поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.10.2015 Җәмгыять

Руссо туристо-облико морале... Ферштейн?

Ул елларда берьюлы өч илне гизеп кайту айга менү белән бер иде. Райком, исполком тирәсендә эшләүче түрәләр генә мондый бәхеткә иреште. Бервакыт, әллә бер түрә үзе бара алмаган, әллә бәясен кыйммәтсенгән, очраклы рәвештә генә миңа да бер путевка эләкте. Германия, Чехословакия, Венгрия илләренә 12 көнлек путевка иде ул. Тиз арада бик күп белешмәләр җыеп, анкеталар тутырып, чит ил паспорты өчен карточкага төшеп, тиешле сумманы түләп, юлга чыктым.

Группа 24 кешелек, җитәкчебез нимескә кияүгә чыккан Казан марҗасы. Барыбыз да җыелып бетеп, Казаннан Мәскәүгә очтык. Таможняда безне җиз иләктән иләгәндәй тикшерделәр: сумка-чемоданнарыбызның астын-өскә китереп актарып, үзебезне капшап-кармалап, алтын алка, йөзек ише әйберләрне дә тикшереп, декларациягә керттеләр – чит илгә чыккач, алардагы кыйммәтле әйбергә алыштырмасыннар, янәсе.

Менә без һава лайнерында. Самолет күккә күтәрелүгә һәркем алдына ашарга китерделәр. Казаннан бер хатын самолетка утырганчы ук мине үз итеп бергә йөрербез, бергә урнашырбыз дип тәкъдим ясаган иде. Самолетта ук бергә утырдык. Ханым затлы киемнәрдән (ул еллар өчен), чибәр, яше минем белән бер чама – кырыктан узган. Безнең арада бер таныш хатыны бар, әмма монысының аның белән аралашасы, утырасы килми икән. Берлинга килеп төштек. Таможнядагы шундый ук капшау-тикшерүләрдән соң безне каршы алырга килгән автобуска чыгып утырдык, шунда ук гид та бар. Берлин уртасындагы отельгә, икешәр кешелек бүлмәләргә урнаштырдылар. Мин теге Казан хатыны белән. Моңа кадәр Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Рига, Орджоникидзе, Сталинград, Әстерхан шәһәрләрендә булганым-йөргәнем бар иде. Ә биредә хәйран тамаша. Безнең тарафтан җиңелгән, тар-мар ителгән илдә менә ничек яшиләр! Урнашып, юынып алуга, ресторанга ашарга дәштеләр.

Биредәге ризыклар турында тәфсилләп язып тормыйм, бүленеп чыгарга ашказаныгызның согы җитмәс... Гид шунда безне тәртип, экскурсия программасы белән таныштырды. Мондагы төгәллек, тәртип, мин сиңа әйтим! Әгәр шәһәрдә йөргәндә автобуска бер генә минутка соңга калсаң да, көтеп тормаячаклар икән. Җирле халык белән элемтәгә кермәскә, алыш-биреш ясамаска диделәр. Ничек элемтәгә керәсең инде, арада нимесчә, инглизчә белүче бер кеше дә юк... Ул көнне кичкә кадәр буш вакыт бирелде, отельдән ерак китмичә генә урамга чыгып йөрергә, холлда телевизор карарга рөхсәт ителде, ә телевизорда урысча программа бөтенләй юк. Танышым урамга чыгарга теләмәде, ә мин чыгып киттем. Менә ул безнең аңга гомер-гомергә фашист дип сеңдерелгән ил, халык. Киттем урам буйлап. Каршыга бер карт килә, менә димен үзалдыма татарчалап, бәлки әле син минем әткәйне үтергәнсеңдер (әтием дә, 1924 нче елгы абыем да Ватан сугышыннан кайтмадылар), алга таба атлыйм, тагын ир уртасы бер адәм килә, ә бәлки син минем абыемны үтергәнсеңдер... Бала-чагасын җитәкләгән әби-апаларга да “өлеш чыгарам” (әкрен генә, авыз эченнән генә). Кибетләргә дә кереп чыккалыйм, аларда ул вакытларда ук инде хосусый кибетләр, лареклар бар иде. Әйбер алмыйм, барлыгы 100 сум акчамны нимес маркасына, тиеннәремне үзләренең вак акчаларына – пфеннигка алыштырып бирделәр.

