|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2009 Матбугат
РИНАТ БИЛАЛОВ: “ГАЗЕТА УKУЧЫ ӨЧЕН ЯЗАРГА ТИЕШ”Ринат Билалов журналистика өлкәсендә билгеле шәхес. Вакытында Чаллыда “Аргамак” журналында, аннары “Восточный экспресс” газетасында мөхәррир булып эшләде. Урыс матбагасы булса да, тематикасы ягыннан татарга якын булды ул. Аннары тиражы төшеп беткән “Молодежь Татарстана” “арбасын” тартырга тәкъдим ителде аңа. Ринат Билалов коллективы белән басмага җан өрергә тырышты, газета шактый яңарды. Аннары мөхәррир эшеннән китеп барды. Берара югалып торганнан соң, Ринат әфәнденең интернетта “Бизнес-онлайн” газетасын оештыруы билгеле булды. Сайт аз вакыт эшләүгә карамастан, шактый кулланучыны үзенә җәлеп итә алды. Аларда чыккан эксклюзив материалларга таянып, башка басмалар да эш итә башлады. Татар журналистикасына җитеп бетмәгән икътисадый, сәяси материалларны көнендә, сәгатендә хәбәр итеп баралар, “Бизнес-онлайн”да мөхәррир үзе дә бик актив яза. Ринат БИЛАЛОВ белән милли журналистика торышы, татар интернет газеталарының перспективалары, татар теле турында сөйләштек.
– Ринат Вәгыйзович, Татарстандагы милли журналистиканың торышын ничек бәяләр идегез? Татар матбугатына нәрсә җитеп бетми һәм аның нинди өстен яклары бар?
– Әле үзгәрешләр чоры. Моңа кадәр лидер булганнар үз позицияләрен югалта бара. 90 нчы елларда иске басмалар урынына яңалары пәйда булды, аннары телевидение газета-журналларны читкә этәрде, хәзер инде аны интернет җиңә бара. Татар журналистикасы да шул юлдан китәр дип уйлыйм. Ләкин әлегә бу процесс бик сүлпән. Сер түгел, татар матбугатының төп укучысы авыл җирендә яши. Бу аудитория белән яхшы тиражлар җыеп булыр дип уйлыйм. Ләкин газета укучы “яшәрә”, 30-40 яшьтәгеләр басма мәгълүмат чараларын укымый. Алар өчен телевидение, интернет кулайрак.
Республикада чыккан татар гына түгел, урыс газеталары да кем өчен язганнарын төгәл аңлап бетерми шикелле. Бу бигрәк тә бюджеттан финансланган матбугатка кагыла. Журналист мөхәррир, мөхәррир түрәләр өчен эшли, ә нәтиҗәсе юк. Билгеле, аудиториянең теләген, кызыксынуын тоеп яза белергә кирәк. Мәсәлән, бер генә татар басмасы да эшлекле кешеләр өчен мәгълүмат бирми. Язу авыр икән, һичьюгы аны тәрҗемә итеп була бит. Яисә тагын да киңрәк аудиторияне җәлеп итү өчен хатын-кызларга тәгаенләнгән басмаларны чит ил аналоглары кебек чыгарырга мөмкин. Күңел ачу журналистикасы татарда көчле дип саныйм. Җитдилекне дә, “сары”лыкны да бергә кушып, урталык таба белүчеләр бик аз. Хәер, үз аудиторияңне табу татарга гына түгел, урыс басмаларына да җиңел бирелми. Шуңа күрә бу бары тик татар журналистикасының проблемасы дип әйтмим.
Шулай да, татар укучысы үзенчәлекле, аның менталитеты башкача. “Восточный экспресс” газетасында эшләгәндә “Татарский век” проектын алып бардык. Бик күп татар журналистлары, басма мөхәррирләре белән аралашырга туры килде. Сөйләшкән вакытта татарлар аерым бер мәгълүмати “гетто”да яшиләр дигән фикер туа иде. Татар журналистларында үзләрен киртәләп яшәү хисе бар. Минемчә, бу тамырдан дөрес түгел. Иң мөһиме – хәбәр кызыклы, актуаль булсын. Татарда шактый уңышлы проектлар бар. Мәсәлән, мәгълүмат агентлыгы ролен үтәүче “Азатлык” радиосы сайты. Һәрвакыт аларны кызыксынып карыйм, укыйм. “Матбугат.ру” сайтын билгеләр идем. Әлбәттә, моны журналистика дип атау бик үк дөрес түгел, ләкин бер урында берьюлы иң кызыклы материалларны уку мөмкинлеге әлегә башка юк.
