поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2009 Җәмгыять

СИРАТ КҮПЕРЕН КИЧКӘНДӘ

Кабат очраштык. Киләсең дә, мине утлардан алып суларга саласың, төн йокыларымны качырып, төннәремне дә көнгә әйләндерәсең. Киләсең дә, бар дөньяны оныттырып үзең турында гына уйларга мәҗбүр итәсең. Синең өчен теләсә нинди адымга барырга ризамын, тик миңа мәрхәмәтле генә бул.

 

Шатлыгым да, сөенечем дә тик синең белән бәйле.  Сиңа ошар өчен мин теләсә нинди адымга әзер. Китапханә ябылганчы уку залында утырам. Сине шаккатырырдай яңалыклар эзләп төне буе интернетта эзләнәм. Син күрсен дип баш катырган конференцияләрдә катнашам. Сиңа ошамас дип дуслар белән җыелып күңел ачулардан баш тартам. Җитди күренергә теләп җенем сөймәгән ак блузка һәм кара пиджак киям... Ишетәсеңме, мин барысына әзер. Син минем тормышка елына нибары ике генә тапкыр киләсең. Мин зарланмыйм. Миңа шул ике очрашу да бик җиткән. Яшермим, миңа Синең белән үткәргән көннәр җиңел бирелми. Хәер, нигә сөйләп торырга. Төне буе йокламый кофе эчеп чыгудан күпергән күзләремне күреп, иртән ничек рәткә кертергә белми көзге алдында җафалануымны үзең дә күрәсең. Синең белән очрашу көтеп кабинет ишеге төбендә озын чиратта  утырганда Синең күзләреңә карап әйтергә тиешле сүзләрне мин эчемнән меңенче тапкырында да дулкынланып кабатлавымны күрмәсәң дә сизәсеңдер. Мин беләм, Син дә миңа битараф түгел. Югыйсә бер киткәч, тагын кайтыр идеңме? Ә бәлки безгә бер-беребезне җәзалап күрешүләрне туктатыргадыр. Минем өчен Син берәү генә. Ә Синең өчен мин... Үзем кебек Синең белән очрашу көтүчеләрнең мин хәтта төгәл санын да белмим. Тик шулай да ташлап китә күрмә. Тагын биш кенә тапкыр булса да кил Син миңа,очрашыйк. Сизәсеңме, Синең белән очрашулар мине үзгәртә. Мин җитдиләнәм, башкалар да мине бу мәлдә аккыллырак итеп күрә. Син барында миңа яңа үрләр, киңлекләр ачыла. Син мине канатландырып кына калмыйча, матди  яктан да булышасың бит әле. Син килгәч кенә мин мендәр астында укылмый яткан китапларга үреләм. Моңарчы күземә күренмәгән теләнчеләрне кызганып хәер бирәм. Аналитика, медицина, әдәбият, реклама, экономика, тарих, РR, хокуктан булган китапларны бер сулышта укып чыгам. Менә бүген дә шул китаплар арасында күмелеп утырам. Чөнки без тагын очраштык. Кабат Син килдең, и минем Сессиям!!! Синең белән очрашу “сират күперен” кичү белән бер бит ул.

 

Сессия дигәннәре бер миңа гына килми. Almamater сессиясен ябып, тормыш сессиясен уңышлы гына тапшырып баручыларның да хәлләрен белешергә булдым.

 

Васыйл Гарифуллин – КДУ ның журналистика һәм социология факультеты деканы. Студент чакта имтиханнарга язып әзерләнә идем. Шулай яхшырак истә кала. Язма хәтер яхшы булганга, шпаргалка кулланмадым да бугай. Студентларда кулдан язылган шпаргалка күрсәм, әзерләнгән дип уйлап куям, Шулай да шпаргалка кулланган студентларны яратмыйм, әзерләнгәч барыбер истә кала.

