поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.10.2015 Ир белән хатын

Ә киленне каян табасы?

“Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк...” Тиздән әлеге җыр көн кадагыннан төшеп калмагае. Белгечләр рес­публика авылларында яшәүче ир-атларның көнкүрешен җентекләп өйрәнергә җыена. Ялгызак­ларны да энә күзеннән үткәрәчәкләр. Бу – Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә тәүге җитди тикшеренү икән.

Ул арада Татарстанның күп кенә районнарында димче хезмәтләре эшли башлаган да инде. Мәңгелек булып тоелган мәсьәлә чишелеш табармы?

Фәнискә – 45 яшь. Газы-суы кергән йорт-җире, яңа ук булмаса да, машинасы бар. Әмма хатыны юк. Бер мәртәбә дә өйләнмәгән картаеп баручы егет ул. “Армиядән кайткач, үзем аякка басарга телә­дем. Көне-төне эшләдем. Шул арада минем яшьтәге кызлар кияүгә чыгып бетте. Хәер, аларның күбе­се болай да шәһәргә чыгып киткән иде. Инде менә тормышта барысы да төзек кебек, әмма өйләнмичә калдым, – ди ул, уфтанып. – Кайбер яшьтәшләремнең инде балалары башлы-күзле булды. Ә мин туган­нарымның балаларына карап юанам. Өйләнергә теләк бар, әлбәттә. Тик миңа кем чыксын? Замана кызлары бөтенләй башкача яши хәзер. Ә олыраклары баласын ияртеп йә ирдән аерылып кайткан, йә, бу яшькә җитеп кияүгә чыкмаган икән, гаилә корып яши торган түгел инде алар. Һәр нәрсәнең үз вакыты”.

Татарстан Фәннәр академия­сенең Гаилә һәм демография үзәге галимнәре ЗАГС идарәсе белән берлектә фәнни-тикшеренү проектын башлаган. Аның нигезендә авылда яшәүче ир-атларның тор­мыш-көнкүрешен өйрәнергә җыеналар. Белгечләр махсус анкета да төзегән. Аны районнарга таратканнар. “Ир-атлар авылда төп­ләнеп калсын өчен нинди шартлар тудырырга кирәк, шуны белә­себез килә, – диде Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова. – Ирләр шәһәрдән авылга күченергә риза. Ә менә хатын-кызлар кайтмый. Кайбер районнарда 40 яшькә җиткән ир-атлар гаилә кора алмый. Төп проблема әнә шул. Анкетада иллеләп сорау бар”. Флера Илдарханова сүз­ләренә караганда, җавапларны өйрәнеп бетерү өчен ярты елга якын вакыт кирәк булачак. Алга таба нишләргә кирәк икәнен дә шуннан соң ачыклаячаклар.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы ида­рәсеннән алынган мәгълүматлар­га караганда, яңа туган сабыйларны да исәпкә алып, республикада һәр 1000 ир-атка уртача 1162 хатын-кыз туры килә. Шәһәрләрдә әлеге күрсәткеч – 1191, ә авылларда 1075кә тиң. Ә гаилә кора алмаучылар барыннан да бигрәк авылларда күбрәк. Татарстанның баш димчесе, “Ханума” таныштыру үзәге җитәкчесе Наилә Җиһан­шина сүзләренә караганда, моңа, беренче чиратта, кызларның шәһәрдә яшәргә теләве сәбәпче. Шуңа күрә авылга борылып та карарга телә­мәүчеләрне үз фикерлә­реннән кире кайтару юнәлешендә дә эшли башлаганнар.

“Ни өчен кыз балага авылда яшәмәскә? Әгәр өйләнергә теләү­че егет тырыш булса, эчмәсә, хез­мәт хакы алса, син эшләмичә дә яши аласың. Хатын-кызга өйдә дә эш җитәрлек. Бала тап, ә әни булгач, аннары уйларсың, дибез. Чөнки тормышның иң кирәк шартын үтәсәң – әни һәм хатын булсаң, эш кенә табарга мөмкин. Аты булгач, дагасы була аның. Ә авылда, чыннан да, бик тырыш егетләр яши. Аларның өр-яңа йортлары, җиңел машинасы, хәтта йөк машинасы да бар. Әти-әниләреннән аерым торалар, йортка газы-суы кер­гән, кер юу машинасы бар. Кызларны менә шулай үгет-нәсый­хәт­либез. Бик күп кызларыбыз ризалаша. Авылга кайтып китәләр. Аллага шөкер, бу эшне башладык. Ул дәвамлы булыр дип ышанам. Бүгенге авыллар беткән, егетләре эчкечелеккә сабышкан яки карарлык түгел, дип авылга кайтмаска тырышалар бит. Ә без икенче тормышны күрсәтәбез. Авылда да яшәп була дип ышандырабыз”, – дип сөйләде Наилә Җиһаншина.

