поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2015 Язмыш

Илшат Рәхимбайның әти-әнисе турында язма (ФОТО)

Моннан дистә ел чамасы элек мин көтмәгәндә-уйламаганда Рәхимов Рәфгать Галим улы белән таныштым. ...“Мәдәни җомга” газетасы редакциясенең Бауман урамындагы Матбугат йортында көн күргән чагы. Язмаларымны тәүге мәртәбә газетага алып килүем. Шунда журналист Шәех абый Зәбиров (хәзер инде мәрхүм) белән танышып-сөйләшеп киттем.

“Син Балтачтан теш технигы Рәхимов Рәфгатьне беләсеңме?” – дип сорады ул. Аннан бер кочак фотолар күрсәтә башлады. “Уникаль шәхес, кызыклы әңгәмәдәш, белмәгәне юк. Бакчасы ботаника тыюлыгын хәтерләтә, керсәң, тиз генә әйләнеп чыгармын димә. Танышып, аның турында язма әзерләп җибәрә алмассыңмы?” – диде Шәех абый. Менә шулай газета белән танышырга кергән җирдән эш алып кайттым. Шәех абый аның турында шулкадәр сокланып сөйләде, минем бу шәхес белән тизрәк очрашасым килә башлады.

Кайтуга элемтәгә кереп, очрашуга рөхсәт алдым да, Ринатым белән Балтачка кунакка киттек. Менә ул яшеллеккә чумган йорт, капка-кура. Табигатьне җаны-тәне белән сөюче, аны тагын да гүзәл итәргә омтылучы мәрхәмәтле җаннар яши икән бу җылы ояда. Өй эченә үтүгә затлы хуш истән күңелләр яктырып китте. Лимоннары чәчәк аткан икән! Әфлисун, гранат, абрикос, хөрмә, мандарин, инжир, ананас ише затлы үсемлекләрнең тәрәзә төбенә сыймаганын идәнгә тезеп куйганнар. Киви да үстереп караганнар, тик анысын песиләре ашаган.

Өйнең бер як стенасында китаплар. Әтиләре Рәфгатькә кечкенәдән китап җене кагылган. Бакча үстерү шөгыле белән әниләре Сәрия, балалары Гөлназ, Гөлшат, Илшат та мавыгып киткән.

Тагын бер мавыгулары – тирә-якның урман-кырларына сәяхәткә бару. “Без җәяүләп тә, велосипедка атланып та еш кына табигатькә чыгабыз, – дип сөйләде олы кызлары Гөлшат. – Безгә әти-әни белән бергәләп ял итү, уеннар уйнау, үзебез әзерләп барган салатлар белән сыйланып, кошлар тавышын тыңлау әйтеп-сөйләп бетермәслек рәхәтлек бирә. Бер җиләк, бер гөмбә, бер чикләвек тапмасак та, күңелләребез күкнең җиденче катында була”.

Яшь гаиләләргә гыйбрәт өчен язам. Ата-ана алны-артны белми байлык җыя, хан сарайлары төзи, затлы машиналарда җилдерә, балаларын кыйммәтле уенчыкларга, киемнәргә күмә. Тик аның баласы белән кара-каршы утырып сөйләшергә, башыннан сыйпап, шатлык-борчуларын тыңларга вакыты калмый. Ә менә Рәфгать балаларын табигатькә, әти-әнигә мәрхәмәтле булырга, туганнарын яратырга эш-гамәле белән өйрәтә. Әтисе турында сөйләгәндә Гөлназның күзләре тула, тавышы калтырап китә. Гаилә корып яши башлагач, йорт-җирне әтиләре күршесеннән сатып алганнар һәм анда оҗмах бакчасы ясаганнар. Төп йорттагы гадәт – ун оя умарталары да бар.

Ул чакта Рәфгать гаиләсе белән очрашу истәлеге булып бакчамда бүген дә виноград, япон абрикосы, себер зелпесе, кытай лимоннигы, андыз тамыры үсә. Тик алтын тамыр, гибискус (какао чәе) дигәннәрен үстерү серләренә төшенә алмадым, берничә ел үстергәч, корыдылар.
Язмам “Мәдәни җомга”да басылып чыкты. Ә бу гаилә белән танышлык гомергә калды. Гөлшат үстергән ананас белән сыйлану да насыйп булды (ананас өлгерү өчен ике ел вакыт кирәк).