 

Римзил Вәлив – журналист, җәмәгать эшлеклесе. Сессия вакытында бигрәк тә тырыша идем. Кайчак югары стипендия ала идем. Кайчак “халтурага” бирелгәнмендер. Ел дәвамында спорт, үзешчән сәнгать, узем теләгән юнәлештә фән кубрәк вакыт ала иде. Икенче диплом –Мәскәүдән алганы - кызыл төстә.

 

 Илсур Садыйков – режиссер. КДУның филология факультетын тәмамлаган. Сессия алдыннан уку залына барып бер көндә биш китап укып чыга ала идем. Яхшы укыдым. Тик иске славян теленнән укытучы имтиханда “3” ле куйды. Үпкәләдем, чөнки бу фәнне мин белә идем.

 

Искәндәр Сираҗи – журналист. Театраль училище. Мәдәният сәнгать университеты. Училищеда “Ходай коткарыр” дигән уй белән йөрдем. Университетта чакта популяр идем бит инде. Ничек шундый кешегә зачет куймый утырасың инде. Диплом алыр чак җиткәч, бер зачет бирелми калганы ачыкланды. Укытучыга барып, сезнең белән танышасым килә дидем.

- Ә мин – юк,- ди бу.

- Килә, үзегез белмисез генә, - дим.

- Кем соң син? Ник бәйләнәсең?

- Сезнең студент. Миңа зачет кирәк!

- Мин таныш түгел студентларга зачет куймыйм!

- Таныштык бит инде,- дип зачеткам сузам. Укытучы көлеп җибәрде.

         - Менә ичмасам чын артист, режиссер! - ди. Шулай зачет куеп җибәрде.

 

Фәрит Таишев – җырчы. КХТИның җиңел промышленность факультетын, соңрак аспирантура тәмамлаган.  Сессия җиткәч, күңел ачулар кими. Мактануым түгел, шулай да дипломым кызыл.  “Легенда”га (укытучыны шулай атый идек) материаловедениене берничә кат биргән истә. Шпаргалкага килгәндә “Ноу Хау” дигән шәп аппаратым бар иде. Төзелешен сөйләмим.Сер.

 

Ландыш Нигъмәтҗанова – җырчы. КДУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетының алтынчы курс студенты. Гадәттә көне килеп җиткәч кенә әзерләнәм. Вакытым булганда  шпаргалка язам. Аңардан бик оста файдаланам. Бер дә тотылганым юк, тьфү-тьфү...  

 

Зөлфәт Зиннуров – ди-джей. КДУның журналистика һәм социология факультеты. Сессиягә һәрчак әзерләндем. Лекцияләргә дә даими йөрдем. Сирәк кенә эшләгән көндә генә калгалады. Имтиханнарга төркемдәшем Алсуга барып әзерләнә идем. Шпаргалка язмасам да, төркемдәшләрнекен кулландым. Бер кыен сорауны һич аңламагач, миңа барыбер эләкми дип укылмый калды. Зачетта шул эләкте. Ходайның рәхмәте, парта астында берсе китабын калдырып чыккан. Шуңа карап алу белән бар да аңлашылды. Зачетны биреп чыктым. Ә ырымнарга ышанмадым.

 

Айсылу Лерон – ТЯГ каналында алып баручы. КДУның журналистика һәм социология факультеты. Гомеремдә дә шпаргалка кулланмадым. Ишек төбендә группадашларыма сөйләп тә исемдә кала иде. Имтиханнарымны да “5”ләргә тапшыра идем.

 

Нияз Вәлиев - “Эссе” төркеме солисты. КДУның шәрыкъ телләр факультеты. Өченче курска кадәр сессиягә һәрчак әзерләндем. Шпаргалка да яза идем. Кулланмадым гына. Гел дусларга бирә идем. Соңрак үземнең бәхетле икәнемне аңлап, соңгы төндә генә әзерләнүгә калдым.Университетны кызыл дипломга тәмамладым. 

