поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2015 Язмыш

Җитмеш төрле һөнәр иясе

Сезнең игътибарга “Ир-егет – ил терәге” дигән тагын бер тематик сәхифә тәкъдим итәбез. Шушы гомум баш астында алтын куллы татар ир-егетләре турында язмалар дөнья күрәчәк. Ә беренче булып сезне Андыда яшәүче Рамил Мөхәммәдризаев белән таныштырабыз. Аны сөйкемле ир, ягымлы ата һәм оста куллы гаилә башлыгы дип сыйфатлыйлар хатыны белән балалары. Рамил брусчатка һәм тротуар плиткасы җитештерүдә дә шактый уңышларга ирешкән, җирле мәчет мәхәлләсендә иҗтимагый эш тә алып бара. Ә аның җан шөгыле булып, әлбәттә, спорт - тай боксы тора.

Мәскәү егете

Рамилның йорты авыл башында ук урнашкан. Ул аны алты ел элек Мәскәүдән авылга кайткач сатып алган.

- Бу бинаны беренче кат күргәч, өй дип атарга телем бармады. Төгәл әйтә алмыйм, әмма халык сүзе буенча, бу бинада җирле хуҗалык идарәсе (конторасы) урнашкан булган, - ди ул.

Язма героебыз Мәскәү егете. Башкалада туган, анда үскән. Ләкин аның җәйге каникуллары һәр ел диярлек матур табигатьле Анды авылында үткән. Яраткан авылы, Анды елгасының яр буйлары Рамилны һәрчак үзенә тартып торган. Нәтиҗәдә, шушы хисләргә буйсы¬нып, Рамил Андыга килеп төпләнә дә. Аннары гаиләсен дә алып кайта.

- Беренче елны үзем генә кил¬дем: йорт сатып алдым, балта-пычкы осталарын яллап, аны төзекләндердем. Дөресен әйткәндә, ул “осталар” андый ук осталар да бу¬лып чыкмады, чөнки алар артыннан күбесе җирләрне яңадан үземә ре¬монтларга туры килде. Шулай плот¬ник эшенә өйрәнеп киттем дә. Бүген йорттагы барлык эшне үз куллап башкарам. Минем өчен иң мөһиме – бер кат күрергә генә, - ди Рамил.

Хезмәт җимешләре

Әйтергә кирәк, Мәскәү егетенең авыл эшенә кулы әйбәт ята. Зур, тимер калайдан ясалган абзар капкасын мәчет сүрәте бизи, кап¬ка башында Россия байрагы җилферди, сукмакларга тигез иттереп брусчатка түшәлгән. Абзар уртасында агачлар һәм декоратив үсемлекләр белән чолгап алын¬ган беседка, ул да Рамилның оста куллары җимеше. Гомумән, абзар тирәсе агач белән тулы, алар ба-рысы да тиешлечә иттереп акбур¬ланган. Хәтта урман чикләвеге дә үсә Мөхәммәдризаевларда. Йорт хуҗасы сүзе буенча, уңыш та бирә икән бу агач.

Шушы агачлар тирәсендә тату гына күркәләр йөри. Без дистәдән артыкны санадык.


Өйдә әлегә ремонт бара: Рамил веранданы җайга сала. Ә мунчасы аның искитәрлек парлы икән, шушы бинада ук урнашкан. Без килүгә Мөхәммәдризаевларның бакчалары чиста иттереп җыйган иде инде. Уңышны мул алганнар булса кирәк. Әйе, моны подвалдагы кайнатма-тозланмаларның күплеге дәлилли.

- Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә бөтен гаиләм катнаша, - ди Рамил.

Бәхетле ата

Ул дүртенче кат әти булырга җыена, Аллаһы ярдәме белән тиздән хатыны Тәнзилә Рамилга ул бүләк итәчәк. Балага Илдар дигән матур исем бирергә җыеналар алар. Илдарның беренче УЗИ-сурәтен суыткыч ишегенә үк ябыштырып куйган әти кеше.

