поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.10.2015 Матбугат

Татар матбугаты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорый

Матбугат вәкилләре Рөстәм Миңнехановка РФ элемтә министрлыгының татар телле басма матбугатны социаль әһәмиятле түгел дип белдергәнлегенә зарланып шикаять юллаган.

Үткән атнада Россия Федерациясенең  элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгы илнең 650 социаль әһәмиятле дип табылган ММЧларын игълан итте. 2016 елда язылу тарифларына ташлама ясау мөмкинлеге бирүче әлеге исемлеккә Татарстаннан нибары 4 басма кергән - ләкин алары да татар телле түгел.
 
"Исемлеккә Татарстанның бер генә дә милли басмасы кермәве шаккатыра,- диелә татар җәмгыятенең Рөстәм Миңнехановка юллаган хатында. - Татарстан, үзенең Конституциясенең 14нче маддәсендә каралганча, татар телен, гәҗит, журнал һәм китапларын юкка чыгармауны, шул исәптән башка  өлкәләрдә эшләп килүче татар милли-мәдәни автономияләрендә дә саклау, үстерүне гарантияләүче бердәнбер республика бит".
 
 
Хат авторлары Татарстан Президентыннан элемтә министрлыгына, социаль әһәмияткә ия булган татар басмалары исемлеген кертеп, хат язуын сораган. Исемлеккә 14 ММЧ, шул исәптән «Ватаным Татарстан" гәҗите, «Сабантуй», «Казан Утлары» журналы, «Салават Купере» журналы дә кергән. Мөрәҗәгать астында үз имзаларын Татарстанның халык язучылары һәм күренекле шагыйрьләре, шулай ук Тукай исемендәге премия лауреатлары Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Вахит Имамов, "Сабантуй", "Ялкын", "Идел" журналлары баш мөхәррирләре Айдар Гыймадеев, Йолдыз Миңнуллина, Радик Сабиров һ.б. куйган, дип хәбәр итә "Бизнес-Онлайн".
 
Әйтеп үткәнчә, РФның элемтә министрлыгының исемлегенә эләккән ММЧларына киләсе елда әбунәчеләр декадасында 15% ташлама каралачак. Ә инде әлеге дә баягы исемлеккә эләгү өчен биш һәм биш елдан артыграк эшләп килергә, соңгы ике ел эчендә ММЧ турындагы законны бозмаска, балалар һәм яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән проектлар белән шөгыльләнергә кирәк. Моның белән беррәттән материалның өчтән ике өлеше җәмгыять һәм хакимият, мәгариф, икътисад һәм мәдәният темаларын яктыртырга, сәламәт яшәү рәвешен һәм  милли-дини толерантлык тематикасын пропагандаларга тиеш. Барлык шушы билгеләр, димәк, теге яки бу басманың социаль әһәмиятлелеген билгеләячәк.
 
Алда әйтелгән министрлык исемлегенә эләгүләренә карап, Татарстанда нибары 4 ММЧсы: «Республика Татарстан», «Татарстан» журналы, «Нижнекамская правда» һәм «Казанские ведомости» социаль әһәмияткә ия икән, дияр идек. Тик алар барысы да, кызганычка каршы, бары тик рус телендә генә чыга.
 
Күп кенә басмалар исә гомумән гариза бирмәү яисә теге яки бу хаталар  җибәрү аркасында соңга калып җибәргәнлектән, министрлыкның экспертлар советы гаризаларның әле тагын бер ай дәвамында кабул ителәчәген белдерде. 
 
"Казанские ведомости»  гәҗите җитәкчесе Венера Якупова исә исемлеккә татар басмалары кермәүдә баш мөхәррирләрнең үзләрен гаепли. «Гариза бирмәгәннәрдер, югыйсә министрлыкның сайтында игълан бик күптән эленеп тора. Мин башка  сәбәпләр күрмим, - ди ул. - Без дә соңга калдык калуын, әле шулай да исемлеккә эләктек бит. Ә күпләр бу игъланга игътибар да итмәде. Бу исемлеккә активлык буенча гына да эләгергә була, дип әйтер идем мин. Бары тик вакытында тиешле кәгазьләрне тутырасы гына иде ләбаса, - ди Якупова. — Исемлеккә эләгү-эләкмәү баш мөхәррирләрдән тора».
 
«Безнең гәжит»некеләр дә белә торып та гариза бирмәүләрен, куелган егермеләп шартны үтәү үзләренең басмасы өчен мөмкин эш булмавын яшермиләр. Шул ук вакытта "Безнең гәҗит" җитәкчесе Илфат Фәйзрахманов исемлеккә «АиФ. На даче» кебек гәҗитләрнең эләгүенә аптыравын да белдерә. Татар басмаларының исемлеккә эләкмәвендә сәяси версиянең булу-булмавын Фәйзрахманов уйламый. Аның фикеренчә, төп проблема «Татарстан почтасы»ның Рәсәй почтасына кушылып, тәртип бетүдә.
 
 
Күп кенә мөхәррирләрнең ялкаулашуын журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев тә әйтә. Гел дәүләт ярдәмен генә көтеп утырып булмый, үзеңә дә селкенергә кирәк, ди ул. 
 
Ә менә Бөтендонья татарлар конгрессы башкарма комиты һәм аның рәисе Ренат Закиров мондый хәл килеп чыгуда элемтә министрлыгын гына түгел, ә якташыбыз министр Николай Никифоровның үзен дә гаепли. «Никифоров — чыгышы белән Татарстан кешесе, республикабыз өчен милли басмаларның нинди зур әһәмияткә ия булуын ул үзе дә яхшы белергә тиеш», - дип саный Закиров.
 
\"\"
 
Ничек кенә булмасын, килеп туган авыр хәлне үзгәртер өчен тагын бер ай бирелде: федераль түрәләргә карата туган претензияләр хаклымы, яисә үзебезнең ММЧларының мөхәрриләре ялкаумы - күз күрер.

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.10.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»