|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2015 Мәгариф
Россиянең 25 топ-мәктәбе исемлегендә Татарстанныкылар да барРоссия Мәгариф министрлыгы теләктәшлеге белән, илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. 500 иң яхшы белем йорты арасына Татарстанның 17 мәктәбе дә кергән. Казанның 131 нче лицее – 25 топ-мәктәпләр исемлегендә. «Россиянең иң яхшы мәктәпләре»н ел саен ачыклыйлар. 2014 елга кадәр рейтингта урыннарны бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә таянып, укучыларның олимпиадаларда урыннар яулавына карап билгеләгәннәр. Быелдан исә тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган мәҗбүри дәүләт имтиханы күрсәткечләре дә исәпкә алына башлаган. Казанның 131 нче лицей директоры Әлфия Хәбибуллина: Чыгарылыш сыйныф укучыларының биштән бере Мәскәү югары уку йортларына укырга керә. Казанда калучылар да җитәрлек. Югары уку йортлары галимнәре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бигрәк тә олимпиадалар вакытында алар укучыларга өстәмә лекцияләр укый. Хәзер зур спорт залы төзү белән мәшгульбез. Конкурентлык көчле заманда республикада алдынгы рәтләрдә калу бик авыр, хәзер ирешкән дәрәҗәне сакларга тырышабыз.
--- |
Иң күп укылган
|