поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.10.2015 Дин

Бүген - Гашура көнендә изгелек кылырга ашыгыгыз

Мөхәррәм – изге ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары).

Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аят). Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде!) әйткән: “Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә”.

Бу айда бер бик олы көн бар – Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә (быел милади календарь буенча 23нче октябрь). Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап биргән:"Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яраткан, Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әйюб галәйһиссәләм авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул Мөхәррәм ае”, – дигән (Мөслим). Ураза – бөек гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә кодси-хәдистә әйткән: “Ураза – Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз.

Мөхәррәм ае да, Раҗәб, Шәгъбән айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без унынчы (Гашура көне) һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.

Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз”, – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән (Мөслим). Wood fired hot tubs for sale, grill houses, camping pods, outdoor saunas Balticspa.co.uk

Бу изге айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһы Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, – дип әйтә торган булган. Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһы Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде, дип хәбәр итә ТҖ МДН нең дәгъвәт бүлеге.


---
Матбугат.ру
№ --- | 23.10.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»