поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.10.2015 Язмыш

Дөньяның иң авыр татары 300 килолы Ирек Габдрахманов: “Туган ягыма кайта алмыйм!”

Ирек Габдрахманов сәнгать кешеләренә яхшы таныш: шигырьләр иҗат итә, җырлар өчен текстлар яза ул. Рәсми рәвештә танылган дөньяның иң авыр татары: авырлыгы 300 кило чамасы. Ни аяныч, Ирек абый күп нәрсәләрдән мәхрүм: мөстәкыйль рәвештә урамга чыгып йөри алмый, юыну, киенү өчен дә кеше ярдәме кирәк аңа.

Иң кызыгы һәм кызганычы: Ирек Габрахмановка туган җирендә ярдәм кулы сузучы табылмаган. Ул бүген Германиядә яшәргә мәҗбүр. Читтә, Европада бер белмәгән кешеләр аны карый, дәвалый.

“7 килолы булып туганмын”

Ирек абый белән телефон, интернет аша аралаштык, үзенчәлекле, гаҗәеп кеше ул. Үзе турында менә ниләр сөйләде:

–Башкортстан татары мин, Бүздәк районының Яңа Актау авылында туганмын. Кечкенәдән таза гәүдәле идем, югыйсә минем кебекләр нәселдә дә юк. Әни минем белән көмәнле чагында каты авырган, шуның нәтиҗәсеме, туганда ук 7 килолы булганмын. Озак яшәмәс дип, хәтта мине теркәмәгәннәр дә: 1962 елда тусам да 1963 елгы итеп яздырганнар.

Мин күргәннәрне сөйләсәң китап язарга була. Нәкъ башкалар кебек ашадым, хәзер дә шулай. Яшьтәшләремә караганда таза булганга, алардан калышмас өчен чын мәгънәсендә тир түгәргә туры килде. Җиде чакрым ераклыктагы күрше Урзайбаш авылы мәктәбенә барып укыдык. Кар көртләрен ерып мәктәпкә бару – зур көч таләп итә иде. Берсендә кырда кар көртендә батып калдым. Шунда катып үләсе идем, бәхетем, якыннарым мине эзләп чыкканнар. Унбер яшемдә 80 кило идем. Кызлар белән дә йөрмәдем, дөресрәге, алар минем белән йөрмәде. Тазалыгым аркасында кечкенәдән менә шундый михнәтләр күрдем.

Шулай да Ирек абый сер бирмәгән. Читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 25 еллык хезмәт стажы бар аның. Колхозда, урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, кино куйган. Йөрергә авырлашкач, икенче күңел юанычы тапкан: бүген ул көн саен диярлек шигырьләр яза. Икенче группа инвалид.

–2000 елларда, колхозда баш экономист булганда, хезмәт хакы хисабына тулай торактан 25 квадрат метрлы бүлмә алдым. Ул агач бина, иске, ярым ишелгән иде. Йөри торгач тулай торак бүлмәсе урынына Бүздәк районының Уран авылында иске генә бер йорт бирделәр, шунда ялгызым яшәдем.

2008 елда Октябрьск шәһәрендәге картлар йортына киттем. Үземә генә авыр була башлады: ашарга әзерләргә, киенергә, юынырга... Өч ел анда яшәгәч яңадан Уранга – иске йортыма кайтырга булдым. Әйе, гарипләр йортында яхшы ашаталар, шартлар да әйбәт, ләкин минем өчен түгел икән ул җир. Анда авыру кеше өчен кыенга туры килә, хастәханәдәге кебек шартлар юк. Һәм иң мөһиме – мин иҗат кешесе, тынычлык, илһам алу өчен чыганак кирәк.

Сагынам!

Ирек Габдрахманов хыялый кеше. “Мине мәхәббәт яшәтә”, –ди ул. Хыялында йөрткән кызы бар, тик янында йөргән хатыны гына китеп барган.
–Картлар йортыннан кайткач өйләндем мин, – ди дөньяның иң авыр татары. – Бертуган апам Франциядә яши, 2012 елда хатыным белән шунда киттек. Ниятем – сәламәтлегемне яхшырту иде. Ике ел Франциядә яшәгәннән соң энем янына – Германиягә килдем. Ә хатыным балалары янына кире Башкортстанга кайтып китте. Бүгенге көндә дә Германиядә яшим, энемнең гаиләсе ярдәм итә. Тагын көн саен “Кызыл Хаҗ” оешмасыннан киләләр, минем яраларымны бәйләп, чистарталар. Кан тамырларым шартлап, аякларым бозыла, үлекли, гел карап торырга кирәк. Авыруларга карата бик җылы мөнәсәбәт монда. “Кызыл хаҗ” бушка ярдәм итә. Барысы да әйбәт, күңелгә туган як кына җитми...

