|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2015 Фаҗига
КФУ укытучысы университетның 16 нчы катыннан сикереп үлгәнБүген сәгать 11ләр тирәсендә Казан (Идел буе) федераль университеты укытучысы Фәрит Гыйниятов университетның 2 нче корпусыннан 16 нчы каттан сикереп үлгән. Әлеге вуз объектында һәлак булучының кемлеге турында КФУның Матбугат хезмәте һәм коммуникацияләр департаменты директоры урынбасары Камил Гәрәев “Татар-информ” журналистына белдерде. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, политология кафедрасы доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты Фәрит Гыйниятовка быел 59 яшь тулган. Һәрхәлдә, әлеге югары уку йорты сайтында шундый мәгълүмат бар.
Укытучы-галим үләр алдыннан язу калдырган. Анда ул үлемендә беркемне дә гаепләмәскә әйткән, авырудан интегүен белдергән.
Руслан ДӘҮЛӘТШИН, Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|