поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.06.2009 Мәдәният

БИШЕКТӘГЕ БАЛАНЫ БУМЫЙК

Бу юлы "Татар моңы" фестивале турында үз фикерләрен Татарстанның халык артисты Фердинанд СӘЛӘХОВ белдерә.

 

Иртә дә генә торам, юлга чыгам,

Курай кисеп алам камыштан.

Нигә моңлы син дип сорамагыз,

Моңлы бала булдым сагыштан...

 

“Татар моңы” конкурсының йомгаклау  концертларыннан соң:  “Конкурс турында сезнең фикерегез нинди?” – дигән сөаль белән берничә кеше өемә, кәрәзлемә телефон ачтылар. Алар арасында – җыр сәнгатенә катнашы барлар, һәрнәрсәгә каләме белән керергә тырышкан журналистлар, тәнкыйтьчеләр яисә гап-гади тыңлаучылар – татар тамашачысы... “Сиңа ошадымы?”, “Нигә монысы шулай, нигә тегесе тегеләй?”, “Нишләп сез жюрида түгел?” (мин нишләп жюрида булырга тиештер инде?!)  кебек сорауларны еш ишеттем. Кайсына шаярттым, кайсыннан берни күрмәдем, ишетмәдем, дип, котылдым. Күрмәдем, белмәдем дигән җавап алган иптәшләр гафу итсеннәр – мин барыннан да хәбәрдар идем. Фикеремне әлегәчә белгертергә теләмәвем кирелектән дә, битарафлыктан да түгел, минем фикерем кирәкме икән соң дип уйлаудан гына иде. Ничек инде мин – өч дистә елга якын татар җыр сәнгатендә эшләп, аның безгә кадәр килеп җиткән югары дәрәҗәсен төшермәс өчен иҗатның ачы-төчесен булдыра алганча үз җилкәмдә күтәреп, еллар буе илләр-җирләр гизгән кеше – бу изге гамәлле “Татар моңы” фестиваленә битараф була алыйм ди?! Теләсәм дә, булдыра алмас идем. Менә шушы битараф була алмау, интернетта, газета-журналларда басылган фикерләрне укыгач, сөйләшүләрне тыңлагач, үземнең дә фикеремне җиткерүгә өндәде.

 

“Татар моңы” фестивале эзләнүле юлга чыккан икән, димәк, моның сәбәбе бар. Ул сәбәпләр хакында мин шактый уйландым. Татар моңын конкурс уздырып эзләү көненә калдык мени без? Әллә халык татар җырыннан шул кадәр бизгәнме? Радио-телевидениедә җыр сәнгате тиешенчә яктыртылмыймы? Ни генә булса да, оештыручылар бу конкурсны уздыру кирәклеген аңлаганнар икән, матур, якты идеяне хуплыйсы гына кала. Тик фестиваль шаулап-гөрләп узып китүенә шактый гомер узса да, әлеге авыр арбаны җигелеп тарткан иҗатчыларны чеметү, алар кесәсендәге тиеннәрне санау, оештыру комитеты, жюри эшеннән гаеп эзләү туктамады. “Нигә?” дигән сорауга җавап эзли башлагач, ирексездән, бер мәзәк искә төшә.

 

Тәмугъта гөнаһлыларны ике казанга салып кайнаталар икән. Бер казанда  яһүдиләр кайный, казан капкачы ныклап ябылган. Икенче казанда – татарлар, капкач, гомумән, юк. Төп газраил: “Нигә бу казан ачык?” – дип сораган. Учак ягучы газраил: “Монысында татарлар кайный, өскә чыга башласалар, алар бер-берсен ботларыннан тартып төшерә, шуңа капкач кирәкми”, – дип әйткән ди. Чынлыкта да нәкъ шулай: бездә берәр уңай нәрсә эшлик дип берәр хәрәкәт ясасаң, кулга бик оста итеп сугалар. Татар үзе моны барган атның башына сугу дип атый.

 

Монда бит кемнең күпме акча эшләячәге, кемнең җиңәчәге турында борчылганчы, сөенерлек урыннар күп югыйсә.  Бу чара асылда татар җыр сәнгатенә игътибар барлыгын күрсәтү, моңның үлемсезлегенә ышандыру, яшьләрне җыр аркылы дуслаштыру, гомумән, милләтне берләштерүдә бер адым булачак түгелме соң?! Аннан, бу бит чит төбәкләрдәге татарларга Татарстан, Казан белән элемтәне ныгыту, җыр офыкларны киңәйтү дигән сүз дә. Мин чит төбәкләрдә күп йөрим. “Мине, улымны, кызымны тыңлап карагыз әле”, – дип берәр тамашачы сәхнә артына керми калган төбәкне хәтерләмим. Шуңа күрә конкурста катнашырга теләк белдергән күп кенә җырчы, музыкантларны тыңлап, ишетеп белә идем. Кайберәүләренә репертуар сайлаштым, сәхнә киемнәрен сайлауда киңәшләр бирдем. Кайберләренә үз репертуарымнан язмалар да җибәрдем. Безнең өчен Казанда яшәү –  бәрәңге ашау белән бер. Ә сез читтәгеләрнең Казанга киләм дип очына-очына йөрүләрен, репертуар сайлауларын күрсәгез иде! Анда яше-карты татар җыры белән яши. Бәлки Казанга кадәр килеп тә җитә алмас, таланты ул кадәр ачылмас, шулай да күңелгә кергән җыр кире чыгып китми бит ул.

