поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.10.2015 Икътисад

Татарстанда минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр

Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хез­мәт хакы күләмен билге­ләделәр. Ул – 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык рес­публика икъти­са­дының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан проф­союзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләш­мә­ләре­нең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды.

Татарстан Премьер-ми­нист­ры Илдар Ха­ликов сүз­ләренә караганда, бу өченче очрашу инде. Тәүге тапкыр минималь хез­мәт хакы турындагы киле­шү­не 2007 елда имзалаганнар. Бүгенгә кадәр 2014 елда кабул ителгән документ га­мәл­дә булган. Аның ни­ге­зен­дә иң түбән айлык хезмәт хакы 6 мең 420 сум тәшкил иткән.

– Бүген килешүне имзалау шартлары үзгә, – диде Хө­күмәт Рәисе. – Агымдагы ел ил күләмендә шактый катлаулы. Россия икътисадындагы үз­гәрешләр республикага да тәэсир итә. Шуңа күрә Татарстандагы төп микроикътисадый күр­сәткечләр узган елгыдан әллә ни аерылмый. Бу, беренче чиратта, эчке һәм тышкы базарлар­да сорау кимүгә бәйле. Шул ук вакытта Татарстан быел­ның беренче яртысында сә­нәгать җи­теш­терү күләме буенча, мо­ңарчы кебек үк, ил тө­бәкләре арасында – бишенче, Идел буе фе­дераль округында беренче урында тора. Икътисадый шарт­лар авыр булуга да карамастан, Татарстанда ин­вести­цияләр җәлеп итү, яңа проектларны тормышка ашы­ру дәвам итә. Агымдагы елның алты аенда гына да төп капиталга 207 миллиард сум күлә­мендә ин­вести­ция­ләр җәлеп ителгән.

Төзелеш тармагындагы күрсәткечләр дә узган ел дә­рәҗәсендә саклана. Сигез ай эчендә республикада 121 миллиард сумлык эш башкарганнар. Төзелеш эшләре күләме буенча Татарстан ил төбәкләре арасында – алтынчы, ә Идел буе федераль ок­ругында беренче урында тора. Бүген республикада 1,5 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Со­циаль тармакта, бигрәк тә хезмәт базарында да хәл тот­рыклы, дип ышандырды Илдар Халиков. Республика кү­ләмендә эшсезләр саны эшли торган халыкның 0,79 процентын тәшкил итә.

– Россия Президен­ты­ның “май указлары” ниге­зендә, Татарстанда бюджет тармагында эшләүче­ләр­нең хез­мәт хакын арттыру юнәле­шендә эш алып барыла, – диде Илдар Халиков. – Республика быелның беренче яртысында уртача айлык акча күләме буенча ил төбәкләре арасында – 26, Идел буе федераль ок­ругында беренче урында тора. Яңа килешү түбән хез­мәт хакы алып эш­ләү­че­ләр­нең айлык акчасын арттырырга да ярдәм итәчәк.

Әлеге документ федераль бюджеттан акча ала торган оешмаларны исәпкә алмыйча, республикадагы барлык эш бирүчеләргә кагылачак. Ки­лешмәгән оч­рак­та алар килешү басылып чык­каннан соң бер ай эчен­дә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына хат юлларга тиеш. Андыйларны җентекләп тик­ше­рә­чәк­ләр.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 147 | 07.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»