поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.10.2015 Җәмгыять

Ипи салу (Мөхәммәт Мәһдиевнең “Алтын хәзинәсе”ннән)

...Кара ипи ашау бәхете бары тик безнең илдә генә. Менә дөньяның мин булган шәһәрләреннән берничәсе: Каһирә, Никозия, Алжир, Истанбул, Рим, Неаполь, Искәндәрия, Фамагуста, Хомс, Дәһли, Бомбей, Мадрас, Калькутта, Коломбо, Париж, Марсель, Авиньон, Хельсинки, Тампере, Таһран, Карачи... Бу шәһәрләрнең берсендә дә кара ипи юк. Булганы – ак ипи, аны да юка итеп телеп, майда кыздырып кына бирәләр.

Бу шәһәрләрнең рестораннарында син өстәмә итеп тавык, балык, әфлисун, кофе сорый аласың, китереп бирәләр, әмма инде бер кабарлык ипи сорама, аны бирмиләр. Көнбатышка баруымның берсендә мин күчтәнәч итеп Мәскәүдән ике ипи алдым. Үземне кунак итәргә җыенган ике гаиләгә мин боларны бүләк иттем. Шул гаиләләрдә ике кич бер-бер артлы кичке ашка чакырылдым, өстәлдә нинди генә затлы ризык юк иде! Әмма берсе дә теге ипине табынга чыгармады. «Үз илләрендә алар моны теләгәнчә ашый ала» дип уйлап, әрәм итмәскә булганнардыр инде...

Соңгы елларда, халыкның көнкүрешен яхшырту максатында, авыл җирендә пекарнялар салынды. Хатын-кыз рәхәтләнә: сумка тотып кибеткә торып йөгерә дә, “ә!” дигәнче ике ипи алып та кайта. Пекарня ипиенә теләсә нинди яңалыкка бик тиз ияләшә торган Казан арты халкы ныклап ябышты. Берәр сәбәп аркасында кибеткә ипи кайтмый калса, хатын-кыз кара кайгыга бата. Көне буе шул турыда гына сөйләшәләр, хуҗалык-йортның рәте китә, сугыш башланганмыни? Актаныш якларында, бәхеткә каршы, хатын-кыз әле өендә ипи сала икән. Берәр кеше турында яман сүз әйтәсе булса, актанышлылар менә болай диләр:

– Һи-и, әллә кем булып утырган була, әҗәткана. Хатынын белсен; кибет ипие ашап торалар бит соң алар...

Бу – бик зур хөкем икән.

Шулайдыр, чөнки ипи салу дигән матур, шигъри, рухи бер хезмәт турында бара бит сүз.

Ипи салу... Сугыш вакытында яки аннан соңгы авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде:

– Хәбирнекеләр ипи салып яши...

Бу хәбәрнең көчен, куәтен бүгенге нинди төшенчә белән чагыштырып була икән? Чама белән менә мондыйдыр:

– Хәбирнекеләр кече малайларына да «Волга» алганнар. Әле кичә генә киленнәре Мәскәүдән япон телевизоры алып кайткан иде, утыз сигез меңлек...

Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез. Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. Ике яки өч авазлы сүзләр – халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре, әни, әти, бал, ил, сөт, әби, май, ит, су, апа, чәч, ут, өн, уй, аш, көн, төн,
көз, кыш, яз, җәй, баш, кан, кул, күз, он, ипи, аяк, җыр...

Бераздан икенче дәрәҗәдәге әйберләргә сүзләр ясалган: җизни, җиңги, күмәч, ыштан, мотоцикл, мобилизация, транзистор, милитаризация.
Ипи салу... Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала, яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич кирәк. Әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән утыны. Калганнары – зирек, юкә, ак чыршы, нарат – ярамый. Ләкин аларның да үз урыны бар: әйтик, коймак, кабартма пешергәндә, юкәсе төшерелгән сөян – Казан артында «сөям» – кирәк. Тагын ниләр? Күәс чиләге. Юан юкә агачының төп буен җирдән җитмеш сантиметр чамасы югарырак кисеп аласың. Карт юкәнең эче черегән була. Оста куллы ир әнә шул черекне чыгара, юкә агачының исә тышкы ягы гел таза була. Әнә шуны төплисең, астан һәм өстән тимер кыршау кидертәсең. Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була!

Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә анда ачы камыр калдырасың. Күәс чиләге мәһабәт булып атна буе мич башында утыра. Менә беркөнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә:

– Бүген ипи изәсе бар...

Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә. Бетте, дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки:

– Бүген ипи изәргә кирәк.
Ир кеше, йөзенә бик горур кыяфәт биреп (әйтерсең, халыкара мәсьәләне хәл итәр өчен Женевага чыгып китә), келәткә таба юл ала, бераздан дәшмичә генә чиләк белән он алып керә, аны җилпучка сала, тау итеп, матур итеп сала. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. Бу – баш дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны төнлә, ялгыз калып эшли ул. Хатын моңа тотынганчы йорт хуҗасы ир абзар-кураны бер әйләнеп керергә тиеш, бала-чага, сәкедә байтак сугышып алгач, «биз памяч» йокыга тәгәрәргә тиеш. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала.

