|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2015 Матбугат
Нурия Беломоина беренче урынбасар вазифасыннан китә
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина агымдагы елның 16 октябреннән әлеге вазифадан китә. Республика Хөкүмәте сайтында урнаштырылган ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 23 сентябрендә кабул ителгән 703нче карарында шул хакта әйтелгән. Документта Беломинаның вазифасыннан үз теләге белән китүе дә күрсәтелгән. Искәртеп узабыз: Нурия Беломоина 2013 елның ноябрендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән иде. Аңа кадәр, 2010 елдан башлап, агентлык җитәкчесе урынбасары булып эшләде.
--- |
Иң күп укылган
|