– Татар матбугатында дәүләт һәм шәхси басмалар шактый. Дәүләт басмалары тарафыннан соңгылары еш кына “сары матбугат” дип тәнкыйтьләнә, аларның бернинди дә социаль әһәмиятләре юк, бер көнлек кенә дип сүгелә. Ничек уйлыйсыз – шәхси газеталар булу начар күренешме?
– Әгәр бүген татар газеталары зур тиражлар җыя икән, алар бары тик мактауга лаек. Бу беренче чиратта безнең милләт яши, туган телендә газета-журналлар яздырып укырга сәләтле дигән сүз. Мәсәлән, Калмыкия, Карачай-Черкессиядә туган телендә газета укучы юк, милли журналистика бик түбән дәрәҗәдә, шәхси матбагалар чыкмый.
Иң төп күрсәткеч – тираж. Укучы үзе теләгән газетаны сатып ала. Аннары шәхси матбагалардагы журналистика бик оператив, актив. Вакыт барысын да тәртипкә салыр дип уйлыйм. Чаллыда “Знамя коммунизма” дип исемләнгән газета 75 мең тираж белән чыга иде. Аннары бервакыт “Челны ЛТД” дип исемләнгән шәхси газета пәйда булды. 8 битле басманың 4 полосасында ТВ программа, ә калган өлештә игъланнар, кыска хәбәрләр иде. Бүген “Челны ЛТД” 50 мең тираж белән чыга, ә “Знамя коммунизма” юк. Укучы үзенә ошаган басманы сайлады. Нинди генә өлкәне алсак та, киләчәк эшмәкәрлектә. “Татмедиа”ның да ачык акционерлык җәмгыятенә әверелүе юкка түгел. Базар ысуллары белән эшләргә кирәклеген барысы да аңлый.
– ТР Дәүләт Советында узган коллегиядә Фәрит Мөхәммәтшин “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” газеталарын тагын тәнкыйтьләде, “Тираж җыя алмыйсыз”, дип шелтә белдерде. Бу мәсьәләне анализлап, укучыга аңлаешлы итеп ачып бирүче бердәнбер “Бизнес-онлайн” булды. Мәкаләдә әгәр хөкүмәт артык басым ясамыйча ирек бирсә, бу газеталар, бәлки, тираж җыяр иде дигән фикер җиткерелә. Сезнеңчә, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” укучыларга кызыклы, зур тиражлы булып чыксыннар өчен нишләргә кирәк?
– Беренчедән, бу газеталарның төп максатлары, вазыйфалары билгеләнмәгән. Әйе, тәнкыйть ителә, шелтәләр дә объектив. Ләкин газета коллективлары өстә утыручыларның алардан нәрсә теләвен аңлап бетерми. Әлегә кадәр бер тапкыр да бу газеталарга карата төп вазыйфаларын, максатларын аңлаткан кеше булмады. Түрәләр бары тик газета яхшырсын дип теләк белдерә. Бу газеталарның югары тираж җыюын телиләр икән, эшләү ысулы башка булырга тиеш. Гомумән, әлеге басмаларның тиражлары зур булу кирәкме соң?!
Миңа калса, бу газеталар күбрәк эшлекле журналистикага тартым булырга тиеш. Аларның потенциаль аудиториясе – дәүләт кешеләре, җитәкчеләр. Билгеле, мондый укучылар болай да күп мәгълүмат ала, шуңа да аларны башка җирдә булмаган, чыкмаган яңалыклар белән тәэмин итәргә кирәк. Бәлки, ниндидер рәсми хәбәрләргә ачыклык керткән, аналитик материаллар бастыру зарур. Җитди газетаны күп кеше укымый. Берничә мең укучысы булса да яхшы. Аерым катлам кешеләренә тәгаенләнгән газеталардан гигант тираж җыеп газаплау дөрес түгел. “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” коллективлары бик четерекле ситуациядә. Бер яктан тираж дип тарткалыйлар, икенче яктан түрәләр нәрсә язарга кирәклеген өйрәтеп тора. Кайбер Русия төбәкләрендә, Европада дәүләт бернинди массакүләм мәгълүмат чарасын да финансламый. Әгәр ниндидер фәрманны яисә шәһәр, хакимият башлыгы белән әңгәмәне бастырырга тиешләр икән, алар тендер уйнатып, халык арасында популяр булган шәхси газетага акча түләп, кирәкле материалны чыгара. Ләкин моңа безнекеләр бармаячак, дәүләт үзенең басма органын тотарга күнеккән, аның үз тарихы, гореф-гадәтләре бар. Шуңа да мондый модель буенча эшләүгә якын киләчәктә ирешеп булмас дип уйлыйм.