Аның фикеренчә, бөтен кеше дә шәһәрдә төпләнеп кала алмаячак. Бу мөмкин түгел. “Казанда кияүләр алмагачтагы алма кебек эленеп тормый, – ди димче. – Өй­ләнәсе килсә дә, шәһәр егетләре үзләре кебек кала сылуларын алырга тели. Чөнки аларның менталитеты туры килә. Прописка мәсьәләсе дә бар. Бүген фатирга кертергә ашкынып торучы юк. Шәһәрдә яшәүче ялгызак кызлар­ның 70-80 проценты авылда туган. Алар калада тулай торакта яки вакытлыча фатир алып кына тора”. Республика авылларыннан таныштыру үзәгенә мөрәҗәгать итү­челәр арасында егетләр күбрәк. Алар тормышларын үзгәртергә дә риза икән. “Бәлки, әлегә синең үз йортың да юктыр, иң мөһиме, тырышлыгың булырга тиеш. Хатын алырга телисең икән, аерым йорт салып чыгасың. Бүген авылда җир алырга да мөмкин. Йорт са­ласың, җир аласың дигәч, егетләр тырыша башлый. Әти-әниләре дә ризалаша”, – ди Наилә Җиһаншина.

Республиканың кайбер төбәк­ләрендә дә кул кушырып утырырга җыенмыйлар. Мамадышта, мәсә­лән, буйдаклар проблемасын хәл итүгә шәхсән район башлыгы Анатолий Иванов тәкъдиме белән алынганнар. Биредә “Мөмкинлек” таныштыру үзәге эшли башлаган. “Районда өйләнмәгән ир-атлар да, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар да бик күп. Аларның күбесе авылда тора. Танышулар клубы түләүле түгел. Авыл җирлегендәге ял­гызак­лар белән ике елдан бирле эшлибез. Клубта югары белемле психолог һәм димче бар. Авыл җирлеге буйдаклар, гаиләсез кешеләр турында мәгълүмат бирә. Алар бе­лән клубта очрашабыз, авылларга барып та танышабыз. Би­редә алар­ның яшәешен, йорт-җир­лә­рен күреп кайтабыз”, – ди клуб җитәкчесе Айгөл Әх­мәтшина.
Анкеталарны өйрәнгәннән соң, бер-берсенә туры килгән ке­ше­ләргә очрашырга тәкъдим итәләр. Ни гаҗәп, тәүге күрешү димче катнашында уза икән. “Безгә мөрә­җәгать итүчеләр арасында ир-ат­лар күбрәк. Аларның уртача яше 35тән 55 яшькә кадәр. Иң өлкән кандидатурага – 87 яшь. Тиң ярын эзләүчеләр арасында 17 яшьлек еге­тебез дә бар. Ике ел эшләү дәверендә клубта биш гаилә барлыкка килде, өч бала туды. Әле күптән түгел генә безнең ярдәм белән кавышкан гаиләне кызлары туу белән котлап кайттык”, – ди Айгөл Әхмәтшина. Мамадыштагы клубка Чаллы, Алабуга, Саба, Кукмарадан да мөрә­җәгать итәләр икән.

Балтач районында танышулар клубы күптән түгел генә эшли башлаган. “Районда 30-50 яшьтәге 900ләп ялгызак исәпләнә. Бер тапкыр очрашу үткәргән идек. Хәзер икенчесенә әзерләнәбез. Безгә күрше районнардан да шалтыраталар. 50дән артык анкета бар инде”, – ди районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова. Кем белә, бәлки, киләчәктә димче­ләр муллалар кебек үк авылның иң хөрмәтле кешесенә әйләнер әле. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 79 проценты парлы яшәүне ялгыз тормыш итүгә караганда өстенрәк күрә. Димәк, димчеләр эшсез утырмаячак.


---
Ватаным Татарстан
№ 148 | 07.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»