Һәм шунда шигърият башлана. Бу шигърият он иләү дип атала. Иләк берничә төрле: юкә иләк ондагы чүп-чарны гына тотып кала, кайвакытта шуннан иләп тә ипи пешерәләр: шәп! Хуш ис! Җиз иләк. Чәч юанлыгында гына җиз чыбыктан эшләнгән, саргылт-алтын челтәрле иләк. Моннан уздырылган он гел кершән генә була иде. Борынгы бабаларның хатыннары ирләргә ошар өчен битләренә шуны ягынганнардыр дип уйлыйм мин. Кыл иләк. Йа Хода! Монысы инде онның илле процентын гына аска төшерә. Безнең халыкта вакчылрак берәр җитәкче турында сүз барса, «кыл иләктән уздыра инде» дип сөйлиләр. Иләк әнә шулай өчәү иде.

Фәлән хатын турында матур сүз әйтергә кирәк булса, безнең Казан артында менә болай:
– Җиз иләктән ипи пешергән...
– Кыл иләктән генә иләп коймак пешергән. Телеңне йотарсың...
Әлеге «баш» бит әле... Он җылынгач, иләнгәч, кайнаган җылымса су салып, күәс чиләгендә ипи изелә. Бер күәс чиләгеннән алты-җиде ипи чыгарга тиеш. Тук-тук-тук... Хатын төн уртасына хәтле шулай ипи изә. Йортка әчкелт камыр исе чыга, бу ис канны сафландыра, бу искә чыдап булмый. Хатын-әнидән башка бөтен кеше шул искә изелеп йоклый. Йокламаска мөмкин дә түгел: тук-тук-тук...
Шулай төн җитә. Иртәнге якта, йокыдан уянып, хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята, мич башына куелган күәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә:

– Пыт... Пыт...
Хатын йокысыз ята, тора, юына, бисмилласын әйтеп күәс чиләге янына килә. Анда! Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаныкаем, хуш ис тарата. Ул арада ир дә киерелә-киерелә йокысыннан тора, җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи, он, камыр янына килергә ярамый), мычкылдап утырган күәс чиләген кочаклап күкрәгенә ала да сәкегә китереп куя: ипи басасы бар. Ирнең шуның белән әлегә вазифасы тәмам. Хатын исә чәчләрен төреп яулык астына тыга, җылы су, сабын белән беләкләрен юа, озаклап юа, озаклап сөртенә һәм... күпереп утырган күәскә беләген тыга. Шулай «ипи басу» башлана.

Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт, кошт» дип ала. Йортка әчкелтем хуш ис чыга. Хатын ипи баскан арада, ире кочагы белән коры утын алып керә, чыра телә, булыша. Иртәнге чәй әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арада, баскан камыр күтәрелеп тә өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала, күәс чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә – өскә таба күтәрелә, ташып чыкмакчы була. Һәм хатын ашыга башлый: зур театрның режиссеры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин. Сәхнә артын минем бер тапкыр да күргәнем юк, чама белән генә сөйлим. Мич томалана, «кисәү агачы» дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә: аңа су бөркисең дә кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп, пумала мунчаласына аласың. Мич төбе әзер. Кайнар, чиста. Шул вакытта режиссер пәрдәне ача. Әлеге хатын... Юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап камыр ала да, әпе-төпе китереп, ачы камырдан ипи ясый. Бу ипи әвәләү дип атала. Безнең өйдә бу процесс башкачарак иде: әти Арча базарыннан җиде бадьян алып кайткан. Ни өчен бадьян дип аталган ул агач савытлар? Моңа кем җавап бирер? Бадьян – чәчәк исеме бит инде. Ләкин безнең өйдә агач станогында юкәдән кырып ясалган җиде бадьян – ипи савыты бар. Ачы камырны әни шуларга сала да, күпереп маташканда гына әйләндереп, ипи көрәгенә куя һәм мич төбенә озата. Гадәттә, җиде ипи. Соңгысы – күәс төбе, агач саплы тимер кыргыч белән күәс чиләген кырып җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. Монысы – иң тәмлесе. Монысы – төпчек, иркә бала. «Күәс төбе» дип атала ул.
Хуҗа хатын, әпе-төпе китереп, ипи әвәли. Хуҗа хатын ашыга: мәсьәләне минутлар хәл итә.

“Мичкә ипи тыгу” дигән бөек бер эш башлана. Бу вакытта хуҗа хатынның янына килергә ярамый: ник шунда, кабердән торып, җиде буын бабасы кайтып төшми! Берләшкән Милләтләр Оешмасының утырышын шулай зур әһәмият белән ачалардыр кебек миңа. Алты-җиде ипи мич төбенә урнаштырылды, мич капкачы ябылды, мич томаланды, учакка тартылган күмернең куәте әрәм китмәсенгә, казанга су салынды, пар биреп казан кайный башлады. Шул вакыт хуҗа хатын, олы якка чыгып, стена сәгатенә күз ташлады:

– Унбер тулып чирек, – диде ул үз-үзенә. Бу – хәтердә калсын өчен әйтелә, димәк, ипине фәлән сәгать фәлән минуттан аласы: йөзе көймәсен... Ипине мичтә нәкъ сәгать ярым тотасы.