– Сез җитәкләгән “Бизнес-онлайн” интернет газетасы бик кыска вакытта үзенә зур аудитория җәлеп итә алды. Моның сере нидә? Сезнең сайтка керүчеләр еш кына “Моның артында хөкүмәт торамы-юкмы?!” дип баш вата. “Бизнес-онлайн”ны Рөстәм Миңнеханов финанслый дигән сүзләрне дә ишетергә була, ләкин сайтта Татарстан хөкүмәтенә таш аткан материаллар да чыккалый.
– Биредә бер ел дәвамында хезмәт куям. “Молодежь Татарстана”да мөхәррир булып эшләп йөргән вакытта гариза язгач, хезмәттәшләрем мине бик үк аңлап бетермәде. Барысы да яхшы кебек, утыр да эшлә, ә Билалов тотты да ниндидер булмастай интернет газетага китте дип гаҗәпләнделәр. Интернет журналистика безнең өчен яңа күренеш, ә яңалык һәрвакыт кызык, үзенә җәлеп итүчән. 90 нчы елларда журналистика факультетында укыган чакта КДУның 2 нче корпусында бер бүлмәдә “Эфир” телекомпаниясе утыра иде. Ә хәзер ул зур холдинг. Шул вакытта алар аудиториянең тиз мәгълүмат алу ихтыяҗын канәгатьләндерә белде. Кешеләргә оператив мәгълүмат кирәк. Интернеттан башка тиз хәбәр тарату белән бүген радио гына сынаша аладыр. Проектның уңышлылыгы аның оператив мәгълүмат бирә алуында һәм бәйсез булуында.
Сайт артында кемнәр тора дигәннән, гамәлгә куючылар исемлегендә билгеле шәхесләр юк. “Бизнес-онлайн” берничә кеше тарафыннан финанслана, проектның киләчәге барлыгын аңлап, алар бу эшкә үз акчаларын тотты.
Интернет газетаның берничә өстен ягы бар. Типография чыгымнарыбыз, почта белән проблема юк. “Бизнес-онлайн” антикризис проекты буларак оештырылды. 2007 елда ук илнең икътисадый торышында ниндидер үзгәрешләр көтеләчәге билгеле иде. Шуңа да безнең газетаның төп темасы – ул икътисадый кризис. Бөтен көчкә эшли башлаган вакытта кризис көн кадагы темасына әверелде. Халыкны куркытырга теләмибез, бары тик аларны объектив мәгълүмат белән тәэмин итү үзмаксат булып тора. Бүгенге вәзгыятьне, җил кайсы якка искәнен аңлатырга, ниләр булырга мөмкинлеге хакында фаразлар бирергә тырышабыз. Мондый мәгълүматка ихтыяҗ бар дип саныйм.
Соңгы яртыеллыкта чыккан газеталарга күз салсаң, шуны билгеләргә мөмкин: икътисад, аңа кагылышлы хәбәрләр, мәкаләләр бастырган матбагалар укучыларын бик аз югалтты. Аннары “Бизнес-онлайн”ның популярлыгы арту укучыларның актив катнаша алуына бәйле дип уйлыйм. Сайтта эленгән хәбәрләр, мәкаләләр, интервьюлар астында һәр кеше үз фикерен, комментариен язып калдыра ала. Безнең дошманнарыбыз да, якын дусларыбыз да юк. Үзебезне чыннан да бәйсез интернет газета дип саныйбыз. Ләкин кемгәдер каршы чыгып, сугышырга дигән максат та куймыйбыз. Әгәр хөкүмәт яхшы гамәл башкарса, язабыз, хаталы карар кыла икән, бу турыда да дәшми кала алмыйбыз. Безнең максат – оператив рәвештә объектив мәгълүмат бирү.
