поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.10.2015 Җәмгыять

Модельер Римма Аллямова гаиләсе турында язма (ФОТО)

Күпкырлышәхесләр белән аралашуы, әңгәмә коруы бигрәк кызыклы һәм күңелле. Ә инде тулаем бер гаилә шундый шәхесләрдән торса, бу икеләтә кызыклы. Менә Пильна районы Сафаҗай авылында яшәүче Аллямовлар гаиләсе нәкъ шундыйларның берсе. Бу интеллигент гаиләнең иң беренче чиратта кызлары Римма белән танышырга туры килгән иде.

Ул чакта Римма әлдә мәктәп укучысы гына иде һәм Мәдәнәдә узган КВМда (Клуб веселых мусульман) беренче тапкыр аны күреп, Сафаҗай мәктәбе командасының капитаны булган бу тапкыр, чая кызга ихластан сокланган идем. Соңрак аның әнисе, Сафаҗай мәктәбе директорының уку-укыту буенча урынбасары Роза ханым белән эш буенча танышып, аралаша башладык. Энергиясе ташып торган, белемле, югары эрудицияле бу ханым белән күбрәк телефон аша гына аралашсак та, миндә күптән инде аның белән якыннанрак танышып, аның хакында язып чыгу теләге туган иде. Ниһаять, Алладан вакыт җитте, күрәсең, Аллямовларның гаиләләре турында язарга булдым.
 
Язманы ерак 1973 елдан башлыйк – нәкъ шул елда үзе дә роза гөле кебек матур Роза Арча педучилищесын тәмамлап, юллама буенча Красный Остров мәктәбенә килә һәм өч ел башлангыч классларга белем бирә. Ул еллардагы мәктәп коллективын Роза ханым зур җылылык белән искә ала, бигрәк тә остазы Зөһрә апа Сөләйманованы. Әлбәттә, бу матур, чая кызга Краснай егетләре дә сок- лана һәм берсен сайлап алып, очраша да башлыйлар. Әмма туган авылы Сафаҗайда да аңа күз атып йөрүче егетләр була һәм берсе, Мөхәммәт исемлесе, иң тәвәккәл булып чыга – ничек итсә итә, Розаны үзенә карата. Шулай итеп, 1976 елның карлы-буранлы февраль аенда алар гаилә коралар. Уку елы уртасында Роза классын ташлап китми, елны тәмамлап кына туган авылына кайта һәм шул ук елның 1 сентябреннән җирле мәктәптә рус телен укыта башлый. Педучилищены тәмамлау көенә ул Казан педагогия институтына читтән торып укырга кергән була һәм инде Сафаҗай мәктәбендә укытканда аны тәмамлый. Бу бар яктан да батыр ханым барысына да өлгерә – укуында да гел алдынгы, мәктәптә дә җиң сызганып эшли, өйгә кичкә табан гына кайтса да, өй эшләренә дә өлгерә.
 
Мөхәммәт әфәндегә килгәндә, ул шулай ук югары белемле белгеч – Казан ветеринария академиясен уңышлы тәмамлап, җирле колхозда озак еллар маллар табибы булып эшли, кул астындагы ике фельдшер белән меңләгән мал-туарны дәвалап-карап торалар. Шулай айлар-еллар үтә, яшь гаилә башка чыга. Икесе дә яшь белгеч буларак, аларга торак итеп балалар бакчасы бинасын бирәләр. “Ул бик зур бина иде, аның күп өлешләрен күрше- ләргә дә сүтеп алып бирдек соңрак”, - ди Роза ханым. Тик тормыш аларга зур сынау әзерли – җиде ел балалары булмый. Әлбәттә, икесе дә пошына бу хәлгә, әмма бер-берсен гаепләмиләр, түзем булып, аңлашып яшиләр һәм, ниһаять,1983 елда Ходайның бүләге булып Алсулары дөньяга аваз сала. Гаилә тормышы түгәрәкләнә, күңелле мәшәкатьләр белән көн үткәнне дә сизмиләр. Алсу ай үскәнне көн үсә, әти-әнисен гел шатландырып тора. Аңа дүрт яшь тулгач, сеңелкәше Римма туа. Хәзер инде ике бала белән өй эче шау-гөр килә, әти-әниләренең куанычлары эчләренә сыймый. Әмма ир кешегә бит малай кирәк, һәм Ходай Тәгалә аларга җиде ел түзем булганнары өчендер инде бу бүләкне дә бирә – 1990 елда уллары Рәмис туа. Бу вакытта инде алар зур йорт җиткереп чыгалар.
 