Товарлар төрле кибеттә төрлечә икәнен юлга чыкканчы ук белә идем инде. Озак йөрелгән икән, группа җитәкчесе ике кеше ияртеп, мине эзли чыккан. Кайтып җитүгә, отель каршында мине орышып та алды. Нимесчә белмәгән килеш, чит илдә нишләп шулай озак йөрдең ди. “Нишләп белмәскә, ауфидерзейн, шприхензибитте, айн-цвай, гутенморген, гутентаг, Гитлер капут, Хайл Халисә”, – дип тезеп салдым. Көлештеләр.

Икенче көнне иртүк экскурсияләр башланды. Берлин стенасы буенда да басып тордык. Әле ул елларда ике Германия иде бит: Көнчыгыш һәм Көнбатыш. Ике ил арасында 4-5 метр биеклектә стена һәм сай гына Шпрей елгасы. Ә нимес халкы бу киртәләргә карап тормаган, ул елларда ук барыбер йөрешкән, җаен тапкан.

Экскурсияләр икедә тәмамлана, аннан кая телисең, шунда барасың. Без яңа танышым белән кибетләр айкыйбыз. Үзебезгә кирәкне сатучыларга ишарәләр белән аңлатабыз. Ләкин акчага кытлык бит әле. Казанда өченче курста укучы олы улым: “Әни, джинс чалбар алып кайта күр”, – дип озатып калган иде. Берлинда соңгы көнне генә ала алдык без ул ыштанны. Бу 1982 ел иде. Калган акчага ике малайга футболкалар, бераз сагыз, үземә төймә сатып алдым.

Алдагы сәяхәт – Прагага. Инде Берлиннан соң хәйран калулар, әсәрләнүләр бераз кимегән иде. Шундый ук I нче класслы отель, ресторан, махсус автобус. Тагын шул ук 100 сумны (ул инде бераз кимеде) алыштырып бирүләр. Прагада тагын бер джинс сатып алдым, әле өйдә тагын 14 яшьлек малай да бар бит.

Бирегә килгәннең икенче көнендә бүлмәдәшем сигарет алырга дип икенче катка төшеп китте (ул тарта иде) һәм күп тә үтми бер негрны ияртеп кайтып керде. Анысының кулында шампан шешәсе, бер кап конфет. Сөйләшүләр, аңлашулар ишарә белән. Мине дә кыстап өстәл янына утырттылар. Негрга якын утырмаска тырыштым – әллә ничек бик чит-ят бит инде бу. Ә аның өстендә ап-ак нейлон күлмәк, авызы тулы ап-ак тешләр, тырнаклары ялтырап тора, мин сиңа әйтим. Үзе күмер чүлмәге инде менә, җонлы беләкләре, йөзләре кара хром дип белерсең. Мин бераз утыргач (артык икәнемне сизәм бит инде), чыгып йөреп кайтам әле дип кузгалдым. Негр, исеме Смит икән, бөтен тешләрен күрсәтеп елмайды. Мин шактый гына йөреп кайткан төшкә болар инде коридорга чыкканнар, кунак үз бүлмәсенә китәргә тора иде. Нәкъ шул вакытта коридорның теге башыннан бүлмәдәшемнең танышы (теге, ул өнәп бетерми торган хатын) килгәне күренде. Ул безнең турыдан “добрый вечер” дип, кинаяле елмаеп үтеп китте. Негрны озаткач, бүлмәдәшем: “Теге хатын алай-болай сораштыра калса, негр минем янга кергән иде дип әйтерсең әле, алайса ул мине бөтен Казанга данлаячак”, – диде. “Ярар, миңа ярый, мин “вдова” бит”, – дидем. Ә теге хатын, чынлап та, сораштырды. Күземне дә йоммыйча: “Смит минем янга йөри”, – дидем.