Коллектив зур түгел, үзем дә актив язам. Без һәрвакыт онлайн режимында, әгәр вакыйга якшәмбе була икән, шул ук көнне аны язып элеп куябыз. Вакыйгалардан артта калмаска тырышабыз. Гыйнвардан укучыларыбыз саны ике тапкырга үсте. Һәр көн безне 2500 тирәсе кеше укый, ләкин бу чик түгел.
Гомумән, соңгы арада интернет массакүләм мәгълүмат чараларының популярлыгы көннән-көн үсә. Санкт-Петербургтагы “Фонтанка.ру” исемле шәһәр газетасын көн саен 50-60 мең кеше укый. Яисә Чиләбе өлкәсендә “74.ру” интернет ресурсы белән дә көч сынашырлык конкурентлар юк. Бездә дә мондый процесс бар. Элек мин дә иртән бер кочак газета карый идем, ә хәзер яңалыкларны интернеттан укыйм. Әлбәттә, бу басмалар бөтенләй юкка чыгачак дигән сүз түгел. Кино барлыкка килгәч, халык театрга йөрүдән туктамады. Кайбер кеше яңалыкны интернеттан укырга яратмый.
– Сезгә гомумән татар журналистикасы кызыкмы?
– Вакытым кысан булса да, татар журналистикасындагы вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырышам, күзәтәм. Татар басмалары минем өчен ят түгел. Гаиләдә озак еллар дәвамында “Сөембикә”не алдырдык. Әти хәрби кеше булганга күрә, чит илдә яшәдек, ләкин анда да татар газеталарыннан аерылмадык. Әнием бездә яши һәм татар басмаларын яздырабыз. Күпчелек татар газета-журналларының мөхәррирләре, журналистлары белән танышмын, аралашабыз һәм анда булган вакыйгалар минем өчен кызык, хәтта борчылам.
– Мәсәлән, Сезгә ниндидер татар газетасын яисә сайтны җитәкләргә, аны яхшы сыйфатлы ресурс итеп булдыру эшен тәкъдим итсәләр, тотыныр идегезме?
– Күз алдына китерү авыррак, ләкин кызыклы тәкъдим. Тик менә коллектив белән уртак тел таба алырмынмы-юкмы, шунысы сорау тудыра. Үзе татарча язмаган килеш безне өйрәтеп утыра дип әйтергә мөмкиннәр. Әлбәттә, тел белмәү мондый тәкъдимнән баш тарту өчен принципиаль сәбәп түгел. Бары тик телнең кайбер нечкәлекләрен сизми калырга мөмкинмен, ә эшләү технологиясе аңлашыла, темалар да универсаль. Дөресен әйткәндә, бу турыда бер дә уйлаган юк. Әгәр ниндидер кызыклы тәкъдим булса, ник уйлап карамаска?
– Сезне кайбер татар әсәрләрен урысчага тәрҗемә итеп караган шәхес дип беләм...
– Күпләр килешмәс, ләкин, минемчә, әдәбият вакыты узды. Ул заман кешесен мәктәптә, университетта белем алганда үзенә җәлеп итә аладыр. Шул вакытта гына әсәрләр күпләп укыла. Ә гади тормышта урамда очраклы рәвештә ун кешедән: “Соңгы тапкыр кайчан һәм нинди китап укыдың?” – дип сорасаң, “Укымадым” дигән җавап күбрәк булачагына иманым камил.
Бүген мәгълүмат заманында әдәбият үзенең 15-20 ел элек булган әһәмиятен югалта бара. Без зур тизлек заманында яшибез, саллы әсәрләр укырга вакыт юк. Мәсәлән, урыс классик әсәрләре дискларда сатыла. Ник безгә дә шуны булдырмаска? Татар телен аңлаган, ләкин укый белмәгән кешеләр шактый, аларга әсәрне тыңлау җиңелрәк. Машинада барганда ниндидер әсәрне тыңлау уңайлы. Урысчага тәрҗемә ителгән татар классик әсәрләрен барысын да диярлек укыдым. Шуны онытмаска кирәк: тәрҗемәдә телнең тәме ким дигәндә 40 процентка югала.
