поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2009 Җәмгыять

БҮГЕНГЕ КӨН ГЕРАСИМНАРЫ

Иван Тургеневның «Муму» хикәясендәге ишегалды себерүче Герасим персонажын белмәгән кеше юктыр. Гадәти булмаган көчкә ия, дүрт кешелек эшне берүзе башкарган Герасимның бер кимчелеге бар: ул чукрак һәм телсез. Өстәвенә күндәм һәм үз мәнфәгатьләрен яклар чакта кыюсыз да. Исерек Капитон Климовка сөйгәне Татьянаны үз куллары белән илтеп бирүен, хуҗасыннан фәрман булуга, яраткан эте Мумуны суга батыруын башкача ничек аңлатырга? Телсез, чукрак, күндәм, юаш... Бүген һәммәбез дә Герасимга охшый башладык түгелме?

Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит

Бу әйтемне  Россия халкы бердәм рәвештә  үзенә девиз итеп кабул итте булса кирәк. Рәхәт бит! Нигә әле дөньяда барган һәр вакыйгага борчылырга, сәламәтлекне бетерергә ди? Франция, Греция, Германия, Төркия һ.б. илләрнең миллионлаган кешеләренең урамнарга чыгуын һәм хакимиятнең үзләренә ошамаган һәр гамәленә каршы митинг үткәрүен болай да телевизордан карап, газета-журналлардан укып торабыз. Ягулыкка, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр аз гына артса да, берничә көнгә эшсез калсалар да һ.б. – хәзер шәрран ярырга гына торуларына гаҗәпләнәбез. Ил башлыгын, Хөкүмәтне алыштыру, сайлауларны вакытыннан алда үткәрүләр дә гадәти хәлгә әйләнде. Демократия, ирек дигәч тә... Афоризмнар остасы Борис Крутиер тикмәгә генә: «Демократия ул – халыкның хакимиятне үз кулына алуы һәм хакимиятнең шул халык муенына менеп атлануы», – димәгәндер инде. Әллә... бу сүзләр аларга кагылмыймы?..

 

Башка хезмәтчеләр тормышына битараф булган, үзалдына карап, дәшми-тынмый гына эшләп йөргән Герасим  хуҗасына ризасызлык белдергәндә, ачуы чыкканда бер дә шаулап йөрмәгән, мыштым гына үз бүлмәсендә бикләнеп яткан. 

 

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Иван Щербаков белдергәнчә, соңгы берничә көндә генә дә республикада ягулыкка бәяләр артып, хәзер уртача Аи-92ле марка гына да 16,5-18 сум тора. Шуннан нәрсә? Яшибез, исәнбез бит әле. Шөкер, урамнарга да чыкмадык, Медведевны да икенче президентка алыштырып куймадык.   Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләргә һәм башка бәяләр артса да, Хөкүмәт биналары каршына килеп, тавыш чыгармадык.  РФ сәламәтлек һәм социаль яклау министры Татьяна Голикова белдергәнчә, 29 майга рәсми теркәлгән  эшсезләр саны 2 миллион 230 мең кешегә җиткән.  Росстат мәгълүматларына караганда, апрель аенда барлык эшсезләр 7,7 миллионнан күбрәк булып, икътисади актив халыкның 10 процентын тәшкил иткән. Инде шуңа да буза куптарып йөри башласаң?! 

 

«2009 ел социаль һәм сәяси каршылыклар елы булачак. Иң беренче чиратта бу сәнәгать үзәкләренә һәм  эшсезлек дәрәҗәсе бик түбән төбәкләргә кагыла. Ә хакимият исә гражданнарның акцияләренә игътибарын көчәйтәчәк», – дигән иде 2008 елда ук «Солидарность» берләшмәсе лидерларының берсе, күренекле сәясәтче  Борис Немцов. Тик аның фаразлары чынга ашмады. Ә Ленинград өлкәсенең Пикалево шәһәрендәге «Базэлцемент-Пикалево» предприятиесе банкротлыкка чыгу аркасында эшсез һәм хезмәт хакы түләнүдән мәхрүм калган халыкның, баш күтәреп, федераль юлларны ябуы һ.б. шундый вак-төяк митингларга әһәмият бирергә кирәкми.  Герасимнар бит алар ишетми. Шунысы уйландыра: Тургенев аны әсәрендә нигә сукырайтмады икән?.. Ул чакта дөньяда ниләр эшләнгәнен бөтенләй күрмәгән, бүгенге көн өчен дә үрнәк,  менә дигән Герасимга әверелер иде...

 

Күсе кебек булсаң иде

 

РФнең  баш  санитар табибы Геннадий Онищенко белдергәнчә, Җир планетасында күселәр сан буенча кешеләрне узып киткән.  Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рәсми рәвештә хәбәр иткән. Инде ничә гасырлар буе кешелек аларны юк итүдә эшчәнлек алып барса да, күселәр рәхәтләнеп яши бирәләр. «Кызыл китап»та юкка чыгып бара торган хайваннар, җәнлекләр һ.б.лар саны арту чорында да нигә күселәргә андый куркыныч янамый?  Сере бик гади: алар үзләрен бер организм  һәм бердәм итеп хис итәләр,  шуңа да аларга каршы кулланылган бер генә чара да файда китерми. Күселәрнең шушы сыйфатына ия булсакмы?..

 

Юк шул. Күселәргә охшасак, татар матбугатының тиражы  да елдан-ел кимемәс, моңарчы милләтебезгә М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Ә.Еники һ.б. язучыларыбызның китапларын  дистә меңнәрчә тираж белән бастырган Татарстан китап нәшрияты да финанс кытлыгы кичермәс, татар мәктәпләре һәм гимназияләрендә татарча укытуның киләчәге дә билгесезлек хәлендә булмас һәм, иң мөһиме, боларның берсе дә татар кешесен битараф калдырмас иде.  Шул чакта «Болгар» номерлары  һәм башка тарихи истәлекләребез юкка чыгуга багышланган сыкраулы, уфтанулы шигырьләр, мәкаләләр язу  белән генә чикләнмәс идек. Кызганыч, бүген татар Герасимнары сафында булмаучылар сирәгәйгәннән-сирәгәя... Иң гади мәсьәләләрдә дә сүзен әйтергә кыймаган, теләгәнен ишетергә һәм  кылырга курыккан бүгенге көн Герасимнары    Габдулла Тукайның «Тотса Мәскәүләр якаң!» шигырен эчтән генә гел кабатлап йөриләр кебек... Кая инде безгә агу куелганын белүгә үк бер-берсенә шул мәгълүматны таратырга ашыккан күселәргә җитү!

 

...«Муму» әсәренең ахырында  Герасим, үз хуҗасыннан качып, туган авылына кайтып китә. Чукрак күпне ишетер, юаштан юан чыгар, диләр бит...  

  


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 107-108 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»