поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.10.2015 Милләт

"Түбәтәй" фаст-фудын ачучы Солтан белән ӘҢГӘМӘ

Июньдә Казанда «Түбәтәй» татар халык ашлары сатучы мобиль киосклар күренә башлады. Аларны ачу турында “Бердәмлек”тә дә, Татарстан матбугатында да, интернет-сайтларда да сүз күп булды инде. Бу проект хуҗаларының берсе - Камышлы егете Солтан Сафин булып чыкты.

Казан университетының беренче курс студентлары Солтан Сафин, Азат Нәҗметдинов һәм Айнур Камалиев, Татарстан башкаласы Казанда токмач ашарга тилмереп йөри торгач, тиз ашау өчен милли аш кафелары челтәре булдыру турында идея белән кабынып китәләр. Алар америкалыларның фаст-фуд ашамлыклары сату үрнәген кулланышка алып, татар бизәкләре төшерелгән тартмаларга өлеш, өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, чәкчәк, шулпа, үлән чәе яисә кофе салып сатарга мөмкин, дигән фикергә киләләр. Ләкин “Әкият тиз сөйләнсә дә, ниятләнгән эш озаграк эшләнә”, ди рус халык мәкале.

Шушы вакыт эчендә дуслар укуларын тәмамлыйлар. Казан университетының геология факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган Солтан Сафин Согуд Гарәбстанындагы Король Абдалла исемендәге Технология университетына кереп укуын дәвам итә. Ул бу адымын Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән җирләрдә яшәп карыйсы, ислам дине гыйлемен тирәнрәк өйрәнәсе, бөтендөнья студентларының белем дәрәҗәсенә үсү теләге белән аңлата.

King Abdulla h University of Science and Technology (KAUST) дип аталган бу уку йортында укыган чорда Согуд Гарәбстанының милли нефть компаниясе Солтанга кызыклы эш тәкъдим итә һәм егет аны кире какмый, бер ел шушы белгечлеге буенча эшләп, тәҗрибә туплый.
Ләкин Казанда татар ашлары сату челтәрен булдыру идеясе дә җанга тынычлык бирми бит әле. Казанда һәм Гарәбстанда алган белемен файдаланып, Солтан бизнес-план эшләп чыгара. Көн саен диярлек скайп аша дуслары белән элемтәгә кереп, ниятләнгән эшне эзлекле рәвештә алга таба алып баралар алар. Кайчандыр һавада эленеп торган идея теләктәшлек, конкрет эшләр белән үрелеп, тормышка ашырылырдай башлангыч булып җитешә. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та моны хуплап, яшьләргә “яшел” юл ача, шуннан соң татарның олпат егетләре дә эшкә җигелә.

Шулай “Ядран-Ойл” нефть сату компаниясе “Түбәтәй” челтәренең төп инвесторы булырга теләк белдерә. Аның җитәкчесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов “Бизнес-onlinе” газетасына: “Татар милли ашлары челтәре булдырырга омтылучы бу проектны игътибарсыз калдыра алмадык инде. Бүгенге тормыш зур тизлек белән үтә. Эш көне заяга үтмәсен өчен халык аяк өсте генә капкалап алырга өйрәнде. Шуңа күрә бу проектны вакытлы, тормышчан һәм шул ук вакытта ватанпәрвәрлек хисе уятучан, дип исәплим. Ашамлык сату эше гомер-гомергә үзен аклап килде. Бу проектка 15 - 20 миллион сум акча биреп, аның отышлы бизнеска әверелүенә ышанабыз”, - дип сөйләгән.

Проектны тормышка ашыру вакыты да уңышлы килеп чыга. Быелгы җәйдә Казанда йөзү буенча дөнья чемпионаты, Сабан туе, бадминтон, футбол турнирлары, Республика көне, Болгар җые¬ны һәм башка бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның һәр¬берсендә халыкка “Түбәтәй” киоск¬лары хезмәт күрсәтә, алар янында халык һәрвакыт гөж килә.

