|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2015 Җәмгыять
Казанның Чехов базары ябылаТР Югары суды шундый карар чыгарды. Төгәлрәк әйткәндә, Вахитов районы судының карарын үз көчендә калдырды. Хәтерләсәгез, май аенда Вахитов район суды Чехов базары бинасын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгәнчегә кадәр файдаланудан тыю турындагы карар чыгарган иде. Бу объектта "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң үткәрелгән тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 21 очрагы ачыкланды. Әмма бу объектны файдаланучылар суд карарына дәгъва белдереп, мәнфәгатьләрен якларга тырышып карады. Инде хәзер суд приставлары хөкем карарын үтәттерү эшенә дә керешә ала.
--- |
Иң күп укылган
|