|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2015 Җәмгыять
Казанда татарометражкалар күрсәтәчәкләр12 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә кыска метражлы комедияләр күрсәтеләчәк (“Татарометражкалар” проекты). Әлеге чарада фильмнарда төп рольләрне башкарган Камал театры артистлары да катнаша. Тамашачылар игътибарына 3 комедия тәкъдим ителә: «Пилмән» (“Пельмени”), “Сырхау” («Пациент») һәм “Ишекне япты да китте” («Хлопнул дверью и ушел»). Режиссер Салават Юзеев төшергән «Ишекне япты да китте» фильмы XI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә икеләтә җиңү яулады: “Иң яхшы кыска метражлы фильм” һәм “Кыска метражлы фильмда иң яхшы ир-ат роле” номинацияләрендә. Иң яхшы ир-ат роле исеменә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов лаек булды. Кыска метражлы татар фильмнарын тәкъдим итү чарасында проектның иҗат төркеме катнаша: режиссер һәм сценарист Салават Юзеев, сценарист Ркаил Зәйдулла, оператор Илшат Рәхимбай, икенче режиссер Радик Бариев һәм Камал театры артистлары. Комедияләрдә төп рольләрне Камал театрының әйдәп баручы артистлары башкарды: Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова, Минвәли Габдуллин, театрның яшь артистлары Раил Шәмсуаров, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Абашева, Айгөл Миңнуллина һ.б.
--- |
Иң күп укылган
|