Рамилның олы улы Дамир Мәскәүдә яши һәм югары уку йортында белем ала, кызы Венера Богородск мәктәбенең 1 сыйныф укучысы, ә кечеләре Эльвира дүрт яшендә, шушы авылның балалар бакчасы¬на йөри. Бу балалар бакчасына Мөхәммәдризаевлар гел ярдәм итеп торалар. Рамил үз көче белән учреждение территориясен брус¬чаткалаган. Ә иң мөһиме – бакчага ярдәмгә татар спонсорларын да тарткан һәм алар бергәләп пластик тәрәзәләр куйганнар, яңа мебель, уенчыклар бүләк иткәннәр. Барча эшләрендә дә гел ярдәм итеп тора¬лар икән татар егетләре Богородск балалар бакчасына.

- Нигә дисез? Төгәл әйтә ал¬мыйм. Юк, әлбәттә, үз балам анда тәрбияләнүдән түгел. Бәлки, бала¬лар үзләрен өйләрендә кебек хис итсеннәр өчендер, - ди Рамил.

Рамил белән Тәнзилә балалары¬на кирәкле тәрбия бирер өчен зур көч куялар - төрле секцияләргә, түгәрәкләргә йөртәләр.

Итек остасы

- Мәскәүдә яшәгәндә Дамирны тай боксы секциясенә йөрттем һәм үзем дә бу спорт төре белән мавы¬гып киттем. Ә моңа кадәр яшь ча-гымда бокс белән шөгыльләндем. Без, бер төркем татар малайлары, Россиянең атказанган тренеры Риф¬кать Әхәт улы Шәмшетдинов кул астында классик бокс нечкәлеклә-рен өйрәндек. Шул ук вакытта мин спорт техникумында тренер һөнәрен дә үзләштердем. Икенче кәсебем буенча мин итек тегүче (сапожник). Үзгәртеп кору заманында күбесе халык эшсез калды, ә эшләгәне аз хезмәт хакы алды. Бу бәла минем гаиләмә дә кагылды. Нәкъ шун¬да минем бу һөнәрем кирәкте дә: Мәскәүдә үз кулым белән теккән аяк киемнәрен сатып көн күрдек. Итек-ботинка җитештерү процессында бөтен гаиләм катнашты: кем күн эшкәртте, кем җитештергән про¬дукцияне сатты. Товарны авылга китереп реализацияләгән вакыт та булды, - ди язма герое.

Җан шөгыле

“Авылга кайтып, нәрсә белән шөгыльләнергә?” - дигән сорау ту¬мый яшь спортчыда. Рамил төгәл белә: ул тренер, ул балаларны бок¬ска өйрәтер. Шушы спорт төре сек¬циясен булдыру максаты белән Сер¬гач районы администрациясенең ул вакытта спорт буенча комите-тын җитәкләгән Сергей Ларинга мөрәҗәгать итә Рамил. Тәҗрибәле түрә яшь, талантлы тренерның ини¬циативасын хуплый һәм аңа балалар спорт мәктәбендә бер бүлмә бүлеп бирә.

- Беренче елларда чын энтузиазм¬да хезмәт иттем дияргә була, чөнки эш хакы өч мең сум гына иде. Бу ак¬чага гаилә ашатырга кыен иде шул. Әле дә хезмәт хакы зур түгел, тик җаным ята бу шөгыльгә, - ди ул.

Хәзер тай боксы секциясе ае¬рым бинада нәтиҗәле эшли. Анда тәрбияләнүче яшь спортчылар төрле абруйлы турнирларда катнаша. Менә хәзер дә Рамилның укучысы Бөтенроссия бергә-бер көрәш (еди¬ноборство) уеннарына юл тоткан. Ә тәрбия курсын тәмамлаган спортчыларга махсус сертификат та бирелә икән.

Бәюс хәзрәт тәкъдиме

Авылда ел чамасы яшәгәннән соң, җирле мәчет имамы хөрмәтле Бәюс хәзрәт Адиатуллин Рамилга Аллаһы йортында казначей булырга тәкъдим итә.

- Мәрхүм Бәюс хәзрәт тәкъдимен берникадәр вакыт кабул итми йөрдем. Уйланулар күп булды, хаты¬ным белән дә озак киңәштек, чөнки мәчет казначееның вазифалары киң: аңа барча кәгазь эшен дә, төрле оештыру эшләрен дә алып барырга туры килә. Чираттагы гаилә советы утырышында бу эшкә алынырга ка¬рар кылдык. Бөтен эштә кебек үк, бу вазифаны үтәү дә беренче вакытта авыр иде. Әле күнектем инде, эш җайга салынды. Кызганычка каршы, күптән түгел Андының иң абруй¬лы шәхесләренең берсе, остазым, хөрмәтле Бәюс хәзрәт бакыйлыкка күчте, - ди Рамил.

