|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2015 Шоу-бизнес
"Син сүләмә Нияз, ерла гына"«Чистайда Нияз Җәләловның концерты булырга тиеш иде, әмма ни өчендер концерт булмый, диделәр. Төгәл кайчан буласын Нияз Җәләловның үзеннән белешә алмассыз микән?» дип мөрәҗәгать итте безгә Чистайда яшәүче укучыларыбыз. Тугры укучыларыбызның гозерен үтәп, Нияз Җәләловның үзе белән элемтәгә кердек. – Чистайдагы концерт билгеле бер сәбәпләр аркасында февральгә күчерелде, – дип җавап бирде Intertat.ru хәбәрчесенә Нияз Җәләлов. Хәзерге вакытта җырчы төрле төбәкләрдә сольный концертлар куеп йөрүен белдерде. "Тиздән Башкортстан якларына чыгып китәбез. Төркемебездә җырчы Фәнзирә Хаюмова, алып баручы Нияз Сабиров, биючеләр дә бар. Тамашачыга кызыклы программа тәкъдим итәбез. Кайбер район-авылларга кат-кат чакыралар. Мәсәлән, Аксубай районы Иске Ибрай авылында 7 тапкыр булдык", – диде Н.Җәләлов. Нияз шулай ук күңелле итеп мәҗлесләр алып баруы белән дә билгеле. Исегездә булса, җырчының Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылына бер туйга чакырылуы турында язган идек. Ул вакытта Нияз өчен махсус вертолет җибәргәннәр иде. "Чит төбәкләргә аеруча яратып барам. Шушы көннәрдә генә Түбән Новгородта туй үткәреп кайттык. Мәскәүгә чакыру кабул иттем. Чит җирдә яшәүче татарлар киң күңелле, кунакчыл булуы белән аерылып тора. Анда алып баручылар өчен дә сыгылып торган табын әзерлиләр. Мондый күренешкә Нижгар якларында да тап булдык. Андагы мишәрләр "Син сүләмә Нияз, ерла гына" дип мишәрчә әйтеп көлдерде дә әле", – дип сөйләде Нияз Җәләлов.
--- |
Иң күп укылган
|