поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.10.2015 Җәмгыять

“Үзегезгә өчен мең жәл мени?”

Кесә телефоным чылтырады:
– Исәнмесез, Айсылу! Сезне “Идеал” журналы редакциясеннән борчыйлар әле, – дип башлады сүзен бер кыз, ягымлы тавыш белән. – Минем исемем – Оля. Журналыбыз реклама акциясе уздыра. Матурлык салоныннан материал әзерли идек, сезне шунда чакырасыбыз килә.

 – Шундый журнал да бармыни? – беренче соравым шул булды.

– Әйе, әйе, реклама журналы ул, сәүдә үзәкләрендә таратыла, күргәнегез генә юктыр...

Командировкага китәсем бар, бүтән кеше табыгыз инде дигәч, ризалашкандай итсә дә, кайчан кайтачагымны белешеп, нәкъ өч атна үткәч, кабат чылтыратмасынмы Оля?!

Их, миннән башка кеше тапмаганнар икән, ярар, аптырап йөрмәсен инде бу кыз дип, матурлык салонына барырга ризалык бирдем. “Мин килеп җитә алмасам, аптырамагыз, сезне Алинә исемле кыз каршылар”, – диде Оля. Саубуллашканда паспорт белән полисыгызны оныта күрмәгез дип кат-кат кабатлады.

Матурлык салоны дигәннәре Казанның бер Эшлекле үзәгендә (Деловой центр) тулы бер катны биләгән медицина үзәге булып чыкты. Мине, алдан кисәтелгәнчә, Алинә каршылады. Ул, исемегезне дөрес язмавым бар дип, паспортны алып, актарып чыкса да, барыбер ничек ишетсә, шулай язып куйды. Бик зәвыклы ремонт ясалган, килүчеләргә чәй ясап эчү мөмкинлеге дә бар икән дип күзәтеп-каранып утырганда, каршыдагы ишектән бер кыз чыгып, үзен Наташа дип таныштырды да: “Миңа сезне карап, диагностика ясарга кушылды, аннары врачка барырбыз”, – дип, мине ияртеп кереп китте. Мунча алды кадәрле генә бүлмәгә кереп утырдык. Стеналарда битләре бетчә-сыткы белән чуарланган яки шадра йөзле кешеләр сурәтләре ябыштырылган. Наташа сорау яудыра башлады: косметологка барганыгыз бармы, ничек тукланасыз, сез кыяфәтегездән канәгатьме? Нәрсәләрне үзгәртер идегез?

Ай, Аллам икән, кайсы хатын-кызның үз кыяфәтеннән канәгать булганы бар инде? Шулай да, сер бирмим: “Мин бит болай ук куркыныч түгел, болар белән чагыштырганда, канәгать, Наташенька”, – дим, стенадагы сурәтләргә ымлап.

Аптыравыннан тотлыга башлады мескен. Әйдәгез, тикшереп карыйк әле дип, аппаратларын көйләп алды. Аннан күз басымын үлчи торган җайланма белән “чек” итеп, күзне тикшерде дә, ниләрдер язып куйды.

Шуннан битемне тикшерде. Көзгегә караганда тигез, шома, чиста тоелган битемнең дымлылыгы 26 процент кына, аның каравы, майлылыгы 100 процент булып чыкты. Аннан Наташа лупа аша төшерелгән фотода таплы урынны эзләп табып, вакытында дәваламасаң, “купероз”га әйләнәчәк бу сезнең, дәвалау җаен карагыз дип, күңелгә шик салды. Бер уңайдан чәчне дә тикшерергә булдык. Бер тамырдан бер генә чәч бөртеге чыккан җирләрне күрсәтә-күрсәтә, болай булса пеләшләнәсез бит сез дип, куркуга салды. Эчтән: “Әтием дә, бабайлар да пеләш түгел, әнинең чәче иртә агарса да, 90 яшен тутырган әбекәйнең кара чәчләре күбрәк әле”, – дип уйласам да, дәшмәдем: косметолог беләдер инде. Диагностика үтеп беткәч, Наташа мине врач янына алып кереп китте.

Шулай ук ике метрга ике метр ярым зурлыгындагы бүлмә. Ике кешелек диванга чүмәштек, Наташа минем диагностика кәгазен врачка сузды. Ә анысы, кәгазьгә күз салып кына алды да, кабат компьютерга текәлеп, минем проблемаларны санап чыкты. Тиремне чистарту, камилләштерү өчен нәрсәләр эшли алуларын, чәчне ничек тәртипкә кертеп булуын тәфсилләп аңлатты. Аннан, кәгазьне кире биреп: “Хәзер сезне Наташа безнең үзәк белән таныштырыр, сезгә нәрсә ошар, нинди процедураларне сайлар идегез – карагыз”, – диде. Массаж ясау, бит тиресен дәвалау-чистарту бүлмәләрен карап уздык, шкафларга төрле зурлыктагы, төстәге флаконнар тезелгән бүлмәгә кереп тормадык, анысы өйгә бирү өчен профессиональ косметика бүлмәсе дип аңлатты Наташа.