Үтә гомерләр... Егетләрдәй җитез, чибәр Рәфгатькә дә 60 тулган! Алтмыш яшь – алтын яшь, ул гомернең көзе, ә көз – җимешләрне татый торган чак. Кемнең җимеше татлы, кемнеке ачы. Рәфгатьнең җимешләре татлы. Ул үзе дә мул җимешле алтын көзләрдә Арча районының Мирҗәм авылында дөньяга аваз салган кеше. Җиде балалы ишле гаиләдә туганнары югалту ачысын да кичерә: бер туганы сабый чакта авырып, икенчесе унынчы класска барасы көнне фаҗигале төстә бакыйлыкка күчә. Ә биш бала бер-берсенә ярдәмләшеп, әти-әнигә булышып үсә. Рәфгать бик бәхетле – 86 яшьлек әнисе бүген дә исән-имин, ул төп йортта кече улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә.

Мәктәптә яхшы укыган егет укуын тәмамлагач, еракка китми, шофер һөнәрен үзләштереп, туган төбәгендә кала. Аннан армия. Туган якларын сагына ул. Иптәшләренә шаяртып: “Солдаттан кайтканда беренче очраган кызга өйләнәм”, – ди. Сүзләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килә. Армиядән кайтышлый Балтачның Карадуганга китүче юл чатындагы кибетенә күчтәнәч алырга керә. Чибәр, мөлаем йөзле, аз сүзле сатучы кызга сүз ката. Шул ук көнне кичен оялчан елмаюы белән күңеленә кереп утырган Сәриясе янына юл тота (Мирҗәм – Балтач арасы 30-40 чакрым). Бу 1975 ел була. Төнне апасында кунган егет көн тууга почтага эшкә урнаша. Әнисе: “Солдаттан кайтып бер көн ял да итмәдең”, – дип шелтәләсә дә, күңелендә мәхәббәт бөреләнеп килгән егет эш белән ялны бергә башкара. 1976 елда Сәриясенә тәкъдим ясый. Туберкулез диспансерына шофер булып күчә. Яшь гаиләгә диспансер янындагы иске өйне бирәләр. Торырга яраксыз диярлек йортны егет өч айда, мич чыгарып, тәрәзәләрен алмаштырып, җылытып, яшәргә яраклы хәлгә китерә. Хезмәттәшләре дә гаҗәпкә кала. Рәфгатьнең кулыннан килмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса шуны коеп куя.

Гаиләдә мәхәббәт җимеше Гөлназ тугач, яшь әти хыялын тормышка ашыру хәстәренә керешә. Сәриянең әти-әнисеннән ерак түгел генә җир кишәрлеге алалар. Урманнан агач кисүгә язу алгач, кышкы салкын бураннарда туганнар, дуслары белән бүрәнәләрне кисеп, булачак нигезгә тарттыралар. “Урамда күргән ташны да өй нигезе булачак урынга алып кайта идем”, – дип сөйли Рәфгать. Ниһаять, шыгырдап торган бүрәнәләрдән курчак өедәй матур йорт төзеп, гаилә шунда күченә. Әмма гадәти аккан тормышка нидер җитми төсле. Авылдаш егетнең: “Әйдә, Рәфгать, укыйк без, тагын бер һөнәр алыйк”, – дигән тәкъдиме аны җилкендереп җибәрә. Егетләр тәвәккәлләп, медицина училищесына имтиханнар тапшыралар. Сүзгә оста, тәвәккәл, логик фикерләү сәләтенә ия Рәфгатькә бәхет елмая. Яхшы укый, стипендия акчасына яши дә, атна саен күчтәнәчләр дә алып кайта (көндезге бүлектә белем ала).