Ирек абый яшәргә урыны булмаганга туган ягына кайтмый. Уран авылындагы йорты иске. Мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, аның өчен душы, бәдрәфе өйдә булу кирәк. Торак шартларын яхшыртуны сорап Ирек Габдрахманов кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән: Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовтан башлап Владимир Путинга кадәр. Татарстан Президентына да хат язган, тик җавап кына булмаган.

–Рөстәм Хәмитов минем өчен кием тектерде, – дип сөйләде Ирек абый. – Гәүдәм зур булганлыктан, гади киемнәр ярамый. Өс киемнәрен дә исәпкә алсам, бер тектергәндә 40-50 мең сум акча кирәк. Җитәкчеләрнең башка ярдәмен күрмәдем, югыйсә минем кебекләр Россиядә башка юк.

Татар телендә аралашырга әле ярый интернет бар. Социаль челтәрләрдә үземнең группаларымны булдырдым, иртән йокыдан тору белән эшкә чумам. Килгән хатларга җавап язам, дусларымны туган көннәре белән котлыйм, кайгы-шатлыкларын уртаклашам. Урамга чыгып йөри алмагач бар тормышым компьютер каршысында уза. Тормыштан зарланмыйм, һәркем дөньяга үз ризыгы белән килә. Миңа шулай язылган булгандыр. Хыял-өметләрем яшәтә мине, илһам бирә. Хыялларның берсе – туган ягыма, уңайлыклары булган үз йортыма кайту. Икенчесе – мине аңлаучы хатын-кызны очрату. Өченчесе – шигырьләремне китап итеп бастыру һ.б.

... Менә шундый үзенчәлекле кеше Ирек Габдрахманов. Бу дәү ир-атның йөрәге дә зур кебек тоелды миңа. Һәрхәлдә, шигырьләрен укыгач, үзе белән сөйләшкәч шундый нәтиҗәгә килдем. Көчле энергияле кеше. Ирек абыйга теләгем шул: хыяллары чынга ашсын һәм шигырь язарга Аллаһы Тәгалә озын гомер белән илһам бирсен.

P.S. Немецларның “Кызыл Хаҗ” (“Красный Крест”) оешмасы бөтен дөньяга билгеле. Алар нигездә гарипләргә, карт кешеләргә бушка ярдәм күрсәтәләр. Германия хастаханәләрен кан белән тәэмин итәләр. “Кызыл Хаҗ” оешмасы хәйрия эшләренә ел саен якынча 50 миллион евро акча тота.

Туган илемә!

Мин яратам сине Туган илем,
Төшләремдә күреп сагынам!
Таң атканда сайрар кошлар булып,
Җырлый-җырлый канат кагынам!
Мин яратам сине Туган илем,
Сабый чагым сиңа чакыра!
Җилләр булып кайтып исәр идем-
Балачакның гүзәл таңына!
Мин яратам сине Туган илем,
Искә төшә яшьлек елларым!
Сагындыра хәтта кара таңда,
Мәктәпләргә илткән юлларың!
Мин яратам сине Туган илем,
Синең өчен жаным жәл түгел!
(Кирәк чакта ярдәм итмәсәң дә,
Монсы инде мөһим хәл түгел!)
Мин яратам сине Туган илем,
Синдә калды көчле чакларым!
Кара тирем түгеп, икмәк игеп
Йокламыйча аткан таңнарым!
...Жырлыйм, елыйм Туган илем өчен,
Чын йөрәктән чөнки яратам!
Халкым өчен, газиз илем өчен
Йөрәк җырларымны яңгыратам.

Ирек ГАБДРАХМАНОВ, сентябрь, 2015.

1

2

Ирек Габдрахманов төркеме: https://vk.com/publik2015lovemuzik


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 13.10.2015
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»