«В Контакте» (vk.com) cоциаль челтәрендә Солтан Сафин “Түбәтәй” төркеме булдырган һәм анда стационар киоскларның кайда урнашуы, мобиль киоскларның кайчан нинди чарада катнашачагы турында язып бара. Социаль пәрәвездәге халык та “Түбәтәй” эшен һәрдаим күзәтеп, бәя биреп тора. Менә Гүзәл Әхмәтова исемле кыз: “Беренче тапкыр ашап карадым. Көтелгәннән дә тәмлерәк. Маладислар! Ләкин сатучыларыгыз, ачык йөзле булсалар да, бик әкрен эш¬лиләр әле”, - дип үзенең фикерен язган. Шундый язмалар җитәкчеләргә кирәк тә инде. Кемнең нәрсәгә сәләтле булуын сынап, өлгер һәм оста пешекчеләрне, уңган сатучыларны сайлап алмасаң, эш уңышлы булмаячак, әлбәттә. Оешманың бертуктаусыз үсеш юлында булып, бик күп яшьләрне эш белән тәэмин итүе дә уңай күренеш.

Шушы көннәрдә Татарстанның “Лукойл” автозаправкаларында да “Түбәтәй” ризыклары сатыла башлаган. Тәүлек әйләнәсендә юлчылар биредә яңа пешкән өчпочмак һәм чәкчәк белән кайнар кофе эчеп ял итә алачаклар. Татарстанның башка шәһәрләрендә дә, Идел буе регионында да, хәтта франшиза буенча сатылып, чит илләрдә дә таныла башлар, дип план коралар оештыручылар. Булмас димә. Камышлы районы әледән-әле илгә танылган спортчылар, шагыйрьләр, артистлар биреп тора бит. Солтан Сафин да үзенең матур исемен аклап, Казан якларында эшмәкәрлек итә белүе белән танылыр, Аллаһы теләсә.



Хәбәрчебез Казанда шундый зур эш җәелдереп җибәргән якташыбыз Солтан Сафин белән элемтәгә кереп, үзе турында һәм киләчәккә планнары турында сорашты.

- Солтан, сез моннан бер ел элек “Самар татарлары” журналына биргән интервьюда Согуд Гарәбстаны турында: “Мин аның башка ил генә түгел, башка дөнья булуын һич тә көтмәгән идем” дип әйткән идегез. “Башка дөнья” Сезне нәрсә белән баетты?

- Әйе, бу чыннан да шулай. Бу “башка дөнья”ның Согуд Гарәбстанына гына хас тарихи һәм географик үзенчәлеге дә, пәйгамбәребез туган изге җирдә яшәүче кешеләр дә бөтенләй башка кебек тоела. Башка тизлектә, башка кыйммәтләр һәм мә¬шәкатьләр белән яшиләр анда.
Кызыл диңгез буенда урнашкан һәм үзенең архитектура¬сы белән дан тоткан әйдәп баручы халыкара университетта уку вакытында тормышымны яңача җайлап җибәрү мөм¬кинлеге туды. Биредә дөньяның иң яхшы һәм иң күренекле галимнәре укыта, Европа, АКШ, Африка, Россия, Якын Көнчыгыш, Азия, Австралия кебек 80 илдән килгән яшьләр гыйлем эсти. Шулар арасында яшәү төрле милләт халыкларының телләренә, мәдәниятләренә, гореф-га¬дәт¬ләренә ихтирам белән карарга, дипломатлы, толерантлы, стратегик рәвештә фикер йөртүче булырга өйрәтте. Хәзер инде үземне Камышлы татары гына түгел, Җир планетасында яшәүче кеше дип хис итәм.

Мин генә түгел, шул университетта укучы башка егетләр-кызлар да шундый фикердә. Җирнең кайсы почмагына очсак та, үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, тик декорацияләр генә үзгәрә кебек.

- Сез бит анда эшләп тә карадыгыз бугай? Ник соң шул дәрәҗәле эш¬тә калмадыгыз, ә Казанга кайттыгыз? Моны ничек аңлап була: элек сайланган профессиядән күңелегез кайттымы, туган илне сөю хисе көчлерәк булып чыктымы әллә үз-үзегезне яңа эштә сынап карарга теләдегезме?

- Бик тирән казыйсыз әле, Эльмира апа. Бу сорауга җавап бер мәгънәле генә була алмый, чөнки монда берничә сәбәп бар. Минем сайлап алган профессиядән яисә алдыма куелган бурычтан кире кайта торган гадәтем юк. Төрле эштән яисә укудан алган тәҗ¬рибә миңа Ходай Тәгалә тарафыннан бирелә һәм ул киләчәктә, һичшиксез, миңа кирәк булып чыгачак, дип саныйм.

