поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.06.2009 Матбугат

МИНЕ НИ ӨЧЕН ТВДАН КЫСКАРТТЫЛАР?

Бу арада газетабыз укучылары белән очрашулар ешайды. Шул очрашуларда булмасын, урамдамы… яныма килеп эндәшәләр, гел бер сорау бирелә: экраннан ник югалдым? Әйе, мин инде ел ярым эшсез. Ләкин моңарчы әдәп саклап, нечкәлекләрне аңлатмадым. Яңа проект өстендә эшлим дия идем, дөресе дә шулай булды. Вәгъдәләр белән яшәдем. Тик көннәрдән беркөнне миңа китәргә кирәклеген бик дорфа тонда җиткерделәр. Юкса, кирәксез булсам, мин китәм дип, гел әйтә килдем... Минем белән дусларча да аерылышып була иде, кирәгем булмагач... Инде бүген татар телевидениесендәге карьерамның ничек төгәлләнүе турында сезгә дә сөйләмәкче булам. Гайбәтләргә, уйдырмаларга урын калмасын өчен...

22 ел эшләдем мин телевидениедә. 1987 елның ноябрендә Арчадан күчтем. Шимбә, якшәмбе, бәйрәм димәдем... югары температура белән эфирда басып торганнарым хәтердә. Бөтен җаным-тәнем белән бирелеп эшләдем. Сәламәтлегем, ал-ял дип тормадым. Отпуск алып, телевидениене онытып, кеше төсле ял иткәнемне хәтерләмим. Бервакыт гаиләм Сочига ял итәргә китте, ә мин аэропортта озатып калырга мәҗбүр булдым. Чөнки эштә кирәкмен, диелде. Аннан соң да, отпуск алынса да, килеп-китеп йөрдем. Хәзер дә ике еллык ялым алынмаган иде. Берәүне дә гаепләргә теләмим. Гаеп үземдә: эшемне артык яраттым, үз вазифама һәрвакыт җаваплы карадым. Әйтерсең мин эшләмәсәм, нидер ишелә. Бармак аша карый белмәдем шул. Ләкин үкенмим. Телевидениедә татар телендәге иң беренче аналитик тапшырулар авторы булдым, беренче булып ток-шоу башладым. Һәр проектым иң югары рейтинглы иде. Бер уңышсыз эшем дә булмады. Мин күтәргән темалар резонанс алып, күпме кешегә ярдәм оештырылды... Үземне чын мәгънәсендә бәхетле саныйм, чын иҗади юл үттем. Экранда ел ярым күренмәсәм дә, мине онытмыйлар бит әнә.

 

Әле иҗади планнарым зур иде. “Әйбәт-гайбәт” программасына өч ел булуга, ипләп кенә икенче проектка күчәргә иде ниятем. Һәрчак энәсеннән-җебенә кадәр тасвирланган проектлар тәкъдим итә килдем. Соңгысы - барып чыкмаганы да шулар исәбендә. Кызганыч, чиле-пешле проектлар үтә торды, минекенә урын табылмады. Аптырагач, тәкъдимнәремне ТВ канцеляриясе аша рәсми теркәтеп тапшырып карадым. Ачыктан-ачык сорадым: мин кирәкме, дидем. Кирәксез булсам, иртәрәк тә китәргә әзер идем.

 

Яңа эшем үтә катлаулы, ләкин эшләнерлек, кызыклы тапшыру буласы иде... Кемнәрдер үз иҗади мөмкинлегенә шикләнеп проекттан төшеп калса да, минем җитәкчелектәге иҗат бригадасы аңа әзер булды...

 

Инде 50 яшемне тутырганда, үземнең профессиональ яктан дәрәҗәмне белеп яшәгәндә, телевидение җитәкчелеге минем белән дусларча аерылышырга теләмәде, ахры. Гәрчә мин баштан ук китәргә әзерлегемне белдерсәм дә, кадрлар бүлеге аша миңа карата интрига уены оештырылды. Имеш, мин эшкә йөрмим. Хәзер һәр ТВ хезмәткәре хисапта икән. Пропускны электрон төймәгә куясың һәм компьютер кайчан кергәнеңне, чыкканыңны язып бара. Ләкин күбесенчә пропускны күрсәтми йөрдем, сакта торучылар мине яхшы белә, танымаган очракта гына эзләп табып күрсәтәм... Иманым камил, җитәкчелектәгеләр үзләре дә пропускларын теркәтеп йөрми бит...