Хуҗа хатын, яулыгын артка чөеп, хәл алырга урамга чыга. Күрше-тирә белеп тора инде: бүген ул ипи салды. Чөнки кичә генә, кич Хәернисага кереп, әҗәткә бер кыерчык (түгәрәк ипинең соңгы, төп кисәге) ипи алып торган иде – авылда гел шулай, ике «ипи салу» арасында бер өзеклекне «әҗәткә кереп» ялгыйсы; бу – күршелекне беркетеп торучы гаять әһәмиятле бер хәл. Икенче төрлесе дә була: фәлән җиңги күәс чиләгендәге башны саклый алмаган. «Баш»ны суык тешләгән. Моны бөтен күрше белә. Бер-береңә кечкенә чүлмәк, савыт тотып «баш» алырга керү гаять тә җаваплы дипломатик аралашу алымнарының берсе иде. Чөнки һәркемнең үз күәс тәме, үз «баш»ы бар, боларны күрше-тирә исеннән, рәвешеннән сизә.

Ләкин озак тормый хуҗа хатын урамда, ашыгып өенә кереп китә, мич капкачын ачып, ипиләргә күз салырга кирәк: ипинең йөзе килгәнме? Көеп китәрлек булса, мич капкачын ачып, ипигә бераз хәл кертәсе. Шулай герле сәгать белән мич арасында йөреп тора ул, ул арада күәс чиләген алдагы атнага әзерләргә кирәк, әгәр бу ипи уңышлы – күзәнәкле, әчкелтем, тышкы яктан кетердәвекле булып чыкса, димәк, күәс төбендә аның «нәселен» калдырырга кирәк. Аннан төш вакыты җиткәндә, самавыр куеп, кайнар ипине кыерчыкларга сындырып (беренче чәйгә ипине пычак белән кисәргә уңайсыз да, алай ямьсез дә чыга), бөтен гаиләңә бәйрәм ясап чәй эчертергә. Ләкин бу әле бәйрәмнең башы гына. Бала-чага белеп тора: почмак якта чүлмәктә ике көн инде борчак бүртә, бүген кич, һичшиксез, борчак чумары булачак, чөнки әни ачыган ипи камырын «чумар» өчен бераз алып калды. Кичен әти кеше, аш өлгерер алдыннан гына кар базына төшеп, такта әбәт чиләгеннән бер савыт катык алып менәчәк, ачкылтым чумарлы борчак ашын ашаганда, авыл кешесенең физиологик канәгатьлеге шул дәрәҗәгә җитә ки, зур-зур отельләрдә, кафе-рестораннарда виски эчеп, сигара тартып утыручы бизнесменнар «без генә рәхәт чигәбез» дип никадәр ялгышканнарын белмиләр!
Ә кичке аш өлгергәнче әле вакыт бар, ипиләр бераз суына төшкәч, хуҗа хатын аның иң матурын урталай, дүрткә кисеп, кыерчык ясап, бер-ике күршесенә кичәге, бүген иртәнге әҗәтен түләр. Әҗәт түләү – дипломатик пассажларның берсе – моны үтәгәндә хатын-кыз «чисти» вәкаләтле һәм гадәттән тыш... тагын әллә кемнәргә әйләнеп бетә – янына килмә дә... Әҗәт түләргә керер алдыннан бик чиста киндер тастымал алыныр, ипи аңа зур саклык белән төрелер, моны әле хуҗа хатын зур саклык белән чиста, матур алъяпкычының уң як итәген бераз күтәреп каплар һәм... урам буйлап, матур итеп атлап, әҗәт түләргә китәр. Бүген аның ипие уңган, бүген ул –шушы урамда королева, патша хатыны, ханша, тагын әллә кем. Һәм әҗәтне түләгәндә һич тә мактанмаячак ул, үз ипиен тәнкыйть итә-итә күрсәтәчәк:

– Менәтерәк, мич башым салкынрак булган. Изеп куюым булды, төнге унбер иде, күәс чиләгемне утыртуым булды, йөрәгем жу-у итеп китте. Ай, минәйтәм, мич башымда җылылык җитәрлек түгел бит. Ай, минәйтәм, камырым харап була бит. Менә шул: камырымны суык тешләгән...
Күршесе:

– И-и, Миңкамал, алай димә син. Синең ипи әйбәт була, аны бөтен күрше белә. Әнә бит, Хәмденисаның бер дә уңмый. Аның өчен – Хәмдениса иске чүпрәдән баш ясый. Чүпрәсенең куәте беткән. Аннан әнә Шәмсенисаны кара: ипие гел кайраклы (ягъни, ипинең өске яки аскы катысы янында ике сантиметр чамасы калынлыкта күзәнәксез камыр) була. Алай димә син...
Бәхетле, рухи яктан киң, тирән мизгелләр...


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.10.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»