• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 22 Май Лилия Мингулова
  • 22 Май Фәридә Ишморатова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

27.10.2015 Җәмгыять

Ирләр кая югала?

Хатын-кыз җилкәсендә яшәргә теләүче ирләр саны турындагы Superjob порталы оештырган сораштыру Россиянең барлык мәгълүмат чараларын да йөреп чыкты бугай. Мәскәүнең үзәк матбугаты да, төбәк газеталары да бу темага бәйле үз сораштыруларын үткәрделәр, аналитик язмалар бирделәр. 26 процент ирнең, беркайда да эшләмичә, хатын җилкәсендә утырырга теләве җиңелчә сенсация тудырды һәм бу бер дә гаҗәп түгел.

Бер нәрсәгә игътибар итик: Superjob сораштыруны бары тик гаиләле ирләр арасында гына үткәргән. Ә бит никахларын беркайчан да рәсмиләштерми торган, бер хатын итәгеннән шуып төшеп икенчесенә менеп утырган, аннан соң өченчесенә һәм дүртенчесенә өлгергән сакаллы сабыйларның җәмгыятьтә күпме булуы бөтенләй билгесез. Болар гадәттә альфонс­лар һәм хатын-кыз хисабына көн күрү – аларның бердәнбер шө­гыле. Яисә өйлән­гәннән соң дөньяга бары тик аракы сөреме аша гына карап, үзе эшләмичә, хатынын ике-өч эштә эшләтеп, авыр эштә бил бөгеп кәкрәйгән, сылулыгын һәм чибәрлеген югалткан хатыны ошамый башлагач, аны дөмбәс­ләп алудан да тартынмаган ирләр саны күпме? Газеталарга хатын-кызлардан килгән зарлы хатларның санына карасак, андыйлары да аз булмаска тиеш.
 
Әле күптән түгел генә Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы Светлана Айвазова очрашу вакытында Путин колагына бик куркыныч статистиканы ирештерде. 2013 елда 9 мең хатын-кыз җинаять­чел рәвештә үтерелгән, 11 мең хатын имгә­телгән, 2014 елда илдәге барлык үтерүләрнең 25 проценты гаиләдә булган, 2015 елның беренче алты аенда гына да гаиләдә ике меңләп үтерү, биш меңнән артык кыйнап имгәтелү очраклары теркәлгән.
 
Мин әле генә хатын-кызлар ”ирексез һәм бәхетсез” булган җәмгыятьтән кайттым. Ул җәм­гыятьтә бөтен эшне ирләр эшли. Рестораннарда ашарга әзерли, кибетләрдә сату итә, кунак­ха­нәләрне җыештыра, төзелештә кирпеч өя, машина йөртә. Кер юарга бирәсең, гафу итегез, ирләр кабул итеп ала. Көндез урамда хатын-кызларны күрү бик читен. Әмма кояш баеп, көн кызулыгы сүрелә төшкәч, бер-ике баласын иярткән, күзләрен генә ачык калдырып киенгән, зифа гәүдәсен текә тотып вәкарь белән кием-салым кибет­ләренә таба атлаган хатыннарны очратырга була. Үз-үзләрен тотышларына караганда, боларны бәхетсез дип әйтергә тел әйләнми, ләкин барып сорап булмый, чөнки чит хатынга ир кешенең барып сүз катуы боларда ”нонсенс” санала. Россиядәге һәм Көнбатыштагы пропагандага ышансаң, болар гаҗәеп бәхетсез хатыннар булырга тиеш.
 
Әмма бәхет мәсьәләсе – шактый чагыштырма төшенчә. Әйтик, чит кешеләргә тәненең күзеннән башка бер җирен дә күрсәтмәгән кара киемле гарәп хатыны үзен бик бәхетле хис итәргә дә мөмкин, әмма көнбатыш стандартлары аны һичшиксез бәхетсез санаячак. Шуңа күрә күп кенә көнбатыш илләрендә мөслимә хатыннарны штраф түләтеп булса да мәҗбүри рәвештә йөзләрен ачтырып ”бәхетле” итәргә тырышалар һәм бу тырышлык еш кына көрәш төсен ала. Болай көнбатышлылар үзләре үк игълан иткән бәхет рейтингында 2014 елда Согуд Гарәбстаны – 86 процент бәхет дәрәҗәсе белән өченче урында, ирекле Болгария – 16 процентлык күрсәткеч белән ахыргы урын­нарның берсендә, Греция исә 1 процентлык күрсәткеч белән тагын да түбәнрәк урнашкан.
 