 

Кайбер бәгъзе әгъзаларның конкурста катнашучылар “Гөлҗамал”, “Кара урман”, “Тәфтиләү”ләрне җырлый алмадылар, кемнәргәдер дөрес урын бирелмәде дигән фикерләре миңа кызык тоелды. Бәгырькәйләрем, зур сәхнәдә эшәп, консерватория белеме булып, халык артисты исемен йөртеп тә бу җырларның бер нотасын да җырлый алмаган “зур” артистлар белән эшлим мин. Ул җырларны чын татарча итеп җырлау өчен күп көч һәм табигатьтән (ходайдан) бирелгән сәләт булу шарт. Андыйлар күп була алмый бит инде, бигрәк тә үзешчәннәр арасында. Миңа күп иҗат бәйгеләрендә хөкемдар булырга туры килә. Сара Садыйкова, Рәшит Ваһапов конкурслары,  “Җырлыйк әле”, “Киев сандугачы”, “Иртәнге тургай”… – саный китсәң, чутсыз. Конкурслар барганда мин үземнең дә бәйгеләрдә катнашкан чорымны искә төшерәм. “Татар җыры” халыкара конкурсында ике мәртәбә катнаштым. Беренчесендә халык җыры, татар җырының асылташы исәпләнгән, башкару өчен бик катлаулы, әмма җырчыны үстерә торган “Эскадрон” җырын җырладым. Жюрида утырган бер җырчы ханым ун баллы система белән бәяләгәндә миңа бер балл куйган, ә татар җыр фольклорының атасы, профессор М. Нигъмәтҗанов  – 15 (!) балл. Мин дипломант исемен алдым. Лауреат кем булды диярсез? Егылып китә күрмәгез – Гайфулла Авзалов. Чөнки теге җырчы ханым “Эскадрон”ны радиога ун тапкыр яздырып  карады, сәнгать советы кабул итмәде, язма алтын фондта калырлык түгел диделәр. Ә минем ул җыр алтын фондта берничә вариантта саклана. Мин бу юлларны үземне рәнҗеткәннәргә еллар тузанын туздырып тибеп узар өчен түгел, сезне тынычландырыр өчен язам. Тарих барысын да үз урынына куя ул, иң гадел хөкемдар – вакыт, иң бөек остаз – сәхнә. Шуңа күрә дөрес бәяләмәделәр дип кайгырып утырмагыз. Вакыт барыбер талантны өскә чөеп чыгара ул.

 

Җиңүчеләр исемлегендәгеләрнең күбесенең Салават укучылары булуы да гаҗәрп түгел.  Мин монда бер генә хилафлык та күрмим. Жюри әгъзасы бит ул гына түгел, 15 кеше. Алар да әле нинди шәхесләр: тәҗрибәле, махсус белемле, бүген генә сәхнә, җыр һәм бәйгеләр күргән кешеләр түгел. Алар да үз фикерләрен әйткәннәрдер, уртак фикергә килгәннәрдер. Салаватның укучылары  турында кайгыртуы, аталарча үз җилкәсен куюы бик ошый миңа. Узең укыткан укучы – балаң белән бер. Кайсы ата-ана үз баласын яратмасын да, кулыннан килгәнчә ярдәм итмәс икән?!  Үзе белгән дәрәҗәдә өйрәткән, мөмкин кадәр булышкан, кайгырткан икән, рәхмәт кенә. Үз остазым –профессор Зөләйха Хисмәттулина әгәр вакытында мине кулымнан җитәкләп табибтан-табибка йөртмәсә, мин күптән бу дөньяда булмас идем. Зөләйха  Гатаулловна минем өчен ниләр генә эшләмәде дә, кемнәрнең генә каршына барып, ялварулы үтенечләрне белгертмәде, мәрхүмәкәем... Мин аны җәннәтәдер, оҗмах кошыдыр дип беләм. Профессор Салават Фәтхетдинов та бүген үзенең игелекләре өчен кемнәрдәндер әр-хур ишетсә дә, киләчәктә бер генә шәкерт килеп рәхмәт әйтсә, бәхетле остаз булыр. Нинди профессор инде ул дияләр икән, монысы – Салават проблемасы түгел, аны профессор иткәннәрнең зур проблемасы, аларның башы авыртсын.