Мунча алды зурлыгындагы теге бүлмәгә кире кайткач, Наташа алдыма бер кәгазь чыгарып салды һәм болай диде:

– Менә монда сезнең дәвалану программасы, ул 150 процедурадан тора. Аерым-аерым дәваланганда нәтиҗәсе булмавы ихтимал, шуңа комплекслы дәва алу яхшырак.

Шушы 150 процедураның бәясе ...300 мең сум икән!

– Сез мине шулкадәр акча түләп, йөгереп килер дип уйлыйсызмы? Моның кадәр акчам булса, нәрсәгә туздырырга икәнен белер идем әле, – дидем мин, бәяне ишеткәннән соң бераз һушсыз торгач.

– Без аны ике елга бүлеп түләтә алабыз, – дип тынычландырырга ашыкты Наташа. – Сез дәваланасыз һәм ай саен түләп барасыз. Безнең клиентларыбыз нәкъ шулай эшли дә. Бүлеп карасаң, айга 12 мең сумнан бераз гына артыграк чыга инде. Үзегез өчен 12 мең сум жәлмени соң?

– Жәл...

– Ә күпме жәл түгел? – диде дә, Наташа тиз генә чыгып, ялтырап торган, төсле, матур кәгазь алып керде. Аннан, дәртләнеп-канатланып тезеп китте:

– Мин җитәкчебез белән сөйләштем, ул беренче тапкыр килгән клиент буларак, сезгә 50 процент ташлама ясарга рөхсәт бирде. Болай айга 12 түгел, ә 6шар мең генә чыга! Бәхетегез бар икән!

– Ирем белән киңәшмичә күлмәк тә алганым юк, шундый зур сумманы да ирем белән киңәшмичә генә чыгарып салырга җыенмыйм, – дидем мин.

– Хәзер чылтыратыгыз алайса... – Наташаның кәефе китә башлады.

– Мин сезне аңлыйм, – дидем мин, аклангандай. – Сезнең керем миңа бәйле, ләкин шундый олы чыгымны иремнән башка гына хәл итә алмыйм, акча табучы ул бит.

– Миңа сездән бернинди файда юк, мин окладка эшлим. Сезне генә кызганам: иртәгә, бик теләсәгез дә, 50 процент ташламалар булмаячак бит!

Үзәктән чыгып киткәндә Алинәне табып, Оля турында сораштым. Ул бөтенләй башка җирдә утыра һәм аның редакция исеменнән алдап салонга клиентлар чакыруын беркем белми булып чыкты! “Минем телефон номерын кайдан таптыгыз, исемемне каян белдегез?” – дигән сорауларым исә һавада асылынып калды. Әлеге сорауларны өйгә кайткач, электрон почта аша бу үзәкнең директорына юлладым.

Оля чылтыраткан ике номер да шушы медицина үзәге исеменә теркәлгән булып чыкты. Эзләнә башлагач, әлеге үзәк тарафыннан алданучыларның шактый икәнлеген ачыкладым. Алар – беренче көнне килгән өчен 50 процент ташлама дигәнгә алданып, үзәк белән килешү төзүчеләр. Әйтик, Р. ханым үзәк турында интернетта болай язган: “Әллә үзәктә утырганда чәйгә берәр нәрсә салып бирделәр шунда, ни эшләгәнемне абайламый да калдым. Такси чакыртып, утыртып та җибәрделәр бит әле, нинди ахмаклык эшләгәнемне таксида гына аңладым. Инде берничә ай суд юлында йөрим, әмма эшнең очы күренми әле”.

Үзәкнең вакансияләре дә шактый: аларга администраторлар, операторлар, врач-диетологлар, косметологлар да кирәк икән. Бүтән телефоннан чылтыратып караган идем, бик рәхәтләнеп әңгәмәгә чакырдылар, махсус белемем булмаса да, косметолог эшенә өйрәтәчәкләрен әйттеләр.

Медицина үзәгенең директоры исеменә юлланган хатыма көтеп тә җавап ала алмагач, Роскомнадзорның Татарстан идарәсенең Шәхси мәгълүматлар бүлеге начальнигы Нәфис Талипов белән киңәшергә булдым:

– Минем ризалыгымнан башка исемемне белеп, телефон номерымны алып кулланган өчен кем җавап бирергә тиеш?

– Сезнең очракта закон бозылуы күренеп тора. Аптырап калырга кирәкми, җитәкче исеменә тәфсилләп хат язасыз да, шул хат нигезендә, без әлеге үзәкне җаваплылыкка тартабыз. Телефон номерларының әле


Айсылу ГАЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.10.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»