Өч елдан ул Балтач сырхауханәсенә дипломлы теш технигы булып кайта. Кырык еллык хезмәт юлының 33 елы шушы эштә. Теш технигы – ул күзгә ташланмый торган һөнәр. Кеше гадәттә бу хезмәтнең нәтиҗәсе өчен табибларга рәхмәт әйтә. Ә ясалма тешләрне нәфис, нык, уңайлы итеп ясау техникның осталыгына бәйле. Күп клиентлар уңайлы протезлар өчен Рәфгать бүлмәсенә кереп, рәхмәтләрен җиткерәләр. Коллектив та уңышларын таный аның: ярты гасырлык гомер бәйрәмен зурлап үткәрәләр, Төркиягә юллама бүләк итәләр. Сәриясе белән ял итеп кайталар.
Бу гаилә өчен җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү – рухи ләззәт чыганагы. Ягъни аларга табыш түгел, ә безнең яклар өчен ят әйберләрне үстерү серләренә төшенеп, башкалар белән тәҗрибә уртаклашу мөһим. Бакчаларына гаҗәпләнүчеләр күп, алардан кеше өзелми.

Ә мине Рәфгатьнең әти буларак балаларга мөнәсәбәте, тәрбия алымнары сокландыра. Олы бала Гөлназ белән әңгәмә корабыз. Гөлназ югары белемле икътисадчы, 17 ел Балтач үзәк поликлиникасында эшләгән, өч бала әнисе, бүген төпчек улы Динар белән ялда.

“Сеңлем дә, мин дә егетләр белән очрашсак, аларны әти белән чагыштыра, аларда әтидә булган күркәм сыйфатларны эзли идек. Гомерлек яр итеп әтигә охшаган ир-егетне сайладык. Әти әле дә безнең төп киңәшче, безгә бала тәрбияләүдә әни белән икесе төп терәк. Олы улым Данилның (ул өченче класста укый) уңышларында әтинең өлеше зур”, – ди ул. Данил гимназиядә бик яхшы уку белән рәттән, музыка мәктәбенең курай һәм думбра классларында гел бишле билгеләренә генә укый икән. Республикакүләм, Бөтенрусия бәйгеләрендә катнашып алган грамота-бүләкләре балалар бүлмәсенең стеналарында тезелеп киткән. Өстәвенә, кечкенәдән Рәфгать бабасы белән шахмат, шашка уйнап үскән малай, бүген бабасын егып кына сала. “Шахмат уйнаган бала тормышта катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белә, югалып калмый, төшенкелеккә бирелми”, – ди Рәфгать. Иң яшь катнашучы булса да, дәрәҗәле шахмат-шашка ярышларыннан гел зур бүләкләр белән кайта икән. Гаилә балаларын әтиләре үрнәгендә тәрбияләргә тырыша. “Безнең әти бөтен тапканын балаларының сәләтен үстерүгә тота иде, – ди Гөлназ. – Энем белән сеңлемне музыка мәктәбенә йөртү өчен машина алды. Әти-әни минем өчен бакчаны чистартып, су сибеп, шугалак ясадылар. Мәскәүдән махсус заказ белән тимераяк һәм роликлар кайтарттылар. Асфальт булмагач, роликларында әллә ни йөри дә алмадым, ә менә тимераякта бөтен урам баласы чиратлашып, әти ясаган бозлавыкта шуарга өйрәндек. Әле кечкенә идем. Бервакыт әти үзе катнашкан үзешчәннәр спектаклендә уйнарга кечкенә кыз кирәк булгач, мине үзе белән ияртте. “Дөньяда яшәп кал” дигән ул спектакльне без 36 тапкыр уйнадык. Казанга спектакль белән баргач, бер абзый безгә елый-елый рәхмәтләр әйтте. Сәләтемне күргән әти мине театр түгәрәгенә йөртте. Мин әтигә охшаган. Ә менә энем белән сеңлемнең музыкага сәләте әни ягыннан”.