 

“Зөләйлә” триосы. Ләйсән Мәхмүтова. Мәдәниять сәнгать институты студенты. Мин әле дә студент. Дүртенче курста укыйм. Төркемдә таныланган студентлар да бар.  Илфак Шиһапов, ире белән Зөлфия Минһаҗева... Ләкин алайда укуга җитди карыйбыз. Бездә ул совет заманыннан ук салынгандыр инде.

 

Зөлфия Вәлиева. Музыка училещесы. Мәдәниять сәнгать институты актерлык осталыгы факультеты. Һәрчак староста идем. Эстетикадан гына имтиханны өч тапкыр барып биргән истә. ә калганнарын җырлап кына бирдем.

 

Ләйсән Закирова. Музыка училещесы.  ТДПУның музыка факультеты. Бер семестрда соңгы алтынчы экзаменга әзерләнергә көчем калмаган иде. Беренче билетта Чайковский иҗаты.Дәреслек тә шуның белән башлана. Әзерләнергә утыргач, шул бер биттән артыгын укый алмадым, әйләндем дә шуңа кайттым. Ә имтиханда Чайковский турында сорау! Менә шулай да булгалады. Дипломым да кызыл.

 

  Синең дә төшләреңдә бүгенге көннең популяр журналистлары стиль, жанр турында  “алай түгел болай ул” дип  акыл өйрәтәме? Әллә син дә кача поса Г.Исхакыйның кызы Сәгадәткә әтисе янына китәр өчен чит ил паспорты әзерләшәсеңме?  Ә бәлки Герцен белән “Колокол” чыгырасыңдыр? Әллә Чехов белән Сахалинга киттеңме? Мөгаен сиңа да төшләреңдә “бу сюжетларың артыннан йөреп, футуризм укырга вакытың калмый” дип Маяковский “бәйләнәдер”? Тагын әллә кемнә, әллә нинди эшләргә өнди.Булгалыймы?! Борчылма! Димәк, без синең белән бер көймәдә.  Димәк, бездә чып-чын сессия.

 

Менә шулай кем, ничек булдыра ала. Хәзер үземнән дә “акыл өйрәтеп” , киңәшләр бирәм. Тиздән имтихан, ә син бер нәрсә дә белмисең?! Борчылма, синең алда әле башланмаган төн бар. “Бер төн һәм мең китап” дигәнне ишеткәнең бармы? Бу шул очрак. Сораулыкны каршыңа куй, укып чык. Кайсын ни дәрәҗәдә беләсең, тамга сал. Һәр сорауга 15 минут вакыт билгелә. Сораулыкта гадәттә 30 сорау дип алсак, имтиханга 7-8 сәгатьтә әзерләнеп өлгерәсең әле син. Бер генә булса да бик яхшы белгән билетың булсын. Дөнья хәлен белеп булмый. Укытучы кайчак белгәнең сөйлә дип тә куярга мөмкин. Укылган әдәбиятка һичшиксез ул әйткән китапларны сана.

 

Чыгып киткәндә үкчәңә түгәрәк 5 сумлык сал. Кемгә ничек, миңа булыша. Соңга калма. Аудиория төбендә утырганда гына да дусларың зур ачышлар ясый ала. Группадашларың дәфтәренә дә күз салырга онытма. Бер баш яхшы, ә ике баш тагын да яхшырак.

 

Күчерегә җай чыкса, кесәңә сул кул белән кер. Уң кулыңнан каләмең төшермә, калганнар сине язып утыра дип уйласын. Тик бер үк сак бул, эләгә күрмә, башка чара булмаганда гына алын бу эшкә. Чөнки күп укытучы күчергәнне яратмый. Күчерү – үз-үзеңә ышанмау билгесе. Соңгы сүз итеп шуны әйтәм: даими рәвештә лекцияләргә йөрергә, семинарларда катнашырга тырыш... Беләм шаблон сүзләр... тик чыннан да шулай. Шул чакта укытучылар да йомшарыр, сессия дә сиңа мәрхәтлерәк булыр. “Кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен” кичкәндә уңышлар сиңа.           


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 08.06.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»