поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.10.2015 Киңәш-табыш

Эшкә алганда алдауның 6 ысулы

Эшкә урнашканда алданган кешеләр санап бетергесез. Кайбер мәгълүматлар буенча, Россиядә һәр өченче кеше шушы кармакка эләккән, кайсылары – берничә кат.

 Андыйлар арасында ирләр күбрәк (55 процент) икән. Күпчелеге – айлык кереме 25 меңгә җитмәгән кешеләр. Әмма эшкә урнашу әле ул сезне алдамаячаклар дигән сүз түгел. Иң кызыгы – җиң сызганып эшкә бирелгәндә икән. Эш урыннарында алдауның юллары бик күп булып чыкты. Берничәсен сезнең белән дә уртаклашабыз. Әмма аны башкаларга зыян салу өчен кулланмагыз.

1.
Иң таралган ысул – кешене сынау вакыты белән эшкә алу. Дөресрәге – алмау. Күпмедер вакыт эчендә яңа хезмәткәр бушка яки ярты хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр була. Бу вакыт үтү белән, аны «сынауны үтмәде» исәбеннән эшеннән җибәрәләр һәм икенче кешене алалар. Эш тә бара, акча да янда кала.

2.
Яшьләрне яки практикант­ларны эшкә җыялар. Һәм хезмәт хакы түләмиләр яки аз гына һәм сирәк кенә түлиләр. Ә яшь кешегә моның сәбәбен: «Син бит әнә нинди остазлар белән нинди танылган урында хезмәт дә­ресләре алдың. Мондый мәктәп өчен күпләр үзләре акча түләргә әзер!» – дип аңлаталар. Һәм иң гаҗәбе, бу ысулны кайбер уку йортлары үзләре үк куллана. Алар уку барышындагы вак-төяк өстенлекләр хакына (яхшы билге, җиңел имтихан, дәрестән азат ителү һ.б.) үз студентларын ниндидер оешмаларга бушлай эшләргә җибәрә.

3.
Моны барысы да диярлек белә һәм куллана. Вазифа һәм хезмәт хакы никадәр түбәнрәк, аңа шулкадәр яңгыравыклырак исем тагалар. «Реклама хезмәткәре» түгел, ә «Реклама хезмәте директоры», «вахтер» түгел, ә «иминлек хезмәте буенча баш белгеч» һ.б. Кешегә ялтыравыклы визитка ясап бирәләр, кайбер урында матур кием дә тегәләр. Хәзер аны үсеш көтә, бары тик үзе генә тырышсын, сынатмасын. Әлбәттә, вазифасын күтәрү, хезмәт хакын арттыру турында беркем дә уйламый. Һәм иң гаҗәбе – бу эшли. Күрәсең, кешегә үз вазифасының матуррак яңгыравы бик мөһим. Хәтта хезмәт хакына караганда да.

4.
Эш урынына бәйләп кую. Богау – ерунда ул, монда тагы да ныклыраклары бар. Мәсәлән, ипотека, кредит, ссуда. Болар кирәклерәк, кыйммәтлерәк хез­мәткәрләрне бәйләү өчен кулланыла. Ә вагракларына – эш урыныннан бирелгән ноутбук, телефон, ял йортына юллама һ.б. Беренче карашка, эш бирүче үз хезмәткәрләре турында хәстәрлек күрә сыман. Ә асылда, ул аларны өч тиенгә эшләтә. Лаеклы хезмәт хакы алсалар, аларга ипотека да, кредит та, башка вак-төяге дә кирәк булмас иде.

5.
Бер генә тапкыр башкарыла торган эшләр дә кулланыла. Эш башкарылган, хезмәт хакы алыр вакыт. Җитәкче аларның хәлен белешергә килә, үз кеше булып кылана һәм барысына да калын конвертлар өләшеп чыга. «Аңлашылмаучылыклар юкмы?» – дип тә сорарга мөмкин. Аңа, гадәттә, юк, дип җавап бирәләр. Шундый гади, ихлас җитәкче белән әйткәләшеп булмый бит инде. Бигрәк тә кулыңда ул биргән саллы конверт барда. Әмма бераздан әлеге конвертлар эчендә илле сумлыклар икәне, акчаның килешенгән бәядән күпкә кимрәк булуы ачыклана. Ләкин... гадәттә, тавыш күтәрүче булмый. Феномен.

6.
Хезмәт хакын вакытында бирмәү. Әйтик, март өчен зарплатаны августта бирделәр, июль өчен – августта, август өчен – сентябрьдә, октябрь өчен – октябрьдә. Оешманың хәлләре әйбәтләнә түгелме соң?!. Айныкын-айга биреп бара башладылар ич! Яхшы бит бу. Ә апрель, май, июнь, сентябрь айлары өчен хезмәт хакы түләнмичә калды. Әлегә акчалары юк. Аның каравы, хезмәт хакын вакытында бирә башладылар. Шулай дәвам итә. Ә көннәрнең берендә: «Узган ­елның апреле өчен хезмәт хакы бирәсезме?» – дип сорау ничектер сәер яңгыраячак. Бу ысулны туксанынчы елларда бик яратып кулланалар иде.


---
Шәһри Казан
№ --- | 20.10.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»