поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2015 Җәмгыять

“Тавышы юк, булмас та...” (Фердинанд Сәлахов белән ИНТЕРВЬЮ)

Ихласлык. Уйлаганыңны уеп әйтү. Бөтен барлыгыңны сәнгатькә багышлау. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховка әнә шундый сыйфатлар хас. Әңгәмәдә җайсыз яклардан качарга тырышмыйча, туры җавап биреп, ул моңа тагын бер кат инандырды.

 – Бер әңгәмәдә, әни гомер буе җырлады, дигән идегез. Аның яратып башкарган җыры репертуарыгызда бармы?

– Җырлау нәселдән килә безнең. Әни дә, аның абыйсы да, әби дә җырлый иде. Әни кычкырып җырламый, Тукай сүзләре белән әйтсәк, авызын кәгазь калынлыгы гына ача иде. “Кар сулары акканда” дигән җырны бигрәк тә яратты. Мин дә җырлыйм аны, әмма тасмага, дискка яздырмаганмын. Әллә әнкәйнеке кебек килеп чыкмаганга микән?! Мин кешене кабатларга яратмыйм. Әнкәй кыс­тыбыйны яратып пешерә иде. Дөньяда нинди генә кыстыбыйлар ашап караганым булса да, әнкәйнеке кебек тәмлесен очратканым юк әле. Җырлавы да шулай, кабатланмас иде. Җырчылар арасында да яздырылмый калган җырлары булганнар бар ул. Хәйдәр Бигичев, мәсәлән, Рәшит Ваһапов репертуарындагы җыр­лар­ны яздырырга уйлап йөргән иде, бу уеннан кире кайтты. Чөнки Рәшит абый ароматын җиткереп булмас дип санады. Әнкәй белән дә шулай булгандыр, күрәсең.

– Бала чакта беркадәр Мәс­кәүдә торгансыз. Ничек уйлыйсыз: башкалада яшәп калсагыз, язмышыгыз нинди булыр иде икән?

– Урыс булган булыр идем. Әти, Мәскәүдән балалар урыслаша дип, кире авылга кайтып китте дә бит инде. Әби, мине урамга алып чыккач, татарча сөйләшмәсен дип, авызны томалап тора иде. Татар икәнеңне белсәләр, кала малайлары, үртәп, күзне дә ачырмый инде. Мәскәү тормышы гаиләне мәзәк сүзләргә баетты. Анда ишекләр зур, кыңгырау биектә, малайлар урамга чакырырга килә дә ишеккә тибәләр. Әби: “Кто надо?” – дип кычкыра. Бу сүз бездә әле дә саклана. Үзебезнекеләр ишек какса: “Кто надо?” – дибез. Моны, әлбәттә, без генә аңлыйбыз.

Мәскәүдә калсак, язмыш башкача булган булыр иде. Шундый чаклар була: татар булып туганыңа үкенәсең. Бер-береңә ярдәм итәсе урынга, бар көчләре белән батырырга азапланганнарын күздә тотып әйтүем. Мин медицина университетында, соңыннан кон­сер­ваториядә укыдым. Остазлар арасында башка милләт вәкилләре күп иде. Алар үстерергә, укытырга тырышты. Язмышымда үз баласы кебек караган остазларым – Зөләйха Хисмәтуллина, Нияз Даутов кебекләре дә булды. Ләкин алар янәшәсендә кара эчлеләре дә шактый иде. Шундый очракларда, Мәскәүдә генә калган булсам, бу тавыш белән күбрәккә ирешелгән булыр иде, дип тә уйлап куям. Әмма бу – гомер эчендә бер-ике мәртәбә генә булган мизгел. Мин язмышымнан канәгать.

– Медицина белеменең тормышта кирәге чыктымы?