Әлеге рейтингны Халыкара Гэллап тикшеренү үзәге шул илләр халкыннан сораштырып төзегән. Бу рейтингларга ышанырга була, ышанмаска да мөмкин, ә менә Superjob үткәр­гән сораштыру 26 процент сау-сәламәт россияле ирнең “бәхетсез” гарәп хатын­нарының “кара” язмышын кабатлап, бала карап өйдә генә утырырга хыяллануларын, хатын эш­ләгәнне ашап яшәргә ашкынуларын фаш иткән. Тик проблема ирләрне туйдырырлык күп акча эшли торган хатыннар табуга гына килеп терәлә икән. Болай үзе россияле хатыннар эштә ирләр белән тигез эшләү өстенә гаиләдә тир түгү өчен дә ирләргә караганда 5-10 тапкыр күбрәк вакыт сарыф итә икән. 
 
Нормаль күзлектән караганда, мондый язмыш ир кеше өчен түбәнсеткеч һәм хурлыклы булырга тиеш, чөнки хатыныннан азрак акча алып эшләү генә дә чын ирне гаиләдә түбән төшерә, ә инде тулысынча хатыннан матди яктан бәйле булган ир шәхес буларак бөтенләй юкка чыга. Безнең татар ирләрне мондый әхлакый деградациядән сакларга тырышкан, йортка кер­гәнче, утка кер, дип акыл биргән, шуңа күрә безнең милләттә хатынның әнисе – ”явыз теща” турында анекдотлар да юк, көләр өчен урысныкын файдаланабыз. Чын татар мәзәге исә “әби”гә кунакка барган кияүнең сыйлангандагы хәйләкәрлеге турында гына. Дөрес, хәзер милләт көчле рухи ассимиляция кичерә, шуңа күрә йортка керүне, хатын-кыз итәгенә ышыкланып яшәүне үз иткән, хатынның әнисеннән курыккан татар ирләре саны да арта бара.
 
Галимнәр әйтүенчә, бүген рухи яктан хатыншаланып, ир буларак юкка чыгу белән бергә, ирләрнең, генетик яктан көч­сезләнеп, хатын-кызга охшый барулары да киң тарала икән. И.Ермакова атлы галимә ханым, мәсәлән, бу темага психиатрик журналларның бер­сендә “Гендер үзенчәлекләрнең биологик нигез­ләре” дигән махсус хез­мәт бастырган. Ул раслаганча, әй­ләнә-тирәнең начар шартлары – радиоактивлык, электромагнит кыр­лар, суның, һаваның һәм туфракның пычрануы тәэсирен­дә ирләрнең җенес хромосомасы булган Y-хромо­сома җимерелә икән. Кайчандыр 1500 геннан торган бу хромосома хәзер инде, имештер, 78 геннан гына тора икән. Y-хромо­сомадагы мондый үзгәрешләр ирләрнең нәсел калдыру мөм­кинлеген юкка чыгара, баштарак үзен хатын-кыз кебек тотучы һәм “зәңгәр” ирләр барлыкка килә, аннан соң ирләрнең җенес хромосомасыннан бөтенләй колак каккан, хатын-кызга әверелеп үк бет­мәгән ирләр туа, ди. Бу гасыр башында, имештер, 3 мең ирнең берсе инде шундый хәлдә икән. Галимнәр Y-хромосоманың җи­ме­релүе сә­бәп­ле, малайларның туу проценты башта кискен кимеячәк, соңыннан алар бө­тенләй дөньяга килми башлаячак дип расларга маташа. Моңа ышанасы килми, әмма Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (са­лаллаһу галәйһиссәлам) безне инде әллә кайчан кисәтеп куйган. Кыямәт көненең кече билге­ләреннән берсе итеп ул ирләр санының кискен кимүен, бер иргә илле хатын туры килә торган көннең дә килеп җитәчәген искәртә.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.10.2015
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом