|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2015 Матбугат
Татарстан басмаларына бюджеттан 1,18 млрд сум биреләчәк2016 елда Татарстанда җирле вакытлы матбугат чараларына ярдәмне арттырачаклар. Ярдәм күләме 1,18 млрд сумнан 1, 168 млрд сумга кадәр үсәчәк. Бу Татарстан Хисап палатасы мәгълүматларыннан күренә. Аерым алганда, телевидениега 604 млн сум, вакытлы матбугатка һәм нәшриятларга 560,7 млн сум биреләчәк. "Татмедиа" үзәк аппаратына 16 млн сум сарыф итү планлаштырыла, дип хәбәр итә "Коммерсант" газетасы. Бөтнросссия халык фронты (ОНФ) дәүләт басмаларына зур чыгымнар сарыф итүне тәнкыйтьләп чыккан иде инде. Халык фронты мәгълүматлары буенча, Татарстан матбугат чараларына тотылган бюджет чыгымнары буенча лидер булып тора. Мәгълүмат хезмәтләренә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Ямал-Ненец автоном округы һәм Санкт-Петербург кына Татарстаннан күбрәк акча тоткан.
--- |
Иң күп укылган
|