|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2015 Фаҗига
Яшел Үзән шәһәрендә зур шартлау булган (ФОТО)24 октябрь көнне төнге сәгать 10ннарда Яшел Үзән шәһәренең Сәйдәш урамында урнашкан 10 катлы йортта зур фаҗига булган - 5 каттагы фатирларның берсендә газ шартлаган. Көчле шартлау урынына кичекмәстән барлык ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм хакимият вәкилләре килеп җиткән, дип яза "Зеленодольская правда". Шартлау көченнән хәтта подъездлардагы барлык ишекләр бөгелеп беткән, ә бер фатирдагы келәм исә балар мәйданчыгына ук барып төшкән.
Хәзергә әлеге шартлауны китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклау дәвам итә. Беренче фикерләр буенча бу - фатир арендалап торучы хуҗа кешенең үз-үзенә кул салырга теләве булырга мөмкин. Аны бик авыр хәлдә килеш махсус хезмәт вәкилләре ЧП булган урында тапкан. Табиблар аның 95% тәне пешкәнен белдергән.
--- |
Иң күп укылган
|