|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2015 Мәдәният
Казанда туып-үскән язучы 2 миллион сумлык премиягә лаек булганКазанда туып-үскән Гүзәл Яхина үзенең "Зөлайха күзләрен ача" романы белән "XXI гасыр" номинациясендә "Ясная Поляна" әдәби премия лауреаты булган. Статуэтка белән дипломны лауреатка Россия Федерациясенең мәдәният министры Владимир Мединский үзе тапшырган. Чыгышы белән Казаннан булган якташыбыз үзенең дебют романында кулак исеме күтәреп читкә сөрелгән татар халкын, үткән гасырның авыр 30нчы еллары чорын тасвирлый. Әсәрдә төп геройның - гади татар авылы хатыны Зөлайханың да, башка бик күпләр кебек үк Себергә сөрелүе, шунда бик авыр шартларда көн күрергә, ничек тә җан асрарга тырышуы сурәтләнә.
Әлеге романы белән Гүзәл Яхина "Большая книга" һәм "Русский Букер" әдәби премияләр финалистлары арасына да чыкккан. Ә иң сөендергәне, якташыбызга акчалата 2 миллион сумлык бүләк тә ясаганнар!
"XXI гасыр" номинациясенең миллион сумлык приз фонды шулай ук финалистлар арасында бүленәчәк. Бу исемлектә Яхинадан кала Александр Григоренко, Борис Евсеев, Данила Зайцев, Радецкая Елена һәм Роман Сенчин кебек исемнәр бар.
Чыганак: http://tass.ru/kultura/2385293
--- |
Иң күп укылган
|