 

Көннәрдән беркөнне өемә бик янаулы хат алдым. ТРК генераль директорының беренче урынбасары И.И.Сафиуллин кул куйган хатта апрель аенда кайда булуымны аңлатуымны таләп итәләр.

 

Дөрес, мин телевидениегә көн саен килсәм дә, бераз киләп сарып арыгач, чыгып китә идем. Нишлим, эш булмагач, идән юучыга булышыйммы?.. Соңрак кадрлар бүлегендә: “Мин апрель аенда гына түгел, ел ярым эшсез. Кирәк булмавымны иртәрәк әйтергә иде”, – дидем. “Без менә апрель аенда гына белдек”, – ди кадрлар бүлеге җитәкчесе Фәридә ханым... “Хезмәткәрләрнең ни белән шөгыльләнгәнен белмәгәч, бик начар”, – диюдән ары уза алмадым.

 

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ГАРИЗА

 

Һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры И.Ю.Әминов исеменә татарча гариза яздым. Эчтәлеге гадәти түгел: “Күп санлы мөрәҗәгатьләремә карамастан, телерадиокомпания мине бер ел ярым дәвамында квалификациямә ярашлы эш белән тәэмин итә алмый. Бүгенге оптимизация чорында үземнең алга таба да компаниядә калуым белән коллективка авырлык тудырасым килми. Шул сәбәпле эштән үз теләгем белән азат итүегезне сорыйм”.

 

Кадрлар бүлегендә кат-кат әйләндереп карасалар да, кабул итәргә мәҗбүр булдылар бу гаризаны, китмәс, дип курыкканнардыр инде...

 

Куркыткан вакытларым да булды шул. Тамашачыларым хәтерлидер, моннан дистә ел элек тә “Кыйбла” тапшыруымны япканнар иде бит. Ул вакытта бердәнбер табыш чыганагым булган эшемне тартып алгач, шактый вакыт төннәрен машинамда таксист хезмәтен башкарырга туры килде. Өч балалы гаиләмне туйдырасы бар бит. Бу хакта гаилә дусларым гына белә иде. Сиздермәдем, сер бирмәдем. Җиңәчәгемә ышандым. Һәм менә судлар аша кабат эшкә кайттым. Кичәге “профнегодный” журналист эшкә кайту белән ярты елдан беренче Бәллүр каләмгә ия булды... Хәзер исә, бәхәсләшеп торырга ниятем дә, сәламәтлегем дә юк. Аннан мохтаҗлыгым да мәҗбүр итми, бәхәскә кереп эш урыны өчен тарткалашып ятарга.

 

Һәм менә 18 майдан мин ирекле журналист. Эшсез түгелмен. Республикада гына түгел, Русиядә популярлык казанып өлгергән, татарча газеталар арасында тиражы буенча бишенче урында булган газетам бар. Әлмәт татар дәүләт театрында минем әсәр буенча куелган “Тәүбә” спектакле уңыш белән бара. Роман, повестьлар, хикәяләрем кергән китабым әзерләнеп ята. Шуңа күрә минем белән хатлар язышып, эшкә килүем, килмәвемне исәпкә алып, эзәрлеклисе юк иде. Бу бүгенге телевидениедә “кеше кадеренең поты – бер тиен” дип атала. Минем белән очрашырга вакыт тапмаган җитәкчелеккә вәзгыятьне, һичьюгы, телефон номерымны гына җыеп аңлатасы иде, кризиска сылтыйсы иде... Татар телевидениесенә кирәксезлегемне элегрәк тә әйтергә мөмкин иде бит, хатлар язышмый, табельгә “нет” дип куймый гына. Мин булдыксыз кеше дә, эш таба алмый азапланучы да түгел. Бәхәсләшмичә китәсе идем... Бәлки, урыныма талантлырак, булдыклырак кеше килеп, күптән зур эшләр майтарган булыр иде. Татар телевидениесендә 22 ел ялгыш урын тотып торганым өчен гафу үтенәм. Әгәр проблема бар икән, узган елгы керемемне (ул 48 мең) кире кайтара алам. Шуңа күрә мине үпкәләтми генә, дусларча аерылыша ала идек.