Гөлшатның җыр-биюгә осталыгын күреп, әтисе аны музыка мәктәбенә укырга бирә. Гаилә мең сумга (ул вакытта бик зур акча) балаларга синтезатор алып бирә. Аннан фортепьяно, баян, видеокамера... Бакчада көндез йоклаудан качып, апасы Гөлшатка ияреп очраклы рәвештә музыка мәктәбенә килгән биш яшьлек Илшатны тыңлап караган укытучы малайны музыка мәктәбенә яздырырга тәкъдим итә. Апа-эне берьюлы фортепьяно һәм курай классларына йөри һәм һәр икесен кызыл дипломга тәмамлыйлар. Гөлшат КДУның чит телләр бүлеген тәмамлап, балалар бакчасында нәниләрне инглиз телендә сөйләшеп-аралашырга өйрәтә. Бүген үзе дә ике бала әнисе.

Әтиләре өченчегә зур өметләр белән малай көтә. Теләге кабул була. Төпчек бала Илшат – гаиләнең горурлыгы. Ул дүрт яше тулганчы укырга өйрәнә. Яшьтәшләре аның бакчага килүен түземсезләнеп көтә. Ул аларга әтисе алып кайткан әкият китапларын кычкырып укый. Сәләтле бала районның йөзек кашына әйләнә. Ул катнашып җиңгән бәйгеләрне санап бетерү мөмкин түгел. Мәктәпне тәмамлауга КФУның музыка факультетына укырга керә, икенче курсны тәмамлаган елны Мәдәният институтында кинематография бүлеге ачылуын ишетә һәм, тәвәккәлләп, документларын шунда тапшыра. Ә яңа уку елыннан берьюлы ике югары уку йортында укый башлый. Һәр икесен дә кызыл дипломга тәмамлый. Илшат иҗади гастрольләрдә ярты дөньяны гизгән егет. Еш кына сәяхәтләренә әтисен дә чакыра. Шулай булмый ни – кечкенә чакта улының талантын, сәләтен үстерү өчен әтисе вакытын, көчен, акчасын кызганмыйча бер генә бәйгедән дә калдырмаган, үсү өчен бөтен шартларын тудырган бит.

Бик кечкенә чагында “Йолдызлык” фестивалендә Минтимер Шәймиев егетнең талантына сокланып кына калмый, затлы фотоаппарат бүләк итә. Кырымда “Сөембикә варислары” фестивалендә орчык кадәр малайның сәләтенә таң калган Гөлзада Сафиуллина, кызыксынып, сораштыра башлый. Сөйләшә торгач, Гөлзада ханым белән Илшат әниләре ягыннан туганнар булып чыга һәм гаиләләр аралашып яши башлый. Бүген Илшат Татарстанның талантлы кинорежиссеры. Мөселман киносы фестивалендә кыска метражлы фильмнар номинациясендә һәр елны бүләкләүгә лаек була. Быелның сентябрендә Казанда Мөселман киносы фестивален ачу тантанасында хатыны Язгөлне култыклап, кызыл келәмнән горур атлаган Илшатны бөтен гаилә дулкынланып күзәтә. Аның “Ишекне шапылдатып япты” фильмы берьюлы ике номинациядә (иң яхшы кыска метражлы фильм һәм иң оста ир-егет ролен башкаручы) бүләкләнүчеләр исемлегенә керә. Бүген Илшат зур документаль фильм – “Татарстанда Ислам” әсәре өчен материаллар җыя.

Әти-әнинең иң зур байлыгы – иманлы, игелекле балалар. Рәфгать балаларын әти-әнине хөрмәт итәргә, алар мәнфәгатен үзеңнекеннән өстен куярга өйрәткән.

Рәфгатьнең юбилей көне искиткеч үзенчәлекле үтә. Күңелләренә нык уелып калганы – Илшатның Нурания Җамалый белән бергәләп эшләгән, әтисенә багышланган өч кисәкле фильмы. Ул “Ә кем әле матурлык дөньяны коткармас дип уйлый?” дип атала. Әйе, Рәфгать төсле игелекле, иманлы, милләтен сөюче, туган теленә тугрылыклы, ата-анага мәрхәмәтле балалар үстерә алырдай аталар никадәр күбрәк булса, дөнья шулкадәр матур, күркәм булыр.

Туган көнендә теләнгән барча теләкләр тормышка ашып, Рәфгать белән Сәриягә тигезлектә, татулыкта, сәламәтлектә яшәргә язсын!


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.10.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»