|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2015 Киңәш-табыш
Быел бәрәңге ник чери?Авылда яшәүчеләрнең юанычы да, куанычы да бугай ул бәрәңге дигәннәре. Хәер, шәһәрнекеләр дә кимен куймый. Дача кишәрлеге никадәр генә кечкенә булмасын, әз булса да бәрәңге утыртырга тырыша. Ни дисәк тә, үзең үстергәнгә җитми инде. Ышанычлы да, тәмлерәк тә. Тик менә күбрәк булганда, саклау гына авыр. Быел ике бакчачының берсе, бәрәңгем чери, дип зарлана. Дөрес, авылларда әлегә базы белән бәрәңгем әрәм булды диючеләр юк. Әмма, көздән үк чери башлаган бәрәңгене кыш буена саклау җиңел булмаячак. Иртә язда җирен эшкәртеп, ашлап, орлыклык бәрәңгене алдан әзерләп, утыртыр алдыннан корткычларга каршы дару белән эшкәртеп, чүп үлән күренә башлагач кырып, аннан күмеп, тагын әллә ниләр эшләп, күз текәп көтеп алган уңышны югалтасы килеп тормый шул. Бәрәңге черемәсен өчен ни эшләргә? Озын кыш буена ничек сакларга? Әлеге һәм башка сорауларга күпмедер күләмдә ачыклык кертү максатында, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәренә мөрәҗәгать итәргә булдык. Черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота. Әгәр бу вакыт эчендә яхшы сакланган булса гына, бәрәңгене кышлыкка калдырып була. Бәрәңге базы, идән асты яки башка төр саклау урыннарын 10 литр суга 200 грамм аш тозы салынган сыекча, агач диварларны известь белән эшкәртеп чыгу да бәрәңгенең сакланышына яхшы тәэсир итә. Саклау урыны җиңелчә җилләтелергә һәм һава температурасы 4-6 градустан артмаска тиеш. Быел черү ихтималы күбрәк булганга күрә, базга салыр алдыннан 100 килограммга 200 грамм исәбеннән бәрәңгегә акбур оны яки цемент сиптерергә мөмкин, ди белгечләр. Бәрәңгедән мул уңыш алырга теләсәң, аның сорты да яхшы булырга тиеш. Бу турыда да алдан кайгырту кирәк. Бәрәңгенең яңа сортлары, аны үстерү, саклау һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар булса, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына 277-81-17 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.
Камиль СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|