– Татарстанда татар теленең кулланылышы турында күп сөйләнә. Урыс теле белән беррәттән чын-чынлап дәүләт теле буларак үсә алмавына сукранабыз. Гади халык арасында телгә карата ихтыяҗны ничек булдырырга дип баш ватабыз. Менә Сез үзегез татар телен белсәгез дә, урысча сөйләүне кулайрак күрәсез. Татар теленең бүгенге торышының сәбәпләрен нидә дип саныйсыз?
– Сәбәпләр күп. Без 90 процент мәгълүматны урыс телендә алабыз. Бу рәвешле телне саклап калу, аңа ихтыяҗ арттыру авыр. Мәсәлән, кабель, спутник телевидениесе булган очракта да кеше иң күбе “ТНВ”, йә булмаса, ДТРК “Татарстан”, бәлки, “БСТ”ны карый ала. Ләкин киноны ул барыбер “ТНТ” яисә “Россия” каналыннан караячак. Мәгълүмат ташкыны бик зур, кеше аңа эләгеп, башка тел мохитендә кайный. Бу бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә кагыла. Шул ук вакытта, Минтимер Шәймиев әйтмешли, ә кем туган телдә сөйләшүне, газеталар чыгаруны тыя? Әлбәттә, федераль үзәктән дә безне чикләргә тырышулар бар. Ләкин күп нәрсә үзебездән тора. Гаиләдә ата-ана балалары белән туган телдә сөйләшә, аларны татар телендә уйларга, фикерләргә өйрәтә икән, моны бер нәрсә белән дә җуеп булмаячак. Телгә ихтыяҗ тусын өчен күбрәк сыйфатлы мәдәни, мәгълүмати продукция чыгарырга кирәк. Менә моның белән бездә проблема. Энтузиастлар бар, ләкин аларның көче җитеп бетми.
Телнең куллану-кулланылмавы өчен дәүләт тә җаваплы булырга тиеш. Менә Казанга чит ил брендлары килеп үз бизнесын ача, еш кына алар биредә икетеллелек икәнен белми калалар, гап-гади итеп “Телләр турындагы закон”ны аңлатып бирүче дә юктыр, мөгаен. Ләкин бер әйберне төгәл әйтә алам: шәхси инициатива көче дәүләтнекенә караганда куәтлерәк. Мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе. Бу гамәл дәүләт органнарыннан шелтәләр белдереп, татар теленә негатив караш аударып, мәҗбүр итүгә караганда күбрәк нәтиҗә бирә алуына шикләнмим.
Миңа килгәндә, озак еллар чит илләрдә яшәгәнгә күрә, телем бераз аксый. Ләкин тел мохите бар проблеманы хәл итә дип уйламыйм. Хатыным – Себер татары, аларның туган авылы тирәсендә 60 километр ераклыкта бер генә дә татар авылы юк. Шулай булуга карамастан, телләрен онытмаганнар. Казанны карар, татар концертын тыңлар өчен спутник тәлинкәләр урнаштыралар. Тел мохите булмаса да, татар теленә, мәдәниятенә ихтыяҗ зур.
Безнең халык авыр язмышлы. Ләкин ул бик мобиль, әллә нинди җирләргә барып җитә, төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Икътисад ягыннан да бик актив, акча эшли белә, бер урында гына утырмый татар. Заман кешесе үсәргә тели икән, ул бүген берничә тел белергә тиеш. Идеаль вариант – татар, урыс, инглиз телләрен камил белү. Моңа өстәп төрек, гарәп телен белсә, кеше югалмаячак. Бу – төрле җирдә үзеңне ирекле, кирәкле санар өчен мөһим. Ләкин шул ук вакытта глобалист булудан куркырга кирәк. Безнең кеше телен оныткан очракта да милли үзенчәлеген, менталитет принципларын югалтмый, ул әхлагы белән дә башкалардан аерылып тора. Дәүләте булмаса да, сакланды. Татарда яшәү дәрте бар. Бәлки, кайчак Универсиадалар уздырып арттырып та җибәрәбездер. Ләкин кайсы милләт тагын мондый амбицияле эшкә алына?!
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|