 

МИН “ПРОГУЛЬЩИК” ТҮГЕЛ

 

Ел ярым эшсез йөреп тә китми торуымның сәбәбе бар: проектым менә була, әнә була, дип вәгъдә ителеп, күзгә күренми торган көчләр каршылыгы белән гамәлгә куелмады. Һәркайда “давай-давай... бу бит бик әйбәт тапшыру...” диелде. Ә арба урыныннан кузгалмады. Ахырдан үзем дә өметне өздем. Өченче каттан конкрет сүз булганын көттем. Шуңа күрә иптәш И.И.Сафиуллин һәм кадрлар бүлегендәгеләр уйлаганча, “злостный прогульщик” түгелмен.

 

Шунысы гына кызганыч: 22 ел эшчәнлегем дәверендә иң карала торган популяр тапшырулар авторы булсам да, мактаулы исемнәрем дә, орден-медальләрем дә юк. Алар артыннан йөрмәдем дә. Мин тыйнак кеше. Ләкин телерадиокомпания генераль директоры урынбасары И.И.Сафиуллин язган рәсми хатны гаилә альбомына куеп, балаларыма, оныкларыма телевидениедән миңа “Мактау кәгазе” дип күрсәтеп, дискларга күчергән тапшыруларымны биреп калдырачакмын. Чагыштырсыннар, әтиләре, бабалары нинди тапшырулар әзерләгән дә хәзер ниндиләрне тәкъдим итәләр...

 

Кызганыч, бүген без ТРК җитәкчелеге белән әнә шулай читтән торып кына аралашабыз. Ә әйтер сүзләр, бирер киңәшләр җитәрлек. Тапшырулар сыйфаты да, сөйләм теле дә уйландырырлык кына түгел, борчуга салырлык. Уку йортлары тирәсенә килеп чыксам, ниләр сөйләп утыралар анда сезнекеләр дип, тел галимнәре ябырыла. Ә мин нишлим соң? Чын белгечләр берәм-берәм китәргә мәҗбүр булды бит. Миңа да урын бетәр дип курыкмадым, эчке планлаштыру җыелышларында, башкаларга ияреп, бер-беребезне макташып утырмадым, тәнкыйтьне әйтә тордым. Булыр-булмас тапшыруларны ябарга кирәк дип чыгыш ясый идем... Ә экранда күпләргә ошап җитмәгән шау-шулы темаларны күтәрдем. Язмаларымның, бүгенгедәй, кемнеңдер (өстәгеләрнең генә түгел, дус-ишнең дә) телефон шалтыратуы аркасында эфирга керми калуы мөмкин түгел иде шул. Шуңа, аңлыйсыздыр, миндәйләр белән эшләү кыен, алардан котылу җаен карарга кирәк...

 

ТЕЛЕҢ БОЗЫЛМАСЫН...

 

Элек эталон сөйләмне без радио, телевидение тапшыруларын тыңлап өйрәнә идек. Ә хәзер миннән киңәш сораучыларга, зинһар, FM радио тыңлама, ТВ тапшыруларын карама, телең бозыла, дип әйтергә мәҗбүрмен. Дөрес, анысы, “Яңа гасыр” радиосындагы алып баручыларга дәгъва бөтенләй юк диярлек. ТВда да үрнәк булырлык тапшырулар бар...

 

Инде язганнарымны дәлилләр өчен, берничә мисал (авторларын, тапшырулар исемен әйтеп тормыйм, чөнки бу алар бәласе түгел, ә өйрәтүчеләр, ялгышны төзәтүчеләр булмауда, таләпләр, зәвык түбәнлегендә. Моңа аптырыйсы юк, татар редакцияләрендә татар журналистлары үзара да урысча сөйләшкәч, экранга шундый калькалар чыгар инде ул...):

 

Бүген татар экраныннан “ӘЛБӘТТӘГЕН” дигән яңа сүзне ишетеп торасыздыр... (Бу диалект сүзе, әдәби телдә юк... -дагын, -дәген кушып, әйтик, Кукмара ягында сөйләшәләр).

 

Беркөнне бер сәнгать “белгече” “...КҮП ТӨРЛЕ ОБРАЗЛАРДА УЙНАГАН КЕШЕ” дип, артистка мәдхия укый (образны иҗат итәләр, дип белә идем), ә икенчесе “...ИРТӘЛӘРЕН – РЕПЕТИЦИЯ, КИЧЛӘРЕН – ТЕАТР...” дип тезеп китте (спектакль, дияргә теләгәндер инде бу журналист, ул әле спектакль түгел, “театр карарга” йөридер).

