поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.10.2015 Милләт

Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде

Менә, ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде.

Озак еллар өлкәбезнең Кошки районы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәгән һәм 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аяк һәм куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган талантлы бу шәхес - сигез китап, күпсанлы рәсемнәр авторы. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, рәссамнарның халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты иде.

Өч төбәк - Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылы (ул анда туган) Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылы (биредә аның яшүсмер еллары үткән, биредә ул чын шагыйрь, ир-ат булып җитлеккән) һәм, ниһаять, гомеренең соңгы елларын уздырган Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәре - һәрберсе Гакыйль Сәгыйровны үзенең якташы дип саный, хөрмәт итә.
Гакыйль Сәгыйров 71 яше белән барганда, 2011 елның 29 июлендә вафат булгач, соңгы васыяте буенча аны Иске Фәйзулла авылы зиратына алып кайтып җирләгән идек.

Ә аның тормыш һәм иҗат юлы турында китап язу һәм Иске Фәйзуллада ул яшәгән йортта музей ачу теләге әле үзе исән чагында ук туган иде. Менә беренче хыялыбыз - китап язу теләге тормышка ашты да инде.

Сентябрь ахырында Сама¬раның “Медиа-Книга” нәшрия¬тында затлы кәгазьдә, төрле елларда төшерелгән аклы-каралы һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән 700 данәдә, 320 битле китап басылып чыкты. “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип исемләнгән бу китап Самара өлкәсе хөкүмәтенең өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә биргән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге губерна гранты акчасына нәшер ителде.

Китапта язучының үзе турында, әти-әнисе, туганнары, бергә укыган сыйныфташлары, авылдашлары, фикердәшләре, ярдәмчеләре турында язылган документаль хикәяләре, публицистик язмалары, аның турында күп истәлекләр урын алган.

Бөтен язмаларны бергә җыйнап, аларны нәшер итү өчен әзерләргә миңа, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга, насыйп булды. Ә шул язмаларны китап итеп, дөньяга чыгаруны басмабызның журналистлары һәм техник хезмәткәрләре үз өсләренә алып, уңышлы башкарып чыктылар.

Гакыйль Сәгыйров кебек каһарман шәхеснең тормышы, иҗаты турында язу, аны укучыларга җиткерү ансат түгеллеген, мин, китапның авторы һәм мөхәррире буларак, әле хәзер генә ныклап аңлый, төшенә башладым кебек. Шулай да булган мәгълүматларны, шагыйрьнең үзе турында, якыннары, бергә яшәгән, аралашкан кешеләр турында язып калдырган истәлекләре, хатирәләре укучыларыбызга кызыклы булыр, дип өметләнәм. Аның турында башкаларның әйткән уй-фикерләре дә, күрсәтелгән мәгълүматлар да халык күңеленә барып җитеп, үз урынын һичшиксез табачак әле.

Бәлки, киләчәктә Гакыйль Сәгыйров кебек феномен турында башкача, тулырак итеп, аның кичерешләрен ныграк чагылдырган язучылар да булыр. Шуңа күрә китапта кимчелекләр табучылар да табылыр, чөнки бу олуг шәхеснең тормышы турында язу, моны бүгенгесе көнне аягына гына баса башлаган, бу дөньяга киләсе сабыйларга да җиткерү безнең барыбызның да изге бурычы булырга тиеш.

Гакыйль Сәгыйровның үткән гасырның алтмышынчы еллары ахырында, язмыш тарафыннан зур фаҗигагә дучар ителгәннән соң, көндәлекләрендә язып калдырган тормыш турындагы уйлары гына да тетрәндергеч. Менә шул юлларның бер¬никадәрен биредә сезгә дә җиткерәсе килә:

“Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү? Бу сораулар гасырлар буена кешелекне борчып килгән. Зур галимнәр, акыл ияләре аның күптөрле ягын ачып күрсәткәннәр, мәшһүр язучылар калын-калын китаплар язганнар. Николай Островскийның да ул турыда әйтелгән канатлы сүзләре бар - ул һәркемгә билгеле. Кеше туа. Һәрнәрсәнең дә чиге булган кебек – гомер дә ул сыйфаттан читтә кала алмый. Кеше яши һәм беркөнне юкка чыга. Бу гасырлар буена шулай дәвам иткән һәм итәчәк. Безгә кадәр Җир өстендә күпме кеше яшәп киткән, без яшибез. Бездән соң мең ел үтәр, кешеләр ул вакытта да яшәячәкләр. Әмма без ул көннәрне күрмибез дә, хыялыбызга да китерә алмыйбыз. Ул кешеләр безне гомуми исем белән генә - егерменче гасыр кешеләре дип атаячак¬лар, ул көннәргә безнең дәвер кешелек дөньясыннан берничә йөз кешенең исеме генә барып җитәчәк. Ә без бүгенге дөньяда 3 млрд. кеше яшибез бит! Йөрибез, эшлибез, көләбез, шатланабыз, биибез, елыйбыз, укыйбыз, кайгырабыз һәм әле тагын иксез-чиксез эшләр эшлибез, хыялланабыз, уйлар уйлыйбыз. Боларның барысын да, безнең һәр адымыбызны вакыт агымсу кебек үзенең төпсез хрусталь чоңгылына алып китә бара. Без эшләгән эшләребезне, уйлаган уйларыбызны, кино карагандай, күз алдыннан үткәрә алабыз, тик аларның сурәтләре нур булып аңга сеңеп калган, ә җисемнәрен вакыт урлаган була. Җыр кыска булса да дөрес әйтә:

Үткән гомер кире кайтмый,
Сулар борылып акса да.

Вакыт - аяусыз рәссам, аны алдау, аның игътибарыннан читтә калу мөмкин түгел. Безнең планетабыз бик кечкенә, тик үзебезгә җитәрлек, акыллы булганда. Җир өстендә һәр кешегә дә бәхетле тормыш кичерергә мөмкинлек бар. Бер-береңә яхшы мөгамәләдә булу, икенче берәүгә һәрвакыт кирәк булу, күңелеңдә дуслык, туганлык хисе саклау! Бу турыда кемнәр генә язмады, кемнәр генә сөйләмәде! Яшәлгән һәр минутың гомереңнең бер кисәкчеге бит ул. Син башкаларның шатлыгын сак¬ларга, үзең дә шуннан ләззәт табарга тиешсең. Шушы кыс¬ка гына гомеребезне күбрәк башкаларга файдасы тиярлек итеп яшәргә тиешбез. Гомернең озынлыгы, яшәүнең мәгънәсе шунда. Дусларың, туганнарың, кешеләр кү¬ңелендә үзең турында яхшы истәлек, җир өстендә матур эшләрең калса, үләргә дә куркыныч түгел. Кешенең гомере калган истәлеккә, кылган эшләренә бәйләнгән. Без - егерменче гасыр кешеләре, тарихка шул гомуми исем астында керәчәкбез. Тик безнең һәрберебезнең үз шәхесе бар, үз туганнары, үз дуслары, үз кайгысы, үз тормышы бар: үз иле, үз туган җире бар...”

Менә нинди тирән мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган безгә шагыйрь. Аның һәр шигырендә дә зур фәлсәфә ярылып ята. Шуларны укыйсың да, уйга чумасың: “Киләчәктә безнең туган илебез нинди булыр?” Шунда ук күңел бу сорауга җавап та бирә: “Бүгенге сабыйлар кем булып үссәләр – үзләренең тамырларын белеп үссәләр яисә манкортка әйләнсәләр, илебез дә шундый булыр”.

Илебезнең, халкыбызның киләчәге үз кулыбызда. Барыр юлыбызда каһарман якташыбыз - Гакыйль Сәгыйровның күпләребезгә үрнәк булырлык тормышы якты маяк булып янарга тиеш. Ә моның өчен аның тормышын, иҗатын ныклап өйрәнергә, исемен мәңгеләштерергә һәм киләсе буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә кирәк.

Кешелек дөньясы яшәгән вакытта тарих дәвам итә. Безгә алмашка киләчәк буын кешеләре Гакыйль Сәгыйров феномены турында тулырак итеп, аңлаешлырак итеп тә язарлар әле, дип ышанасы килә.

Ә бу беренче китапны язуда, төзүдә һәм дөньяга чыгаруда ярдәм итүчеләргә, бигрәк тә өлкә хөкүмәтенә чын күңелдән рәхмәт әйтергә кирәк.
Хәбәр иткәнебезчә, китап губерна гранты акчасына нәшер ителде. Аның тиражы да артык зур түгел, нибары 700 данә генә. Башлыча ул татарлар күпләп яшәгән өч төбәкнең – Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләренең шәһәрләре һәм татар авыллары китапханәләренә, мәчет¬ләренә җибәреләчәк. Бу бигрәк тә әдип озак еллар яшәгән Самара өлкәсенең Кошки, Татарстанның Нурлат районы, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре укучылары ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнәчәк.

Киң татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында китап¬ның тәкъдир итү кичәлә¬рен оештырырга да ниятлибез. Беренче шундый кичәне октябрьнең ахыргы көннәренең берсендә Самараның Халыклар дуслыгы йортында йә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә үткәрергә планлаштырабыз. Белдерүләрне татар басмаларында, интернет-сайтларында карап барыгыз.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 13.10.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»