– Булган белем беркайчан да зыян итми. Бигрәк тә белем практика белән ныгытылса. Хаста­ха­нәдә алты ел эшләдем. Шул ук вакытта консерваториядә дә укыдым. Медицинага укыйсы кил­гән­нән барып кермәдем. Аптыраганнан гына. Әмма моннан барыбер китәм, җырчы булам дигән ышаныч зур иде. Беренче курста студентлыкка кабул итү бәйрәме була. Мин шунда җырладым. Медицина студентлары хорын оештырган консерватория укытучылары шунда ук шәйләп алдылар һәм, синең урының монда түгел, консер­ва­ториядә, диделәр. Ике айдан соң консерваториягә бардым. Минем җырлавымны тыңлаган ректор Нә­җип Җиһанов: “Мин бүгеннән кабул итәргә әзер, тик сине армиягә алачаклар. Ә безнең хәрби кафедрабыз юк. Анда да белемең өзелә, монда да укып китә алмаячаксың. Әлегә укуыңны өзмә, әмма ар­миядән туп-туры монда кайтыр­сың”, – диде. Шулай булып чыкты да.

– Кайвакыт “юк” дигән сүз максатка ирешүдә трамплин була ала. Сезгә дә бит 10 нчы сыйныфта укыганда, тавышы юк, булырга да мөмкин түгел, ди­гәнне ишетергә туры килгән.

– Ул җырчы бер миңа гына тү­гел, бик күпләргә шулай әйткән. Мин хәзер аның исемен әйтеп, үчләшәсем килми. Үлгән ишәккә тибү белән бер булыр иде бу. Буласы булган, ялгыш юлга кереп кителгән инде. Чыгарылыш имтиханнары башланмаган иде әле, Казанга барып, тавышыма бәя аласым килде. Тавышы юк, булырга да мөмкин түгел, дигәнне ишеткәч, ышандым, башка юлны сайладым. Ярты елдан исә бө­тен­ләй башка төрле бәя бирделәр. Шул арада булмаган тавыш чыга алмый бит инде. Миңа хәзер төрле бәй­ге­ләрдә жюри булып эшләргә туры килә. Баланың тавышы аның авызын ничек ачуыннан ук беленә.

– Кешелеклелек турында сүз чыкканда Сез һәрвакыт профессор Зөләйха апа Хисмәтул­линаны телгә аласыз.

– Ул безгә вокал мәктәбе генә бирмәде. Хикмәт шунда: консер­ва­ториядә бик күп тавышларны бозалар иде. Мин үзем дә аңа тавышым бозылганнан соң килдем. Башта Михаил Кольцовта укыдым. Аңарда Миңгол Галиев, Мөнир Яку­пов, Юрий Петров кебек шә­хесләр укыган. Аның үз үзенчәлеге, алымы бар. Минем очракта бу алымнар файдага булмады. Бик югары ноталар белән килгән идем, укытучы тавышымны төшереп бетереп, бөтенләй җырлый алмас хәлгә килдем. Ул мине Нәҗип Җиһановка алып кереп, хәлне аңлатты. Ректор Зө­ләйха апага борылды да, үзеңә аласыңмы, дип сорады. Ул исә, һич икеләнмичә, алам, дип җавап бирде. Ә бозык тавышны төзәтү бик авыр. Яңа­баштан башлау белән чагыштырып та булмый аны. Бу бит табигый тавышны югалту, яңасын үзләш­терә алмау дигән сүз.

Өстәвенә бәла килеп чыкты. Хастаханәдә эшләү өстенә, урам җыештыручы булып та урнаштым. Эш күп, авырый башладым. Мин­нән Казан табиблары баш тартты. Үлемгә хөкем иткәннәр икән, дим эчтән генә. Ә Зөләйха Гатаулловна, хәлемне күреп, кулымнан җитәк­ләп диярлек Опера театрына алып керде. Ялынып, фониатрга ияртеп, Мәскәүгә озатты. Тамактан шешне кисеп алу – бер яктан, чирдән котылу, икенче яктан, бөтенләй тавышсыз калу дигән сүз. Яңадан сөй­ләшергә, аннары җыр­ларга өй­рәнергә туры килде. Бил­геләрем әйбәт булса да, мин хәзер авыру студент бит инде. Зөләйха апа бөтен укытучыларны: “Ул әле җыр­лаячак”, – дип кисәтеп куйды. Аңа исә: “Ташла син аны, бернәрсә дә килеп чыкмаячак”, – дип акыл бирүчеләр дә җитәрлек булды. Нияз Даутов та күңелне үсендергән иде. Мин беркайчан да җырлый алмаячакмын дигәнгә, җырлый­сың, син әле үзеңнең бөтен мөм­кин­лек­ләреңне белеп бетермисең, дип өметләндерде. Зөләйха Хис­мә­тул­лина исә минем ише авыр студентларны үз классына җыя һәм, җырлыймы-җыр­ламыймы, һич­югы педагог булыр дип, дип­ломга кадәр укыта иде. Моның өчен аңа күп эләкте. Хисмәтуллина укучылары начар җырлый дигән сүзне күтәрде. Вокалдан бигрәк, кешелеклелек сабагын бирде ул безгә.

