|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2015 Фаҗига
Татарстанда ике егет һәм бер кыз машинада суга батып үлгән (ФОТО)24 октябрьдә 12 сәгать 28 минутта коткаручыларга Козловка авылы янында Зөя елгасында “ВАЗ-2107” автомобиле батуы, анда 3 кеше булырга мөмкинлеге хакында хәбәр килә. Козловкадан 23 әр яшьлек ике егет, Кыяттан 20 яшьлек кыз мәете белән машинаны судан 2 сәгатьтән соң тартып чыгаралар, дип хәбәр итә "Байрак" газетасы сайты. Бу котычкыч хәл 24 октябрьгә каршы төндә булган дип фаразлана. Автомобиль текә ярдан башта “борыны” белән төшеп, әйләнеп капланган һәм суга шуып төшкән булырга мөмкин.
Фотолар "Байрак" газетасы сайтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|