|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2009 Җәмгыять
ДӘҮЛӘТ ТОТКАН ХАЛЫКЛАРДА ТАРИХ БОЗЫЛГАН2 июнь көнне ТР Фәннәр академиясенең зур залында күренекле тарихчы, КДУ профессоры, ТР Фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе Миркасыйм Госмановның 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы җыелыш булды. Тантана вакытында хезмәттәшләре, иҗат берлекләре әһелләре, дуслары, шәкертләре, аерым алганда, КДУ ректоры М.Сәлахов, Тарих институты директоры Р.Хәкимов, РИУ ректоры Р.Мөхәммәтшин, аңа республикабыз бүләген – "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырырга килгән Р.Ратникова да аңа оста буларак та, остаз буларак та олы рәхмәтләрен, соклануларын җиткерде.
Тамаша ахырында йомгак сүзе белән чыгыш ясаганда аның бүген дә ялкынлы публицист кайнарлыгын, фикри үткенлеген югалтмавы күренде. Бу чыгышны замандашларына, шәкертләренә, яшьләргә кисәтү дип тә, васыять, фатиха дип тә кабул итәргә мөмкин.
– Бу көнгә үз аякларымда, үз аңымда, ныклы позиция белән килеп җиткәч, Аллага шөкер, – диде җавап бирү сүзендә. – Эшчәнлегемә бәя бирү – минем эш түгел, җәмәгатьчелек, вакыт эше. Тагын җигелеп эшләп булырмы икән – бу сорау. Туктарга вакыт җитмәдеме икән?! Әле һаман студентларга лекцияләр укыйм, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнәм. Һәр елны китап чыгара идем, быел чыгара алмадым. Югыйсә җыелып бетә язган ике-өч китабым бар.
Бүгенге заман, хәзерге җәмгыятебез уңаеннан шуны әйтәсем килә: тарих өлкәсендә шактый үзгәрешләр булырга мөмкин. РФ Президенты каршында "Россия мәнфәгатьләренә зыян китереп, тарихны бозып күрсәтү омтылышларына каршылык күрсәтү комиссиясе" оештырылу уңаеннан әйтәм мин моны. Тарих белеме ул – катлаулы нәрсә. Аның күп өлеше бозудан, фальсификацияләүдән тора. Әмма шуны белергә кирәк: кем боза, ни өчен боза? Тарих – дәүләт хакимиятенең паспорты кебек әйбер. Дәүләтчелек юкка чыкса, тарих бетә.
Дәүләт тоткан халыкларда тарих бозылган. Әмма фальсификацияләүнең сәбәбен аерым галимнәрдән эзләргә кирәкми. Ул – хакимиятне сакларга теләгән дәүләт тарафыннан бирелгән заказ буенча фальсификация. Мондый бозып күрсәтүләрнең авторы, аны кулланучы – хакимият, хакимият өчен көрәшүчеләр. Инде аерым авторларга килгәндә, алар, бу коткыга бирелмәс өчен, үз намусы кушканны, инанганны гына язарга тиеш. Өстән кушканнарга, югарыдан таләп иткәннәргә колак салмаска кирәк. Хакимияткә тәлинкә тотсак, алар безне ярата, дип уйлый кайберәүләр. Дөрес түгел. Аларны вакытлыча гына яраталар. Аннары, кирәге калмагач, артларына тибәләр. Хакимият кешеләре мөстәкыйль булган галимнәрне күбрәк ярата. Читтән торып булса да хөрмәт итә. Менә шуны яшьләр онытмасын иде.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|