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге буйдак егетләр арасында аноним сораштыру уздырачаклар. Социологлар нәкъ менә авыл егетләрен өйрәнергә алынганнар. Чөнки статистика буенча, салаларда өйләнмәүчеләр күбрәк икән. Анкетада барлыгы 44 сорау. Беренче өлешендә авылда озак яшисезме, нәрсә белән шөгыльләнәсез, күченеп китәргә уйлыйсызмы, авыл тормышын яхшыртыр өчен нишләргә була дип уйлыйсыз кебек социаль өлкәгә кагылышлы сораулар урын алган. Сораштыруда катнашу мәҗбүри түгел, теләмәгәннәр баш тарта ала.

Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шә­вәлиева:

– Әлеге тикшеренүнең актуальлеге – авыл җирлекләрендә ир-атларның демографик хәлен билгеләү. Шуңа бәйле рәвештә туучылар санын арттыру, үлүчеләр санын киметү буенча потенциаль мөмкинлекләрне өйрәнү, – ди. – Бу буйдакларның санын исәпкә алу түгел, җитди социологик тикшеренү. Сораштыру үткәреп, ирләргә гаилә корырга комачаулаучы, яки, киресенчә, өйләнергә этәрүче сәбәпләрне ачыклаячакбыз. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре 2016 елның башында билгеле булачак.

Соңгы статистик мәгълүматлар буенча, 25‑29 яшьләрдәге мең ир‑атка авыл җирендә барлыгы 832 хатын‑кыз туры килә.

Рамазан Бариев, 40 яшь:

– Нишләп өйләнмим икән соң мин? Белмим, бәлки ирекле тормыш рәхәтрәктер. Башта карьера ясыйсы, фатир мәсьәләсен хәл итәсе килә, бәлки үзеңне бар яктан җитеш итеп хис итә башлагач кына өйләнү турында уйлый башлыйсыңдыр. Ни дисәң дә, барысы да Ходай Тәгалә кулында, димәк, вакыты җитмәгән.

Илназ Сафиуллин, җырчы, 29 яшь:

– Миңа өйләнергә бернәрсә комачауламый. Шулай да иртәгә үк өйләнә алмыйм бит инде, бу бик җитди адым. Ахырдан, башны тотып, ник өйләндем диярлек булмасын дим. Тормышта һәрнәрсәнең дә план белән барганын яратам. Киләчәктә өйләнү дигән изге ниятем бар, әлбәттә. Очрашып йөргән кызым бармы дисезме? Үзегез уйлап карагыз инде, 29 яшьлек егетнең йөргән кызы булмаска мөмкинме?

Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты, 60 яшь:

– Өйләнү – һәркемнең шәхси эше. Теләгән егет өйләнә инде ул. Әнә безнең авылда Заһир абый сугыштан чех кызын алып кайткан иде, Анфиса Әнисәгә әйләнде, ислам динен кабул итте. Егетләрнең өйләнмәвенә экология дә тәэсир итәдер. 1960 елларда ана каз 15 йомырка белән утырса, 15 бәбкәсе дә чыга иде, бүген исә 15 йомырканың ике-өчесеннән генә чыга. Аның да берсе зәгыйфь була. Яшьләр табигатьтән аерыла, ашаганыбыз: икмәк, бәрәңге ничә кат агу белән эшкәртелә, чүпи‑чүпи суырып, кипкән бәрәңге – чипсы ашап кына өйләнеп булмый шул. Экология егетләрнең сәламәтлегенә, дәртенә тәэсир итә.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 29.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»