– Без үзебезне, килер бер көн, өч ноталы, бер күзәнәкле җырлар онытылыр, мәгънә­леләре генә калыр, дип юатабыз. Әлегә нәкъ менә арзанлы җырлар артканнан-арта.

– Идеология булмау бәласе бу. Әдәбиятның нигезендә Тукай теле ята дип әйтергә яратсак та, Тукай телендә сөйләшмибез дә, язмыйбыз да бит. Арзаная, җиңеләя барабыздыр инде. Бу заманның җыры бер күзәнәкле. Сугыш вакытында патриотик җырлар җырладык, партия килде – аның турындагысын ятладык. Бүген ярата-яратмый дип өзгәләнәбез. Әйтерсең, башка бер проблема да юк. Милләт кайгысы да беткән, туган тел дә... Анык бер сәясәт булдырылмаса, һаман шулай барачак. Ә югалтулар шактый. Җыр сәнгатендә генә түгел ул. Урам исемнәрен татарчалаштырабыз дидек, булдыра алмадык. Татар мәктәпләре ачабыз дидек, ачылганнары кире ябылып бетте. Татар авылларына барып концертлар куя алмыйбыз. Авылларда, бул­са, нибары 50-60 кеше яши. Юл чыгымнары табыштан 10-15 тапкыр зуррак булганда, авылларга ба­рып концертлар оештырып йө­реп булмый. Җырчыга бит авылга чыгарга берәү дә ярдәм итми. Тө­шенкелеккә бирелергә кирәк тү­гел. Әмма тормыш фактлары шундый, аларга күз йомып булмый.

– Сезнең репертуардагы җырлар тирән мәгънәле, эч­тәлекле. Димәк, сүзнең көченә игътибар итәсез. Аның бар яхшысы, бар яманы. Авыр сүз­ләрне ничек кичерәсез?

– Адәм баласына һәрвакыт җылы сүз кирәк. Каты сүзне кайбер кеше үткәреп җибәрә белә, кайсы йөрәгенә салып куя. Үземне җебек дип санамыйм. Шулай да, нинди генә көчле кеше булсаң да, авыр сүз ишетәсе килеп тормый. Аны ишетмәс өчен барысын да эшлим. Начарлык эшләмәскә, каты бә­релмәскә, итагатьле булырга тырышам. Авыр сүз әйтүчегә дә, ишетүчегә дә бер төрле тәэсир итә, күңел тынычлыгын ала. Минем каты сүз әйткәнем бар, үземә дә авыр булды. Чөнки әйткән сүз үзеңә кире әйләнеп кайта ул. Пычак ярасын төзәтергә мөмкин, сүз ярасын төзәтү авыр. Хатыным­ның әнисе, каенанам мине бик ярата иде. Авыргач, аркасына салып Ульянга алып кайтып китте. Мәс­кәүгә операциягә киткәндә кайгырып елап калды. Шунда икенче бер туганы күреп, нәрсә елап утырасың, оныт инде син аны, яман авырудан берәүнең дә исән калганы юк әле, дигән. Шул кеше белән 22 ел аралашмады. Әни, ярар инде, оныт, дип үгет­ләсәм, юк, ул минем аркама пычак белән кадады, дип әйтә иде. Сүзнең көченә бер мисал бу.