Инде соңгы сәяхәт – Венгриягә. Монысы теге ике илгә караганда да бай, товарларының күбесе Америкадан китерелгән. Отель, ресторан, экскурсияләр турында язып тормыйм. Тагын берәр джинс чалбар алдык, бик затлысын, “Вранглер” дип аталганын. Һич аптыраттың бу джинсларың белән дияргә ашыкмагыз, бу ыштан (әле ул елларда аның костюмын бөтенләй киюче юк иде) Казандагы “сорочий” базарында, спекулянтлар кулында 250 сум тора, ә халык аена 60-100 сум акча алып эшли иде. Яшьләрнең исә джинс чалбар бик тә кияселәре килә. Үземнең гомерем үтте шуны кия алмыйча – ике малайны ялгыз үстерәсе, укытасы, тормышлы итәсе булды, соңрак мөмкинлек тә чыкты, әмма инде киясе килмәде...

Сәяхәттә һәр илдә обелискларга, мемориалларга чәчәкләр салдык (теге йөз сумнан), ике илдә операга да алып бардылар әле. Берни аңламыйча, тыңламыйча, үзара сөйләшеп утырып кайттык. Безгәме инде опера тыңлау-аңлау... Ә менә Берлинда циркка алып бардылар, анысын аңладык.

Джинс турында минем өчен әһәмиятле тагын бер вакыйганы языйм әле. Мин сәяхәттән кайтуга, Казаннан малай да “очып” кайтып керде (без авылда яши идек). Чалбарларны сайлап, теге иң кыйммәтлесен, “Вранглер” дигәнен киеп тә китте. Шатлыгының чиге юк инде. Ә кече улыма чалбар зуррак булды. Анысы көзге каршында көнгә берничә киеп карый да, яхшылап төреп, кире салып куя. Шул елның көзге урып-җыю чорында олы малайны группасы белән Югары Ослан районының бер колхозына эшкә җибәрделәр. Шунда аның затлы чалбарын урлаганнар. Алар анда мәктәп интернатында яшәгәннәр, яннарына авыл яшьләре дә килеп йөргән. Малай авыз-борынын салындырып кайтып хәлне аңлаткач, теге өченче чалбарны кигезеп җибәрдем инде – бала бит.

Будапештта булган кызыклы хәл язылмый калган икән әле. Шунда йөргәндә Казан танышымның күн итегенең замогы ватылып чыкты. Яңа итек алырга да, итекне ясатырга да акча юк бит инде. Биш-алты хатын җыелышып баш ватабыз. Сумкаңның бавын кисеп ал да, сапогиеңның кунычын шуның белән бәйлә, дип киңәш итте арадан берәү. Бүлмәдәшем шулай эшләде, әмма көне буе интекте мескен: сумка бавы балтырда тормый, шуа да төшә, шуа да төшә... Икенче көнне урамга бүлмәдә кия торган башмаклардан чыкты бу. Өстендә – тун, башында – бүрек, аякларында – йомшак башмаклар. Урамда, музейларда җирле халык, бармакларын чигәләрендә борып күрсәтеп, көлделәр моннан. Ә нишлисең, күрәсе, йөрисе килә бит. Җитмәсә, беркөнне төшке ашка шәһәр уртасындагы ресторанга алып керделәр, мондагыларга да шактый кызык тамаша булды тунлы-башмаклы бүлмәдәшем. Ахыр чиктә инде дуска әйләнгән бүлмәдәшемә күн итекләренең кунычын кисеп ташларга киңәш иттем. Ул Венгриядә дә шулай бер көн йөрде, үз илебезгә дә кыска кунычлы итекләреннән кайтты. Бу инде март башлары иде. Үзебезнең илгә чыкканда тагын шул ук тикшерүләр, капшау-кармалаулар. Чемодан-сумкаларда әлләни юк инде, алмашка дип алган киемнәр дә, теге өч джинс чалбар...

Кем уйлаган берзаман чит илләр үзебезгә күчәр дип! Кием-салым, азык-төлек дисеңме, җаның ни тели, ал да ки, ал да аша. Хәзер халыкта акча да, хәтта доллар да бар. Теге елларда гына ул кадәр чикләүләр нигә кирәк булгандыр...


Халисә ШӘЙДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.10.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»