Яңа кәсеп

“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз”, - дигән әйтем бар. Шуны истә тотып¬тыр, Рамил яңа кәсеп үзләштерергә керешә. Беренче булып брусчатка һәм тротуар плиткасы ясый тор¬ган цех ачарга аңа хатынының ир туганы тәкъдим итә, бу бизнесның нечкәлекләре белән дә таныштыра, чөнки ул үзе бу эш белән күптән инде шөгыльләнә икән. Ә шушы бетон әйберләрне җитештерү буенча бөтен ысулларны Рамил Түбән Новгородта махсус курсаларда үзләштерә.

- Хатыным Тәнзилә чыгышы белән Татарстаннан. Хәзергә Казанда аның туганнары яши. Без аларга кунакка баргалыйбыз. Шушындый очрашуларның берсендә мин бу җитештерү технологиясе белән якын¬рак таныштым да. Авылга кайткач, шушы эш белән тирәнрәк кызыксына башладым. Түбән Новгородтан мах¬сус белем алып кайткач, җитештерү технологиясенә кирәкле җиһазлар сатып алдым да җиң сызганып эшкә керештем. Беренчедән, цехка бина җайлаштырдым, эшчеләр ялладым (үземнән гайре, җитештерүдә тагы да ике кеше эшли), чимал булдыр¬дым. Цех май аенда эшен башлый һәм сентябрьгә кадәр продукция җитештерә. Эш җиңелләрдән түгел: махсус технология буенча пластик формаларга бетон измәсе тутырып катырабыз. Әйе, бер карашка гади процедура, ләкин барлык техноло¬гик ысулларны үтәсәң, бик катлау¬лы эш бу брусчатка җитештерү, - ди әңгәмәдәшем.

Гарантияле продукция

- Безнең эштә иң мөһиме - измәдә гранит вагы (крошка) куллану. Моны җитештерү технологиясе таләп итә. Шушы очракта гына продукция нык була. Кайбер җитештерүчеләр измәдә гранит урынына вак таш (щебень) кулланалар. Алай ясалган брусчатка яисә плитка тиз арада җимерелә башлый. Нечкәлекләрнең тагы да берсе – сыйфатлы елга комы булуы мөһим. Карьер комын кул¬ланып ясалган продукция шулай ук тиз арада җимереләчәк. Кайчак ком бөртекләренең диаметры да роль уйный. Миңа, мәсәлән, комны зур “МАN” йөк машиналары белән Түбән Новгородтан, Идел елгасы ярларын¬нан китерәләр.

Шушы ике төп ысулны бозмыйча ясалган бетон продукция нык була һәм, нәтиҗәдә, озак вакыт яраклы булып тора. Мин үзем җитештергән продукциягә гарантия бирә алам, чөнки брусчатка да, тротуар плит¬касы да югарыдагы технологияне бозмыйча ясалган. Моны минем бетон әйберләргә сорау зурлыгы да исбатлый. Арзан хакка сокланып, на¬муссыз җитештерүчедән продукция сатып алганнары да, брусчаткалары яки плиткалары җимерелгәч, миңа киләләр. Бер уйласаң, хаклар аер¬масы да зур түгел бит, ә сыйфаты күпкә артыграк.

Цех эшчәнлеген Сергач районы администрациясе дә, өлкә хөкүмәте дә югары бәяләде, яңа гына эшен башлаган эшмәкәрләргә ярдәм ча¬расы кысаларында матди ярдәм күрсәтте. Шул акчага УАЗ йөк ма¬шинасы сатып алдым, - ди Рамил әфәнде.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дип юкка әйтмәгән зирәк хал¬кыбыз. Әйе, аеруча авыл җирендә. Бу әйтемнең дөреслеген Рамил үз алдына һәр көн диярлек дәлилли. Ышанам, гаиләсе иминлеге өчен ул 71,72... 80 төрле һөнәр дә үзләштерер. Шушы сыйфат татар ир-егетләрен башкалардан аера да.

1

2

 


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 24.10.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»