– Авыр вакытта нәрсәгә таянасыз?

– Аллага һәм үземә таянам. Ходай Тәгаләнең ярдәменә, үзем­­нең көчемә ышанам. Һәр авыруның дәвасы – үзеңдә. Ку­лыңны күк­рә­геңә куеп, җаның­ның чыкканын көтеп ятсаң, билгеле, аягыңны сузасың. Ә инде үзеңдә көрәшергә көч тапсаң, минем әле яшисем, балаларымны аякка бастырасым, оныкларымны күрә­сем, җыр­лый­­сы җырларым бар дип үзең­не эчтән ныгытып тор­саң, яшәү уты дөрләп китә. Әлбәттә, Ходай Тәгалә һәм медицина ярдәме белән.

– Сәхнә бит әле ул бик чиста җир дә түгел, көнләшүчеләре, пычрак атучылары да була.

– Табигый хәл, булырга тиеш. Кеше бит доллар түгел, долларны гына бөтенесе ярата. Тамашачы арасында, йә нәрсә белән шаккатыра аласың инде, дип утыручылары да шактый була. Алар­ны да ихласлыгың, тәҗ­рибәң, тавышың, моңың белән җиңәсең. Менә шул киртәләрне үтә алсаң, син инде – сәнгатькәр, син – артист. Дошманлык, хөсет­лек бар икән, анысы синең проблема түгел, алар проблемасы. Хөсетлек беркайчан да алга алып бармый. Ул кешене авыруга сабыштыра.

– Балалар, оныкларның җыр­чы һөнәрен сайлавын те­ләр идегезме?

– Андый максат юк. Тели икән, балта остасы булсын. Ләкин сайлаганын яратып эшләсен, шуннан ләззәт алсын.

– Алтмыш яшь үреннән нинди нәтиҗә ясадыгыз, ире­шел­гән кадәресеннән канә­гатьме?

– Мин – Кыз билгесе астында туган кеше. Болар – кәеф кешесе түгел, уйлап эш итә, алдан планлаштыра торган кешеләр. Дөрес, уйлый торгач, билгеле бер эшкә алынырга соңга калган чаклар да була. Андый чакта ни өчен барып чыкмады әле бу эш дип анализ­лый­сың, нәтиҗәсен күңелеңә салып куясың. Алга хәрәкәт ит­кәндә, артта калган гомереңә нә­тиҗә ясап барырга кирәк. Нә­тиҗә бик әйбәт тә, кайгырырлык та түгел. Начарлык эшләмә­гәнмен, хәсрәт китер­мәгәнмен. Якыннарым мин­­нән ка­нәгать, горурлык хисе ки­черәләр. Илемә, җиремә мөм­кин кадәр хезмәт итәргә, яхшылык эшләргә тырыштым. Кайда да авыл баласы, Апас районы, Чүрибураш авылыннан чыкканлыгымны яшермим. Ләкин эшли алырлык эш­ләрнең бик күбесе эшләнмәде. Бусы минем гаебем белән түгел. Сәясәт үзгәрде, зур оркестрлар белән эшләү мөм­кинлеге чик­ләнде. Андый мөм­кинлекне тез­ләнеп сорарга ки­рәк. Алтын фондта җырлар булса да, бүген инде дәүләт заказлары юк. Без – әле дә үз көчебез белән, үз акчабызга тырышып эшләп йө­рүче кавем. Ярый миндә тырышлык бар, ә бит күңеле сү­релеп төшеп калган, онытылган шәхес­ләр күпме! Төрки дөньяда татар эстрадасы артта калды дибез икән, моңа үзебез гаепле. Казахстанны гына алыйк. Анда урамнан кергән җырчы да инструменталь ансамбль белән чыгыш ясый. Профессионаллар оркестр белән эшли. Бу бит – нинди яңгыраш, күпме мөмкинлек ди­гән сүз. Без үзебезне синтезатор дигән арзанлы япон тактасына бәйләп арзанайттык.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 147 | 06.10.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»