 

“ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҖӘЙ КӨНЕ “ГАЗЕЛЬ” МАШИНАЛАРЫНА ҺӨҖҮМ ЯСАРГА ҖЫЕНА” дип, бер хәбәрче куркытып ук куйды. Икенчесе “ХАЛЫКАРА ШАШКА БУЕНЧА ЯРЫШЛАР ТӘМАМЛАНДЫ” дип яңалык җиткерә (дөресе, бәлкем, шашка буенча халыкара ярышлардыр...). Менә монысы бөтенләй шәп яңалык: “...ЗАМАНЧА, ЗАТЛЫ ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ КИЕМНӘРЕ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ...”. Моны ишетсә, минем хатын кибеткә йөрүдән туктар, кешедән (ул хәтта затлы булса да) калганны, кемнең киясе килсен?! Бу журналист, бәлки, хатын-кызлар өчен заманча, затлы киемнәр булганлыгын аңламыйдыр...

 

“А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор ансамбле чыгышы...” дип таныштыра берәү. Мин бу хәбәрчене ишеткәнгә кадәр, Татарстанның җитәкчесе дип хөрмәтле Президентыбыз М.Шәймиевны белә идем...

 

Күрәсезме, ялгыш сөйләм чәчне үрә торгыза. Инде басымга, интонациягә тукталып та торасы юк. Бер генә мисал: паузаны һәм сүз басымын дөрес куймау аркасында, нинди абсурд мәгънә килеп чыга: “Дөрес халык (пауза) аз булды...” Димәк, халыкның калганы “дөрес булмаганнар” булып чыга...

 

Инде безнең журналистлар ярдәме тияме – “мәктәпне бетерде” дип сөйли торгач, татар мәктәпләре, чынлап та, бетеп бара, бугай. Мәктәпне тәмамлыйбыз, дисәк, бетмәсләр иде. Ә “туры эфир” дип күзгә карап сөйләүче алып баручыдан “Эфирның кыегы да буламы?” – дип сорыйсы килә. Мөгаен, буладыр, ялгыш сөйләмәсләр иде... Турыдан-туры эфир, диясе генә бит инде югыйсә...

 

Саный китсәң, ертык тел килеп чыга безнең “туры” эфирда. Әле юләрләнеп чабып йөрүче әбиләр тапшыруы турында бер-ике “җылы” сүз әйтмәкче идем дә, озынга китә. Кыскасы, карап булмый, оялам мин “көлкеханә”дән, татарлыгымнан көлдереп утырганым өчен, үземә ачуым кабара. Егетләре булдыклы, ә менә режиссерлык, сценарий авторы юк бу тапшыруда...

 

Вакытым булса, Башкортстан телевидениесен караштырам. Анда урысча тапшыруларда да башкорт рухы сизелә, ә безнең татарча тапшырулардан да татар исен сизүләр “едва ли”...

 

P.S. Татар интеллигенциясен татар телевидениесе торышы гел борчый. Матбугатта сүз чыкса, шунда ук бәхәскә кушылалар. Минем бу язманы да хуплаучылар күп булыр, кимсетүчеләре дә күренер. Менә, эштән куганнар да, хәзер үч ала И.Фәйзрахманов, дияр бер ишеләре. Нишләп элек шыпырт торды, дип өстәр, икенчеләр. Юк, мин шыпырт тормадым. Интервьюларда әйтә килдем, ә бүген бәян ителгән мисаллар минем тарафтан күп тапкыр эчке җыелышларда тагын да тозлырак итеп әйтелгәннең бер мыскалы гына.

 

Аннан тагын бер нәрсәне искәртәм (“Матбугат.ру” форумына кереп карасаң, бу ярылып ята): ТВ хезмәткәрләре үзләре тәнкыйтьне бөтенләй кабул итми, көнләшәсез, шуңа сүгәсез, диләр. Юк, көнләшеп кенә сүкмиләрдер, чынлап та, татар телевидениесе югары зәвыклы булса иде дип чын йөрәктән теләүчеләр күптер. Мин дә шундыйлардан. Аны чынга ашмаган примитив сюжетлы чит ил сериаллары каналы итеп кенә күрәсе килми ич.

 

Бар тамашачы татар телевидениесенә генә ябышып ятарлык булса иде. ТВның чәчәк атуын, югары рейтинглы булуын чын күңелдән телим! Андагы коллегаларыма, дусларыма иҗади уңышлар юлдаш булсын!


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 23 | 10.06.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»