поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.10.2015 Җәмгыять

Мәктәп фотоальбомында даун синдромлы кызның фотосы булуга ата-аналар каршы чыккан

Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган гадәттән тыш хәл күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Социаль челтәрләрдә дә бу темага халык актив рәвештә үз фикерен җиткерә.

Дүртенче сыйныф укучылары мәктәп фотоальбомнарында даун синдромлы кызның фотосы булуга канәгатьсезлек белдерәләр. Янәсе, ул бала мәктәп альбомын ямьсезли.

Бу 7 яшьлек даун синдромлы кыз дүртенче сыйныф укучылары арасына ничек килеп эләккән соң? Ул – әлеге сыйныфның класс җитәкчесе кызы. Моңа кадәр укытучының физик яктан сәламәтлеге чикле кызын няня карап торган, ул эштән киткәч, баланы куярга урын тапмаган укытучы кызын үзе белән мәктәпкә алып килә башлаган. Дәресләр вакытында кыз тыныч кына ахыргы партада утырып торган. Кайберәүләр моны һич кенә дә өнәп бетермәгән. Югыйсә, әлеге мәктәп инклюзив белем бирү йорты булып санала. Инклюзив, димәк, инвалидларны социумга тарту, аларга башкалар кебек ук шартлар тудыру дигән мәгънәдә. Ягъни монда физик яктан сәламәтлеге чикләнгән балалар да белем алырга хокуклы. Мәктәп бинасында инвалидлар өчен махсус пандуслар, җайланмалар да каралган.

Сыйныф җыелып фотога төшкәндә, класс җитәкчесе фотографтан үз кызын да төшерүен үтенгән. Ләкин баласының класс альбомына эләгәсен уйламаган да. Ә фотограф исә аңлап бетермәгәнме, башкалар кебек үк елмаеп төшкән кызны дүртенче сыйныф укучылары арасына кертеп, альбом ясаган. Хәзер менә сыйныф ике лагерьга бүленгән. Бер төкем ата-аналар бу вакыйгага тыныч караса, икенчеләре: «Ник ул даун синдромлы бала төшкән альбомны без акча түләп алырга тиеш?» – дип, канәгатьсезлек белдерә.

Әлеге вакыйганы Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов LifeNewsка биргән әңгәмәсендә шәрехләп узган.
– Даун синдромлы кешеләр дә безнең яшәешебезнең бер өлеше икәнне аңларга кирәк. Без гадәти булсак, алар үзенчәлекле кешеләр. Без аларны кайгыртырга тиешбез. Әнә шул сыйфатлары белән кеше аерылып тора да инде, без үзебездән хәлсезрәкләрне кыерсытмыйбыз, киресенчә, аларга ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Әгәр кайбер сәбәпләр аркасында бу даун синдромлы кызның укытучы әнисе эшсез кала икән, аңа бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек аппаратында эш әзер, – ди Павел Астахов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда да инклюзив белем бирү күптән эшләп килә. Хәтта балалар бакчаларында мондый төр төркем­нәр бар.
– Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сәламәт балалар белән бергә авыру балаларның да укуы гадәти хәл булырга тиеш, республиканың күп районнарында махсус интернат мәктәпләр юк, шуңа да даун, ДЦП авырулы балаларның гадәти мәктәпләрдә укуы гаҗәп түгел. Балаларда инвалидларга карата тискәре мөнәсәбәт булмаска тиеш, – дип аңлаттылар министрлыкта. Татарстанда исә медицина тикшерүе узган һәм бары табиб рөхсәте белән генә башкалар белән укырга рөхсәт алган балалар гадәти мәктәпләргә кабул ителә.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, профессор, галим:
– КФУның мин җитәкләгән педагогика кафедрасында да бу мәсьәләгә зур урын бирелә. Инклюзив укуга кагылышлы фәнни тикшерүләр дә алып барабыз, нәтиҗәләр ясыйбыз. Татарстанның бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе тупланган. Бездә, шөкер, даун синдромлы, физик яктан мөмкинлеге чикле балаларга уңай карыйлар. Күп нәрсә тәрбиядән дә килә. Һәр кешенең дә җәмгыятьтә үз урыны булырга, ул үзен башкалар кебек үк тигез хис итәргә тиеш. Алланыкын белеп булмый, сәламәт кеше дә иртәгә инвалидка әйләнергә мөмкин бит.

Рузилә Абдуллина, 162 нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче:

– Бөтен балага да бертигез карарга тиешбез. Әмма бу мәсьәләдә төрле фикерләр бар. Әйтик, физкультура дәресе, ди. Инвалидлар арбасындагы бала, яшьтәшләре йөгереп йөргәндә, үзен ничек хис итәчәк? Үзем психолог буларак, бу баланың күңел кичерешләре өчен борчылам. Ул бит үзен кимсетелгән дип санавы бар. Мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да бер тәрбияче карамагында 20-25ләп бала. Даун синдромлы балаларга аеруча да игътибар кирәк, кайсын күтәрергә дә туры килә. Бер укытучы яки тәрбияче моны ничек булдырсын? Бәлки физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр өчен аерым социаль хезмәткәрләр билгеләргә кирәктер? Инклюзив белем бирү чит илләрдә ничек барганын курслар вакытында күрергә туры килде. Анда чынлап та барысы да җайга салынган, тиешле шартлар тудырылган. Ә бездә бу мәсьәләдә эшлисе эшләр күп әле. Тәрбиячеләрне махсус укытырга кирәк, укыту учреждениеләрендә мондый төр балалар өчен уңайлыклар, әйтик, массаж кабинетлары, лифтлар булдыру да тиештер, бу өлкәдә методик кулланмалар да язылсын иде. Ничек кенә булмасын, һәр бала да белем алырга хокуклы, балалар үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсеннәр, балачаклары бәхеттә узсын.


Рамил МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 27.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»