 

Конкурсның “эш аты” – Вил Усманов. Вил кебек сәхнәдә дә, көрәш мәйданында да бил алышып, беренче булып кала белүчеләр бик аз. Вил тырыш, эзләнүчән җырчы. Бер урында тормый. Аның конкурс директоры итеп сайлануы да юктан түгел. Чөнки ул үзеннән өлеш, яңалык кертерлек кеше.   

 

“Татар моңы” конкурсы игътибар үзәгенә яшәде. Игътибарларын күпләр “чеметеп узу” белән белгертергә тырышты. Интернетта да, газета-журнал битләрендә дә үткен каләмле журналистларның саллы язма-фикерләре басылды, радио-телевидениедә сөйләшүләр күп булды. Тик акыллы, эшлекле, профессиональ киңәш биргән бер генә язма да укымадым мин. Язучыларның сәләтләре җитмәгәнме, аңлап бетермәгәннәрме, әллә эшнең нидә икәнен аңларга да тырышмаганнармы, максатлары башка булганмы – белмәссең. Аңлар өчен, акыллы киңәш бирү өчен бу зур масштаблы эшне башкарып чыгарга үзеңә алынырга кирәк шул. Курку белмәс олы йөрәгең, бик зур уйлау сәләтең булу кирәк.

 

Нигә без шундый тар күңелле, гел рәнҗетергә, тәнкыйтьләргә, тырнак астыннан кер эзләргә генә омтылган кешеләр икән? “Татар моңы” конкурсы оештырылу турында сүз чыккач, бездә барган конкурс-фестивальләрне санаучылар артып китте. Рәшит Ваһапов фестивале бар, Илһам Шакиров фестивале бар, “Татар җыры” бар, имеш... Тагын бер конкурсның нигә кирәге бар... Имеш, тагын бер бәйге уздырабыз икән, тегесенең дәрәҗәсе төшә. Бер шәхесне зурласак, икенчесе кечерәя.  Саф татарча әйткәндә – “чушь!” – буш сүзләр.  Милләт шәхесләрне зурлап кына үсә, башка милләтләр арасында үз урынын нык тота, горур була ала. “Татар җыры”, “Татар моңы”, Р. Ваһапов фестивале – нинди аерма?! Барысы да милләткә, халыкка, аның җанын-моңын-җырын сакларга омтылуга бер чара. Чын татар җырын, моңын имгәтми, җимерми, кирәклегенә төшенеп, йөрәгенә төреп җырлый белерлек сәләтле алмашчылар эзләп табу, аларны югалтмый үстерү, халыкка хезмәт иттерүгә өндәү бит ул.

 

Урысларда Чайковский, Глинка конкурслары дөнья яулый. Икесе дә урыс композиторлары. Бер генә урыс матбугаты да нәрсәгә кирәк бу Чайковский фестивале, Глинкасы бар бит яки Глинка булганда, Чайковский фестиваленнән ни файда дип язмый. Бөтен дөнья бу конкурсларда катнашуны зур мәртәбә дип саный. Ә без инде конкурс борынлаган көннән чукый башладык, бишектә чакта ук баланы будык. Безнеңчә, Чайковскийны зурлаганнан Глинкасы елап утыра дип килеп чыкты. Нинди наданлык! Без үзебезнең алфавитыбызны да саклый да, кире кайтара да алмадык. Булмады дип селәгәй агызып кына утырдык. Җырыбызны саклауга алынган игелекле адәмнәрнең идеяләрен буарга тырышмыйча ярдәм итик, акыллы киңәш, төпле фикер, туганнарча кайгыртучанлык белән булышыйк. Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы, Президентның мәдәниятне саклау фонды, “Яңа гасыр” телевидениесе, «Салават» җыр театры үзенең зур (бәяләү – киләчәк эше) эшен башкарды. Киләчәктә ул үсәр, киңәер, тәҗрибә туплар дип уйлыйм.

 

Һәр заман үз җырын, үз җырчысын тудыра. Минем буын Илһам Шакиров иҗатына мөкиббән китеп, шул булырга тырышып җырлап яшәде. Без барыбыз да консерватория бусагасына Илһам булырга дип килдек. Соңыннан гына үз шәхесебезне эзләргә, табарга тиешлегебезне аңладык. Аңламыйча, Илһам Шакиров булырга теләп җырлап йөрүчеләре дә калды. Алай яшәү – кеше кабыгында калу ул. Баш ватасы юк, начар дубликат булып кына йөрисең. “Татар моңы” конкурсы дубликатлар әзерләмәс, җыр сәнгатендә үз моңы белән җуелмас эзен калдырыр үз Илһамнарын эзләп табар, үстерер дип өмет итик.


Фердинанд СӘЛӘХОВ
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»