Аллямовлар бик тырыш, максатчан кешеләр, ирешкәнгә риза булып яшәмиләр, гел алга омтылалар, замана белән бергә атлыйлар. Шуңа да үзгәртеп кору җилләре исә башлауга Мөхәммәт ага фермерчылык белән шөгыльләнә башлый, уңышларга ирешә. Әле дә җирләре бар, уңышлары да ярыйсы. Бизнес белән дә шөгыльләнә гаилә башлыгы. “Без беркайчан да байлык артыннан кумадык, әмма юклык та күрмәдек, тырыштык, эшләдек, бар тапкан малыбыз хәләл”, - ди Роза ханым. Ул үзе 40 ел мәктәптә хезмәт итә, шуның 20 елын директорның уку-укыту буенча урынбасары булып. Ә завуч эшенең күплеген үзләре шул вазифаны башкарганнар гына белә, бигрәк тә берничә йөз укучы, зур коллектив булган мәктәптә. Эшне дә бит төрлечә башкарып була – миннән китсен, иясенә җитсен, дип эшләүчеләр дә юк түгел, җиренә җиткереп, җаны- тәне белән башкарып чыгучылар да бар. Роза ханым соңгыларыннан – һөнәрен бик яратканга ул аны бар күңелен куеп башкара, балаларга белем белән беррәттән җан җылысын да кызганмый. Укыту системасында яңа алымнарны куллана, үзаңын, белемен үстерү өстендә даими эшли. Гел алга омтылып, һәр эштә дә беренче булырга тырыша, шуңадыр да ирешкән уңышлары сокланырлык – югары профессиональ категория ала, “Россия Федерациясе гомуми мәгарифенең хөрмәтле хезмәткәре” исеменә ия булып, медаль белән бүләкләнә, ә инде Рәхмәт хатлары, грамоталарының исәбе-хисабы юк, арада мәгариф министрлыгыныкы да бар.
 
Президент грантына да ул беренчеләрдән булып ия була. Әлбәттә, аның бу уңышларында гомерлек юлдашы Мөхәммәтнең дә өлеше бар. Яныңда аңлаучан, ярдәм кулы сузарга әзер булучы якын кешең булганда гына зур үрләрне яулап була. Роза ханым белән Мөхәммәт әфәнде дә бер- берсенә таяныч булып, иңне-иңгә куеп, аңлашып, бер-бересен ихтирам итеп яшиләр. “Хатын-кыз бит ул йөзек кашы, әмма тиешле итеп кырлап шомартылса гына (огранка булса) ялтырап, тирә-якка нурын сибә”, - ди Роза ханым. Димәк, Мөхәммәте аны матур итеп кырлап шомарткан һәм шуңа да Роза ханымның нурлы йөзеннән елмаю бер дә төшми. Кызганычка каршы, без барган көнне гаилә башлыгы эш буенча сәфәргә киткән иде, аның белән сөйләшә алмадык. Әмма үткән елда бер мәдәни чарада танышып, бераз аралашырга туры килде – бик зирәк, акыллы, белемле кеше ул. Кыскасы, искиткеч кызыклы әңгәмәдәш, теләсә нинди темага сөйләшеп була аның белән.
 
Мондый акыллы әти-әнинең балаларының да бүтән булуы мөмкин түгел – өчесе дә мәктәптә гел бишлегә укыйлар, мәктәп тормышында актив катнашалар. Алсу мәктәпне көмеш, Римма алтын медальгә тәмамлыйлар. “Рәмис тә медаль алырдый иде, әмма үзем бераз комачауладым, балаларын гел яклый дигән сүзне ишетәсем килмәде”, - ди Роза ханым. Менә бит, кеше сүзеннән курку безнең канга сеңгән күрәм. Хәзер балалар өчесе дә Мәскәүдә яши, Алсу белән Римма икешәр югары белем алганнар, беренче дипломнары кызыл, әлбәттә. Рәмис тә югары белем алып, шәһәрнең төзү департаментында эшли, шулай ук апаларыннан калышмый, икенче югары белем ала. Алсу да дәрәҗәле урында эшли, хәзер улы Камил белән декрет ялында утыра, ә Риммага килгәндә, без аның турында газета битләрендә даими яза киләбез. Ул мәктәп елларындагы кебек өлгер, актив кыз, инглиз телен шомартыр өчен Оксфордка да барып укыды, Кембридж сертификатын да алырга өлгерде. Киемнәр сата торган кибетләр челтәре дә ачты, “Рimma Аllyamovа” бренды астындагы кибетләр Мәскәүдән гайре Казанда, Алма-Атада, Махачкалада да эшли. Ул модельларны үзе уйлап таба, мөселман киеменә басым ясый төшә. Хәзер бу тиктормас кыз аспирантурада укый, ә күптән түгел тормышында иң бәхетле вакыйга булды – сентябрьдә генә сөйгәне Марат белән гаилә кордылар. Без бу яшь парга зур бәхетләр телибез.
 
Менә шундый бар яктан да булдыклы Аллямовларның балалары. Аларның уңышларында, һичшиксез, әти-әниләренең өлеше зур – алар үрнәгендә шулай булдыклы, батыр булып үскәннәр.
 