“Ник соң әле бу егет биш ел буе Казан университетының геология факультетында, аннары тагын ике ел буе чит илдә ыштан туздырып йөрде икән? Өчпочмак сату өчен бу хәтле белем кирәкмәстер бит”, - дип уйлыйлардыр кайберәүләр. Ә минем фикеремчә, университетта уку - яшь кешенең дөньяны танып белү, үзаңы үсү, рухи кыйммәтләре формалашу чоры. Мин геологияне дә, нефть һәм газ чыгару эшен дә бик яратам һәм бу юнәлештә үсүемне туктатмаска уйлыйм.

Ләкин туган илемә башка өлкәдә файда китерә алам икән, димәк, бөтен көчемне шуңа багышларга тиешмен. Миңа кадәр милли татар ашлары брендын булдыру эшенә беркем дә алынмады бит әле, ә без аны башкарып чыгарга булдык. Ә нефть белән газ миннән беркая да китмәс әле, дип уйлыйм.

- Менә көз дә җитте. Ә чебешләрне, билгеле булганча, көзен саныйлар. Милли ашамлык җитештереп сату керем китерә башладымы соң инде? Үсеш бармы? Ка¬занлылар сезнең өчпоч¬макларны яраттымы?

- Иң мөһиме, чемпионат вакытында Казан кунаклары тук һәм канәгать иде. Ә күпме кызыклы очрашуларга юлыгырга туры килде! Спорт министры Виталий Мутко белән танышу гына да ни тора! Без бит аңа түбәтәй бүләк иттек, ә ул аны шундук киеп тә алды. Республика башлыклары да безнең эшебезне хуплап каршылады, уңышлар теләп, теләктәшлек вәгъдә итте.

Кимчелекләр дә бардыр ин¬де, без бит әле яңа эшкә өйрәнеп киләбез генә. Ләкин максатыбыз зурдан: тәмле татар ашлары белән бөтен дөньяны яулап алу. Безгә кадәр тиз ашау өчен милли ашлар тәкъдим итүче юк иде бит әле.

- Сез Камышлыда яшәүче оста пешекчеләрнең өйләренә барып рецептлар сорап йөргәнсез, дип ишеттек. Кемнәр сезгә ярдәм итте?

- Әйе, рецептлар эзләү буенча бик зур эш башкардык. Без бит татар ашлары брендын булдыру белән генә түгел, татар кухнясын яңа дәрәҗәгә күтәрү белән дә шөгыльләнәбез. Аның тәме дә, сыйфаты да өйдәге кебек, ә сатып алучыга күрсәтелә торган хезмәт иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип саныйбыз.

Сер итеп әйтәм, рецептларны Камышлы буенча гына түгел, Татарстан авыллары һәм Казан буйлап та эзләп йөрдек. Тәмле рецептлар белгән та¬тарлар аларны интернет аша да җи-бәргәләделәр. Та¬тар¬станның элеккеге президенты Минтимер Шәймиев та безгә үзе яраткан бер рецептны тәкъдим итте. Тиздән ул ашамлык та “Түбәтәй” киоск¬ларында сатыла башлаячак.

- Дүренче ай инде дусларыгыз Айнур Камалиев һәм Азат Нәҗметдинов белән уртак эш алып барасыз. Идеягез уртак булса да, кемдер җитәкче, ә кемдер аның кулы астында эшли торган кеше булырга тиеш. Ышанычлы егетләрме соң алар? Хәзерге сериаллардагы кебек бизнесны бүлә башларга туры килмәсме?

- Бу сорауны бирүче беренче кеше түгел сез. Күпләр дуслар белән эш башлау яхшыга түгел, дип әйтәләр. Ләкин әлегә барысы да, тьфу-тьфу, әйбәт. Без дусларым белән үзебездән калырлык файдалы эш башкарырга ният иттек һәм хыялыбызны тормышка ашыру өчен барысын да эшләргә әзер.

- Киләчәккә нинди хыяллар белән яшисез?

- Үз алдыбызга югары максатлар кую, һәм курыкмыйча аларны тормышка ашыру.


---
Бердәмлек
№ --- | 29.10.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»