|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2015 Җәмгыять
Россиядә прәннек ашаучылар саны ник арткан?Ил күләмендә прәннек ашаучылар саны арткан. Белгечләр моны кризис белән бәйләп аңлата. Акча кытлыгы заманында халык барыннан да бигрәк ашау-эчүне “кыса” башлаган икән. Яңа елга кадәр азык-төлек 40 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин дип тә кисәткәннәр. Татарстанда ипи-сөткә бәяләр артачакмы? Илдә яшәүчеләр арасында акчаны саграк тотучылар саны күбәйгән. Үзәк басмалар әнә шулай дип белдерә. Машина, йә булмаса, фатир сатып алырга теләүчеләр турында әйткән дә юк. Бу кадәр зур чыгымнар тотарга җыенучылар хәзер җиде кат уйларга мәҗбүр. Кризис тәмле итеп ашарга яратучыларга да тәэсир иткән дип ышандыра белгечләр. “Нильсен” маркетинг компаниясе үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең яртысы диярлек азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яракларны азрак сатып ала башлаган. Быелның өченче чирегендә чагыштырмача арзанрак ризыкларга өстенлек бирүчеләр 69 процентка җиткән. Моннан бер-ике ел элек кенә азык-төлек кибетенә килүчеләр ризыкны барыннан да бигрәк тәменә карап сайласа, бүген беренче урында аның бәясе тора. Ипи-сөтнең күпме торганын ачыклаганнан соң, кулланырга яраклылык вакытына, ә соңыннан гына тәменә игътибар итәләр икән. “Арзанрак товарлар тизрәк сатылып бетә, – ди башкаладагы супермаркетларның берсендә цех җитәкчесе булып эшләүче Наилә Шиһабетдинова. – Моңарчы бәясе буенча төрле категориягә караган товарларның үз сатып алучысы булса, бүген мондый бүленеш юк инде. Сыйфатына түгел, ә бәясенә карап сайлыйлар. Әби-бабайлар сирәгрәк килә башлады. Андыйлар арасында, бәяләр бик кыйммәт, дип кире борылып чыгып китүчеләр дә бар. Яңа ел бәйрәменә азык-төлеккә алдан заказ бирер вакыт җитте. Мәсәлән, җиләк-җимешне гел күбрәк сатып ала идек. Быел алай эшләп булмас, ахры. Ел ахырында бәяләр тагын да кыйммәтләнәчәк, диләр. Димәк, сату күләме кимергә мөмкин”. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Азык-төлек базары үсеше бүлеге җитәкчесе Евгений Рещиков исә борчылмаска киңәш итте. “Яңа елга кадәр төп исемлеккә кергән ашау-эчү товарларына бәяләр күтәрелмәячәк, – дип ышандырды ул. – Татарстанда җитештерелгән азык-төлек продукциясе бөтен республиканы тәэмин итәргә җитә. Без экспортка бәйле түгел. Быел кырлардан өч миллион тоннадан артык ашлык, бер миллион тоннадан артык бәрәңге, 400 мең тонна тирәсе төрле яшелчәләр җыеп алдык. Иң кирәкле азык-төлекнең барысы да республиканың үзендә җитештерелә”. Авыл-хуҗалыгы ярминкәләре дә бәяләрне тотрыклы сакларга ярдәм итә, дип ышандырды җитәкче. “Ярминкәдә азык-төлек бәяләре ваклап сатуга караганда 20-30 процентка арзанрак, – диде ул. – Әлеге мәйданнар 26 декабрьгә кадәр эшләячәк. Биредә аз керемлеләр өчен отышлы бәядән товар сатып алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ярминкәдә сату күләме бик зур. Мәсәлән, кибеттә бәрәңгене бер-ике килограмм сатып алсалар, азык-төлек базарында аны кыш буена җитәрлек итеп хәстәрлиләр. Бу башка төр яшелчәләргә дә кагыла. Кибеттә бәрәңге – 14, суган – 22, кәбестә ким дигәндә 15 сум торса, ярминкәдә аларны 10, 16-18 һәм 9 сумнан сатабыз. Аермасы бар бит?! Салкыннар башлануга, кибет киштәсендәге кыяр-помидор да кыйммәтләнә башлады. Ә ярминкәдә әлеге яшелчәләрне бүгенгә кадәр 30 сумнан саттык. Кризис шартларында хезмәт хаклары артмый, шуңа күрә халык иң элек кыйммәтле товарлардан баш тартырга мәҗбүр”. Ил күләмендә шоколад һәм кәнфит сату күләме кимегән, ди белгечләр. Кризис вакытында баллы ашамыйча да яшәп була дип уйлыйлар, күрәсең. Хәер, ил халкы тәм-томнан бөтенләй дә баш тартырга җыенмый. Статистика мәгълүматларына караганда, прәннек һәм вафли сатып алучылар арткан. Быелның август аенда бер килограмм прәннек 112 сум 83 тиен торса, шоколадны 705 сумнан сатканнар. Беренчесенең кулланырга яраклылык вакыты да зуррак. Сакчыллык һәр нәрсәгә дә кагыла бит. Евгений Рещиков фикеренчә, кайбер очракта бәяләр артуга сатып алучылар үзләре үк гаепле. “Мәсәлән, узган ел карабодай белән шундый хәл булды”, – диде ул. Хәтерләсәгез, бәяләр кыйммәтләнүдән куркып, халык киштәдәге бөтен ярманы диярлек алып бетерде. Сатучылар исә моннан файдаланды гына. “Былтыр ярминкәләрдә 15 мең тонна карабодай ярмасы сатылса, быел әлеге күрсәткеч 300 килограмм чамасы тәшкил итә, – диде җитәкче. – Халык өйдә булганын ашый”. Евгений Рещиков азык-төлеккә бәяләр үсешен 8 процент тирәсендә фаразлады. “Инфляцияне исәпкә алганда, бу – кесәгә сугарлык түгел”, – диде ул.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|