|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2015 Киңәш-табыш
Бүген Татарстанда буран, бозлавык, көчле җил булачакТатарстан һәм аның башкаласында һава торышы шартларының начараюы көтелә. Бүген 21-нче октябрьдә республика буенча кыска вакытлы буран булуы көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, 20-нче октябрь көнне иртән һәм көндез көчәйгәндә секундына 15-20 метрга (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр), 21-нче октябрь төнендә секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Юлның кайбер өлешләрендә бозлывык булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә Казанда температура 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак, көндез исә 0 градустан 3 градуска кадәр җылыта. Төнлә кар явачак. Алмашынучан болытлы һава.
Чәршәмбе, ягъни 21-нче октябрьдә республикада болытлы һава, урыны белән бераз кар яварга, кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге 17 м/с булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 3-8 градус салкын булачак, көндез исә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкынайтачак, юлларда урыны белән бозлавык.
--- |
Иң күп укылган
|