поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.10.2015 Җәмгыять

Казан туристлары Кытай сувенирларыннан туйган

Агымдагы елның сигез аенда башкалага 1,7 миллионнан артык турист килгән. Моңа Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты да зур роль уйнады.

Ярышлар вакытында шәһәргә 170 мең турист килде.

hotels.com сервисы мәгълүматларына караганда, Казан чит ил кешеләре арасында популярлык ягыннан Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калыша. Елның баштагы сигез аенда Казан Кремленә 1,5 миллион кеше экскурсия ясаган. Казанга Төркия, Украина, Кытай, Белоруссия, Франция һәм АКШтан килүчеләр күп.

Туристлар арасында җирле сувенирлар да популярлаша бара. Чемпионат барган көннәрдә 40 миллион сумга ун мең чүәк сатылган. Бу исә кунаклар тарафыннан татар һөнәрчеләре кулыннан эшләнгән чын сувенирларга сорау булуын аңлата. Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты җитәкчесе Евгения Лодвигова сүзләренчә, Казан базарындагы сувенир продукциянең 70 проценты – үзебездә җитештерелгән товарлар.

Татарстан Республикасының һөнәрчеләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Дамир Гыйбадуллин безнең продукциянең яхшы сатылуын кәсепчеләрнең музейлар белән эшли башлавында, борынгы технологияләрне торгызуларында күрә.

– Безнең халыкның мирасы бик бай, соңгы елларда һөнәрчеләр шуңа игътибар итә башлады. Музейлар белән эшләп, товарларны борынгы технологияләр нигезендә җитештерә башладылар. Үзебезнең сувенирларга сорау артуны мин доллар курсы белән дә бәйләп карыйм. Элек безнең эшмәкәрләр, арзан булуына кызыгып, Кытайга заказлар бирәләр иде. Доллар күтәрелгәч, алар да бәяләрен арттырдылар. Бизнесменнар өчен исә ул отышлы түгел, кайбер фирмалар бөтенләй ябылды. Күбесе заказны үзебезнекеләргә бирә башлады. Шул рәвешле республика һөнәрчеләренә юл ачылды, – ди ул.

Киез һәм күн эшләнмәләр җитештереп сатучы Динар Галиуллин да, эшсез утырганыбыз юк, ди. Ул туристларның бигрәк тә татар чүәкләрен яратып алуларын сөйли.

– Без бу базарда бик күптән. Сыйфатлы һәм зәвыклы итеп эшләнгән товарлар һәрвакыт сатыла. Бервакытта да товарларыбыз сатылмый дип зарланганыбыз юк. Җәйге сезонда аеруча күп сатабыз. Бер ноктада көненә 15 күн эшләнмәсе сатыла, быел безнең алты сату урыныбыз эшләде, – ди Динар.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»