|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2015 Мәдәният
"Хафалы биюләр” спектакле репетициясеннән ФОТОрепортаж25 октябрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Салават Юзеев пьесасы буенча “Хафалы биюләр” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Рамил Гәрәев. Сезнең игътибарга спектакль репетицияләреннән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Куелган сорауларның катлаулылыгы, төгәл генә җавапларның булмавы, бай характерлар һәм образларның күпкатламлыгы белән әлеге пьеса театрны җәлеп итте. Режиссер Рамил Гәрәев нәрсә белән шаккаттырыр һәм Салават Юзеевның метафоралар белән язылган, җитди сораулар күтәргән драмасын тамашачыга ничек тәкъдим итәр – бу хакта 25 октябрьдә белә алачакбыз.
“Хафалы биюләр” спектакле премьерасы - 25, 26, 27 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә. Билет алырга: касса телефоны: 293-03-74.
--- |
Иң күп укылган
|