 
Алсуның никах туенда
 
“Балаларыбыз – горурлыгыбыз, бүгенгә йөзебезгә кызыллык китергәннәре юк, гел шатландырып кына торалар”, - дип сөйләде әниләре Роза ханым. Мондый акыллы балалар тәрбияләүнең сере дә бардыр, уртаклашсагыз иде, дигәч: “Бернинди дә сер юк, беренче чиратта, без аларны хезмәт белән тәрбияләдек – һәр эшне дә бергәләшеп башкара идек. Аннары рухи тәрбиягә өстенлек бирдек – кирәкле китапларга, төрле әсбапларга акча кызганмадык, компьютерлар чыга башлагач ук сатып алдык аны, авылда иң беренче интернет куйдырдык, шуңадыр да алар бар яктан да үсеш алып үстеләр. Әлбәттә, олыларны ихтирам итәргә, кемне дә кыерсытмаска өйрәттек, барча мавыгулары белән шөгыльләнергә, үз фикерләрен ачык белдерергә мөмкинлек бирдек, шәхес булып формалашырга комачауламадык”, - дип җавап бирде әниләре. Аның педагог булуы да балалар тәрбияләүдә зур роль уйнагандыр. Ник дисәң дә, укытучы балаларына бит укуы җиңел түгел – һәр адымнары күз алдында, алардан сорау да икеләтә.
 
Менә шулай тормыш торып, балалар үстереп дүрт дистә елга вакыт узган инде, февральдә Аллямовларның гаилә коруларына 40 ел тула. Мөхәммәт агай әле дә фермерчылык белән дә, бизнес белән дә шөгыльләнә, ә Роза ханымның эштән киткәненә өченче ел инде. “Җитәр, эшләдем, вакытында китә белү дә кирәк”, - ди ул. Ул өйдә дә тик утырмый, бигрәк уңган хуҗабикә, пөхтә өй эче тулы гөлләр, аш-суны телеңне йотарлык итеп тәмле пешерә, зур бакчада күп итеп яшелчә үстерәләр. Ике теплицалары да бар, берсендә әле дә помидорлары кызарып утыра. Кышка да төрле кайнатмаларны, салатларны күпләп әзерли, подвалдагы запаслары ярты авылга җитәрлек – йөзәрләгән банка, яшелчә өем-өем. “Мин салатларны үз рецептларым буенча эшлим – бераз улсын, бераз бусын салам дигәндәй, тәмле генә килеп чыга”, - дип көлде Роза ханым. Орлыклар да ул үзе эшләп, рассадаларны үстерә. Бакчаларының зурлыгын күрсәң, исең китәр, аны тәртиптә тотар өчен бер керми эшләргә кирәк. Әмма бергәләп башкарганга, эшләре гөрли, балалары да килгәндә булыша. Өй эченең ялт иткән булуы, кергәч үк тәмле аш исләре борынны кытыклавы хуҗабикәнең казанышы булса, абзар-кураларның төзеклеге, андагы тәртип Мөхәммәт аганың тырышлык нәтиҗәсе. Ә азбарлары аларның искиткеч – зур, чиста, барысы да уйлап, җиренә җиткереп эшләнгән, ял итүне дә онытмаганнар – махсус шашлык кыздыру, уха пешерү җайланмалары сокландыргыч, бакчадагы җәйге беседкага керсәң, чыгасы килми. Уха дигәннән, Роза ханымның яраткан шөгыльләренең берсе – балык тоту. Балалар кечкенә чакта аларны ияртеп йөри булган, хәзер дә әле баргалый икән балыкка. Талантлы кеше бар яктан да талантлы – бу әйтем Аллямовлар гаиләсенең һәр әгъзасына туры килә. Кияүләре Ринат белән Марат та бигрәк укымышлы, акыллы, зирәк балалар, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр – Ринат салым салу инспекторы, Марат юрист, фәннәр кандидаты. Ә инде әлегә бердәнбер оныклары Камил гаиләнең иң яраткан, иң шатландырган әгъзасы, әби белән бабай аны яратып туя алмый, әти-әнисе белән кайтканын түземсезлек белән көтәләр, ә инде түзәрлекләре калмаса, үзләре башкалага барып киләләр.
 

Римма белән Марат
 
Менә шундый бер карашка гади, әмма бүтәннәрдән аермалы гаилә яши Сафаҗайда. Алар соклану һәм горурлану хисе уята һәрберебездә, шул хисләр катыш ак көнләшү хисе дә барлыкка килә. Шундый үрнәк гаиләләр татар авылының, безнең милләтнең тоткасы. Аллямовларның балаларының әлегә тормышлары- ның башы гына һәм алар турында алда язарбыз дип уйлыйм, бигрәк тә Римма турында. Ә әлегә күпкырлы асылташны хәтерләткән бу гаиләгә уңышлар, бала-онык шатлыгы, парлы озын гомер теләп калабыз.
 
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 29.10.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»